Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки халык әкиятләре (Тюркские народные сказки)


Иллюстрации к турецкой сказке "Келоглан"

Сегодня мы приготовили для вас 3 тюркских народных сказок: азербайджанскую сказку "Золотой подсвечник", турецкую сказку "Келоглан" и чувашскую сказку "Кто сильнее?" на татарском языке. Тексты адаптированы, аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагаются.

ТЫЛСЫМЛЫ ШӘМДӘЛ
Азәрбайҗан халык әкияте

Тылсымлы шәмдәл (азәрбайҗан халык әкияте)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:50 0:00

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның күзләре сукырайган. Бик күп табиблар дәвалый алмаган. Соңгы табиб:

Падишаһым, күзләреңә дәва бар, әмма кеше кулы җитмәс җирдә. Ак диңгездә ала балык бар. Аның канын сөртергә кирәк. Күзләрең элеккедән дә яхшырак күрер, – дигән.

Патша илдәге бөтен балыкчыларны җыйдыра да улын чакыра һәм:

– Улым, ала балык эләккәнче беркем дә кайтмасын!– дип әмер бирә.

Балыкчылар ятьмәләрен алдылар һәм балыкка киттеләр. Берзаман ятьмәдә ала балык күренде. Патшаның улы аның матурлыгына сокланды. Кеше кулын кисәр, әмма ул балыкка кагылмас – шулкадәр матур икән ул. Балык телгә килде:

– Әй, егет, мине үтермә. Вакыты җиткәч, мин сиңа үзем кирәк булырмын.

Шаһзадә: "Табиб ялган сөйләгән булса, әтиемнең күзе дә күрмәс, балыкны үтереп гөнаһлы да булырмын",– дип уйлады да балыкны диңгезгә атты. Соңрак балыкчыларга әйтте:

– Әгәр берәр кеше бу серне ачса, башын тәненнән аерачакмын.

Балыкчылар серне ачмаска ант бирделәр.

Шуннан егет атасы янына кайтты да:

– И атам, диңгездәге бөтен балыкны тоттык, ала балыкны тапмадык, – диде.

Кызганыч, бер көнне берәү патшага улының серен сөйләде. Патша, моны ишетүгә, улының башын кисәргә әмер итте.

– Ул минем тизрәк үлүемне теләде. Шулай тәхеткә тизрәк менәргә омтылды. Миннән алда үлсен! – дип, бик ачуланды.

Вәзирләре, аксакаллары:" Ялгышма, үтермә улыңны, сөргенгә җибәр", – дип ялвардылар. Патша бераз йомшады һәм улын патшалыктан куды.

Шаһзадә шул көнне үк юлга чыкты. Ак диңгез янында бер егетне очратты. Егет аннан сорады:

Кардәш, кая киттең? – диде.

Шаһзадә:

– Үзем дә белмим. Аягым кая барса, башым шунда бара, – дип җавап бирде.

Егет әйтте:

– Алайса, мин дә синең кебек. Юлдаш булыйк. Мин яхшы табиб. Шәһәрләрне, авылларны бергә гизик. Ни тапсак, шуны бергә бүләрбез.

Икәү, дуслашып, юлга кузгалдылар. Озак бардылар. Бер шәһәргә керделәр болар. Әлеге шәһәр патшасының кызы телсез калган, имеш. Җиде ел сөйләшми икән. Патша: "Кем дә кем кызымның телен ачса, кызымны аңа бирәчәкмен. Ачмаса, башын кисәчәкмен", – дип, игълан иткән, имеш.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
патша – король
сукырайган – ослепли
дәвалый алмаган – не смогли вылечить
падишаһ – =патша
дәва – лечение
кеше кулы җитмәс җирдә – в местах, куда не дотрагивается рука человека
ала балык – крапчатая рыба
канын сөртергә – втереть кровь
элеккедән дә яхшырак – лучше прежнего
балыкчыларны җыйдыра – собрал рыбаков
эләккәнче – пока не будет поймана
ятьмәләрен алдылар – взяли сети
берзаман – однажды
Кеше кулын кисәр, әмма ул балыкка кагылмас... – Человек руку отрубит, но эту рыбу не тронет...
шаһзадә – королевич
гөнаһлы да булырмын – согрешу
серне ачса, башын тәненнән аерачакмын – если раскроет тайну, отделю голову от тела
ант бирделәр – поклялись
башын кисәргә әмер итте – велел отрубить голову
тәхеткә тизрәк менәргә омтылды – стремился быстрее подняться на трон
вәзир – везирь
сөргенгә җибәр – отправь в ссылку
кардәш – браток
юлдаш булыйк – будем попутчиками
бергә гизик – вместе обойдём
телсез калган – стала немой
игълан иткән – объявил

Табиб егет белән шаһзадә патша янына баралар. Табиб:

– Мин кызыңның телен ачарга килдем, – ди.

– Әй, егет, кырык табиб килде, берсе дә кызымны терелтә алмады. Һәммәсен үтерттем. Сине кызганам, юлыңда бул, – дип җавап бирде патша.

Егет әйтте:

– Кызыңның телен ачмасам, үтерерсең. Рөхсәт ит, дәвалап карыйм.

Табиб юлдашы белән кыз янына керде. Патша һәм аның вәзирләре аларны күзәтеп тордылар. Табиб кыз янына керде, ләкин аның белән сөйләшмәде. Бүлмәдә якутлар белән бизәлгән матур алтын шәмдәл тора икән. Шәмдәлгә борылып болай диде:

– Исәнме, әй алтын шәмдәл!

Бу шәмдәл кызга әнисенән калган истәлек икән. Әнисе үлгәч, кыз беркем белән дә сөйләшмим дип ант иткән.

Табиб егет дәвам итте:

– Әй алтын шәмдәл! Бу кичтә мин – синең кунагың. Бер әкият сөйләрмен, ә син мине тыңла да җавап бир. Көннәрдән бер көнне бер тегүче, балта остасы һәм табиб юлга чыгалар. Урманда кунарга туктыйлар. Аю-бүре тимәсен өчен, чиратлашып йокларга булалар. Шобага салалар болар. Беренче чират балта остасына төшә. Ул башкаларга осталыгын күрсәтергә тели, агачтан кыз сынын ясый. Аннан йокларга ята. Чират тегүчегә җитә. Тегүче күлмәк тегә һәм кызны киендерә. Таң атканда, тегүчене табиб алмаштыра. Ул кызга җан өрә. Иртән балта остасы әйтә:

– Бу кызны агачтан мин ясадым. Кыз минеке! – ди.

Тегүче әйтә:

– Мин аңа күлмәк тектем, ул минеке.

Табиб әйтә:

– Аңа җанны мин бирдем, ул минеке булырга тиеш!

Өч юлдаш кыз өчен бәхәсләшә башлыйлар. Инде әйт, алтын шәмдәл, ул кыз аларның кайсына булырга тиеш?

Алтын шәмдәл җавап бирмәгән.

Егет әйтте:

– Әй, шәмдәл, җавап бир. Югыйсә бер агач белән сугармын, кырыкка ярылырсың!

Җансыз шәмдәл ничек җавап бирсен инде! Егет шәмдәлне ватарга дип якынлашканда, кыз түзә алмый, телгә килә:

– Әй, егет, шәм сөйләшәмени? Аннан сорама, миннән сора.

Егет:

– Әйт, алайса.

Кыз:

– Балта остасына, тегүчегә хакын түләргә кирәк. Ә җанны кызга табиб биргән, җанны акчага сатып алып булмый. Димәк, кыз табибка булырга тиеш.

Патша һәм аның вәзирләре кызның тавышын ишеттеләр, егеткә рәхмәт укыдылар. Патша кызын табибка вәгъдә иткән иде. Әмма табиб үзенең гаиләсе барлыгын әйтте һәм кызны дустына бирергә үтенде.

Егет, шаһзадә, патша кызы – өчәү юлга чыктылар. Ак диңгез ярына җиттеләр. Кыз табибтан:

– Әй, егет, син мине хәйлә белән сөйләштердең, антымны боздырдың. Беләсем килә, сез кемнәр, мине кая алып барасыз? – дип сорады.

Табиб әйтте:

– Мин – балыклар патшасының улы. Ак диңгездә балыкчылар ятьмәсенә эләктем. Каным патша күзләренә дәва иде. Бу егет миңа тимәде, җибәрде. Мин сине бирнәләрең белән бергә шушы егеткә тапшырдым. Бүгеннән син – минем сеңлем, шаһзадә киявем булыр. Кирәгем чыкса, Ак диңгез янына килеп, мине чакырыгыз.

Шуннан соң егет бармагын кисте, берничә тамчы канын шешәгә салды һәм патша улына бирде:

– Атаң күзенә сөрт, күзләре ачылыр, – диде.

Табиб алар белән саубуллашты, балыкка әйләнде һәм суга чумды.

Патша шәһәрдә зур мәҗлес ясады. Улын тәхетенә меңгерде. – Патша кызы белән бәхетле гомер кичерде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
рөхсәт ит – позволь​
күзәтеп тордылар – наблюдали
якутлар белән бизәлгән – украшенная яхонтом
шәмдәл – подсвечник
әнисенән калган истәлек – память о матери
тегүче, балта остасы – портной, плотник
кунарга туктыйлар – останавливаются на ночлег
шобага салалар – бросают жребий
чират төшә – наступает очередь
осталыгын күрсәтергә тели – желает показать мастерство
сын – изваяние
алмаштыра – заменяет
җан өрә – оживляет
күлмәк тектем сшил платье
бәхәсләшә башлыйлар – начинают спортить
кырыкка ярылырсың – расколешься на тысячи кусочков
хакын түләргә – заплатить цену
вәгъдә итү – давать обещание
хәйлә белән сөйләштердең, антымны боздырдың – хитростью разговорил, заставил изменить клятве
бирнәләрең белән бергә – вместе с преданым
тапшырдым здесь: отдал
сеңлем (н.ф. – сеңел) – младшая сестра
киявем (н.ф. – кияү) – зять
кирәгем чыкса – если понадоблюсь
берничә тамчы канын шешәгә салды – капнул в сосуд несколько капель крови
суга чумды – нырнул
мәҗлес – застолье

КЕЛУГЛАН
Төрек халык әкияте

Келуглан (төрек халык әкияте)
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00

Келуглан чәчсез булып туган. Әнисе, улын йоклатканда, аңа: "Акыллы булганга чәчләре коелган, зирәк улым минем", – дип җырлаган. Авыл кешесе дә бу малайның акыллы булуында шикләнмәгән. Авырлык килгәч, киңәш сорарга гел Келуглан янына барганнар.

Бер көнне патша кызын бирер өчен егетләр арасында ярыш үткәрә, дигән хәбәр таралган. Шулчак Келуглан әнисе янына килгән дә: "Әни, әйберләремне җый, мин дә ярышта катнашырга барам", – дигән. Әнисе моңа каршы төшкән: "Улым, син бит таз башлы, кызлар сиңа карамас", – дигән. Тик улын кире уйларга мәҗбүр итә алмаган. Икенче көнне Келуглан юлга чыккан.

Патшаның сараена барса, ни күрсен? Сарай халык белән, шәһәр байлары белән тулы, ди. Ә патшаның кызы шулкадәр чибәр, ди. Келуглан аны бер күрүдә дивана булган, ди.

Менә ярыш вакыты җиткән. Патша халык каршысына чыккан да: "Сезгә өч сорау бирермен. Кем җавап бирә ала, шуңа кызымны бирермен", – дигән. Күбесе ярышта атка менү, кылыч тоту, сөңге уйнату кебек уеннар була дип уйлаганнар. Шуңа, сораулар бирәм дигәч, бик гаҗәпләнгәннәр. Келуглан гына бер дә борчылмаган.

Патша сорый икән: "Күктә ничә йолдыз бар?". Озак беркем дә җавап бирмәгән. Шуннан патша Келуглан янына килгән дә: "Син әйт, таз баш",– дигән. Келуглан акылын югалткан кешеге охшаса да, бер дә уйламыйча: "Сезнең башыгызда ничә чәч бар, күктә шуның кадәр йолдыз бар",– дип җавап биргән. Патша вәзирләренә караган. Алар киресен әйтергә кыймаганнар, килешеп башларын гына чайкаганнар. Патшага бу бер дә ошамаган. Таз башлы егеткә кызын бирергә теләмәгән ул.

Шуннан патша тагын бер сорау бирергә була: "Әйт әле, дөньяның үзәге кайда?" Келуглан елмайган да: "Минем аякларым астында. Ышанмасагыз, үлчәп карагыз", – дип әйткән. Патша тагын вәзирләргә карый. Тегеләре патша үлчәргә кушар дип куркалар да тагын ризалашалар. Патша тагын да күбрәк ачулана.

Патша биргән сүзен үтәргә тиеш, ул моны яхшы белә. Шуңа өченче сорауны да бик авырын биргән. "Ярый, ике сорауны белдең. Өченчесенә нәрсә диярсең",– дип әйткән. Сорау мондый булган: "Ике бармагың белән дөньяны кирегә ничек әйләндерә аласың?" Келуглан уйга калган. Уйлаганда, күзенә көзгедән чагылган кояш яктысы кергән. Шулчак ул бер хатын янына барган да көзгесен сораган. Көзгене патшаның башы өстенә куйган да: "Карагыз, дөнья хәзер сезнең өчен кирегә әйләнә",– дигән. Вәзирләр һәм халык Келугланга алкышлый башлаганнар. Патша аңа кызын бирергә мәҗбүр булган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Акыллы булганга чәчләре коелган, зирәк улым минем. – От ума волосы осыпались у сына моего.​
шикләнмәгәнне сомневался
ярыш үткәрә – проводит соревнования
хәбәр таралган – распространилась информация
әйберләремне җый – собери мои вещи​
каршы төшкән – воспротивилась
таз башлы – лысый
...ни күрсен – ...что он видит...
дивана булган – потерял рассудок
атка менү, кылыч тоту, сөңге уйнату – ездить верхом, пользоваться мечом, метать копьё
бер дә борчылмаган – совсем не переживал
Алар киресен әйтергә кыймаганнар, килешеп башларын гына чайкаганнар. – Они не рискнули что-то сказать, лишь в знак согласия закивали.
дөньяның үзәге – центр мира
биргән сүзен үтәргә тиеш – должен оправдать данное обещание
Уйлаганда, күзенә көзгедән чагылган кояш яктысы кергән. – Пока размышлял, глаза ослепил солнечный свет, отражённый от зеркала
алкышлый башлаганнар – начали аплодировать
мәҗбүр булган – был вынужден

КАЙСЫ КӨЧЛЕРӘК?
Чуаш халык әкияте

Кайсы көчлерәк? (чуаш халык әкияте)
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:34 0:00

Бер патша яшәгән ди. Бу дөньяда иң көчлесе нәрсә икән дип уйлаган ул. Шушы сорауга җавап табарга теләгән һәм аны тапкан кешегә патшалык вәгъдә иткән.

Күпмедер вакыттан патшага төрле катлаудан тугыз кеше килә: тегермәнче, өе янган крестьян, балыкчы, тимерче, хәрби түрә, сәүдәгәр, яучы, яшь егет һәм карт.

Патша аларны өстәл каршына утыркан да соравын кабатлаган:

– Дөньяда иң көчлесе нәрсә? Җавабыгыз дөрес булсын!

Тегермәнче әйткән:

– Барыннан да җил көчле. Ул тегермән ташын әйләндерә, канатларын да сындыра ала.

Өе янган крестьян килешмәгән.

– Җил исә дә туктый ул. Тегермән канатларын да төзәтеп була, – дигән ул. Барысыннан да көчлерәк – ут. Ут бернәрсәне калдырмый.

Балыкчы үз чиратында крестьян белән килешмәгән.

– Ут чыга да бетә ул. Су барыннан да көчлерәк. Язгы ташу вакытында су барнәрсәне алып китә.

Балыкчыга тимерче каршы чыккан.

– Су яз көне генә көчле. Җәйге корылыкта су кибә, кышын бозга әйләнә. Барыннан да көчлерәге, һичшиксез, тимер. Тимер балта меңьеллык имәннәрне аудара, чакматаш кремнийдан ут чыгара, тимер кылыч беркемне дә исән калдырмый.

Шул чак хәрби түрә сүз башлый.

Тимер күгәрә бит ул! Хәрбиләр барыннан да көчле. Батыр сугышчылар теләсә нинди көчле коралланган дошманны юк итәләр.

Хәрби түрәгә каршы яшь егет чыккан:

– Бер көчле батыр да чибәр кызларга каршы тора алмый. Чибәр кыз хәтта патшаны да әсир итә.

Сәүдәгәр егеткә каршы килгән.

– Акчаң булса, кызлар да кирәкми. Акчасы булса, ахмак та барин була, акчасы булмаса, барин ахмакка әйләнә. Акча төрмә ишекләрен дә ача. Акчасыз патша да яши алмый!– дип, кесәсеннән акча янчыгын чыгарып селки ул.

Яучының чираты җитә. Ул халыкка болай дигән:

– Дөрес, акчага бар нәрсәне сатып алып була. Тик шунысы бар: акча бөтен кешедә дә юк бит. Иң көчлесе – тел! Юкка гына тел сөяксез димиләр. Ул акны – кара, караны ак итә. Иң кыю егетнең дә, иң матур кызның да башын әйләндерә. Телдән чыккан сүз күтәрә дә, үтерә дә!

Шуннан аксакалга сүз биргәннәр.

– Синеңчә кайсы хаклы? – дип сораган аннан патша.– Кайсы көчлерәк?

– Миңа калса, дөньядагы иң көчле нәрсә – хак сүз. Хак сүз җил кебек әче, ут кебек кайнар, ташу суы кебек көчле, кылыч кебек үткер. Хак сүз тимердән каты, ул батырларга көч, өметсезләргә ышаныч бирә. Хак сүзне җиңәм дип, түрәләр соңгы акчаларын бирәләр. Хак сүз картаймый, суда батмый, җирдә череми. Ул мәңге яши. Хак сүздән башка халыкны берләштереп булмый. Минем сүзем хак! Әгәр, падишаһым, синең дә сүзең хак икән, син миңа ярты патшалыгыңны бирергә тиеш.

Әмма патша картка ярты патшалыкны бирү түгел, якасыннан тотып куып чыгарган.

Аксакалның хак сүзе халыкка таралган. Ачулы халык патшаны тәхетеннән куган һәм кешесез утрауга сөргән. Уйлансын әле патша. Бәлки, хак сүздән дә көчлерәк әйбер булмавын аңлар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
төрле катлаудан – из разных слоёв​
тегермәнче, өе янган крестьян, балыкчы, тимерче, хәрби түрә, сәүдәгәр, яучы – мельник, крестьян, к которого сгорел дом, рыбак, кузнец, военный чиновник, купец, сват
тегермән ташын әйләндерә, канатларын да сындыра ала – крутит жерновый камень, даже крыль мельницы может поломать
килешмәгән – не согласился
үз чиратында – в свою очередь
язгы ташу – весенние паводки
корылыкта су кибә – в засуху вода высыхает
һичшиксез, тимер – несомненно, железо
меңьеллык имәннәрне аудара, чакматаштан ут чыгара – валит тысячелетние сосны, вызволяет огонь из кремния
тимер күгәрә – железо ржавеет
дошманны юк итәләр – уничтожают врага
ахмак – глупый
төрмә ишекләрен – двери тюрьмы
акча янчыгы - кошелёк
юкка гына – неспроста
тел сөяксез – язык без костей
башын әйләндерә – вскружило голову
сүз күтәрә – слово возвышает
җил кебек әче, ут кебек кайнар, ташу суы кебек көчле, кылыч кебек үткер – словно ветер, напористое; словно огонь, горячее; словно паводки, сильное; словно меч, острый
тимердән каты – твёрже железа
өметсезләргә ышаныч бирә – даёт надежду, потерявшим её
суда батмый, җирдә череми – в воде не тонет, в земле не гниёт
халыкны берләштереп булмый – народ нельзя сплотить
якасыннан тотып куып чыгарган – выкинул за шкирку
кешесез утрауга сөргән – сослал в нежилой остров

*****

Интересные сказки? Очень надеемся, что вам понравилось. Также у нас есть эти сказки:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Төрки халык әкиятләре

Тест: Төрки халык әкиятләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG