10 ноябрьдән Мәскәүнең Шереметьево, Домодедово һәм Внуково һава аланнарына терактлар куркынычының иң югары – өченче дәрәҗәсе кертелгән. Мондый хәл беренче мәртәбә күзәтелә. Бу хакта "Известия" яза, басма Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Ространснадзор) һава аланнарына һәм юлчы ташучыларга җибәргән хатына, шулай ук һава ширкәтләрендәге чыганакларына таяна.
Ространснадзор авиация оешмаларына өстәмә иминлек чаралары күрергә кушкан.
Петербурның Пулково һава аланында да шундый ук тәртип кертелгән диелә. Чаралар инде күрелә башлаган да, әйтик Шереметьевода һава аланы буйлап бетон блоклар барлыкка килгән диелә.
Русиянең Nordwind һава аланы исә очкычта юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен мәгълүмати бюллетень чыгарган диелә. Бу документка ярашлы, аерым алганда стюардлар очкычтагы юлчының үз-үзен тотышына нык игътибар итәргә, очкычның ачык калган ишекләрен караучысыз калдырмаска, бәдрәфтәге бөтен киштәләрне, кечкенә шкафларны карап чыгарга тиеш була.
"Известия" язуынча, Русиядә диверсия-террор актлары куркынычы арту сәбәпле, террорчылыкка каршы чараларны Русия һава аланнары һәм һава ширкәтләре әле октябрь ахырында ук күрә башлаган.
"Юлчыларга тикшереп уздыру урыннарындагы чиратларга әзер булырга кирәк, яңа куркынычсызлык чаралары барлыкка киләчәк һәм аларга вакыт та күбрәк китәчәк", дигән басмага чыганагы.
Казан һава аланында исә "Бизнес Online"га иминлек белән бәйле үзгәрешләр булу-булмавы турында мәгълүмат бирмәгәннәр. Шул ук вакытта Мәскәү һәм Петербур һава аланнарында террорчылык куркынычының өченче дәрәҗәсе кертелүе - беренче мәртәбә күзәтелә, дип тә искәртелә.
- Ноябрь башында Уфада Русия тимер юллары (РЖД) объектларында терактлар ясауда шикләнеп ике студентны тоткарлаганнар иде. "Shot" Telegram-каналы язуынча, шикләнелүчеләр Русия сәясәте белән риза булмавын һәм үз гамәлләре белән халыкны куркытырга теләвен әйткән.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга да ут төртү очраклары артуы күзәтелә.
- Күптән түгел Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11 сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!