Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк". Татарстанда янә атом станциясе төзү мәсьәләсе күтәрелә


Казанда атом станциясен төзүгә каршы чара, март 2015
Казанда атом станциясен төзүгә каршы чара, март 2015

Татарстанда "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзергә мөмкин. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты. Республика моннан икътисади файда күрәчәк диелсә, белгечләр аның экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый.

Атом энерготехнология станциясен төзү тәкъдимен "Татнефтехиминвест-холдинг" ширкәте мөдирләр шурасы утырышында "Росатом" ширкәтенең Түбән Новгордта урнашкан "ОКБМ Африкантов" оешмасы баш мөдиренең беренче урынбасары Виталий Петрунин җиткерде. Әлеге станцияне шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә дә төзергә мөмкиннәр диелде. "Росатом" вәкиле сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна югары дәрәҗәдә чиста водород (яшел водород) эшләп чыгарачак. Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә.

Петрунин әйтүенчә, төзеләсе станциянең Кама Аланында төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, әмма аны да көн тәртибеннән төшермиләр.

Яңа тәкъдим Кама Аланындагы "Татар АЭС" проектыннан нәрсәсе белән аерыла? Ул республикага нинди зыян китерергә мөмкин? Ни өчен федераль көчләр атом станциясен нәкъ менә Татарстанда төзергә җыена? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

"Водород дүрт тапкырга арзанайса, Татарстан икътисады өчен бу зур күрсәткеч була"

Идел буе углеводородлы чимал фәнни тикшеренүләр институты мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров президент катнашындагы әлеге киңәшмәдә катнашкан. Ул "әлегә бернинди карар да юк, бу ерактагы планнар гына" ди. Миңнеханов бу тәкъдимне өйрәнергә кушкан.

Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

"Станция төзүнең мәгънәсе — электр энергиясе алу түгел, атом энергиясен кулланып, CO2 (углерод диоксиды) бүлеп чыгармыйча арзанлы водород җитештерү. Бүген без Түбән Камада метан конверсиясе юлы белән зур күләмдә водород ясыйбыз. Шул ук вакытта бик күп CO2 да бүлеп чыгарыла. Хәзер дөнья углерод диоксиды белән көрәшә һәм водород энергетикасы юнәлешен үстерә. Татарстанда электр энергиясе җитәрлек, шуңа да аны җитештерү турында сүз бармый", ди ул.

Мазһаров сүзләренчә, Татарстан икътисады өчен бу отышлы проект булачак. Республика елына якынча 350 мең тонна водород куллана. Татарстан Русиядә иң күп водород кулланган һәм CO2 бүлеп чыгарган төбәкләрнең берсе булып тора.

"Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен водородның бәясе дүрт тапкырга арзанрак торачак дип вәгъда итәләр. Хәтта ике тапкырга очсызрак булса да, бу — зур күрсәткеч. Без ике куян койгрыгын берьюлы тотабыз дигән сүз. Бер яктан, водородның бәясе арзаная, икенче яктан, әйләнә-тирәне CO2-дан саклыйбыз. Максат изге кебек.

Республикага амиак һәм метанол җитештерү өчен водород кирәк. Бүген Менделеевскидагы завод ("Аммоний" оешмасы) иске ысул белән углерод диоксиды чыгарып водород җитештерә. Менә бу очракта чиста арзанлы водородны кулланып булачак. Түбән Камада ("Түбән Кама Нефтехим" оешмасы) метанол җитештерәләр. Монда да аны файдаланырга мөмкин. "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводына нефтьне гидрочистарту өчен водород кирәк. Водородны автомобиль ягулыгы сыйфатында гына түгел, нигездә химик реагент буларак куллану күздә тотыла", ди ул.

Галим Татарстанда төзелергә мөмкин атом станциясенең ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы турында сөйләргә үзен белгеч түгел дип белдерде. Шулай да ул киңәшмәдә станциядән әйләнә-тирәгә зыян килмәячәген ышандырып сөйләүләрен әйтте.

"Кама Аланында төзергә уйланылган АЭСта Чернобыльдәге кебек авыр һәм куркыныч реакторлар кую ниятләнгән иде. Яңа проектта башка төр реакторлар урнаштыру турында сүз бара.

Атом реакторына килгәндә, аны 5-6нчы буын технологиясе белән эшләнә, ягъни 99,9 процентка куркыныч түгел дип әйтәләр. Чернобыль АЭСы белән чагыштырганда, ул зур конструкция түгел. Түбән Новгородтагы институт — җитди оешма. Алар "Ленин" атом бозваткычына реактор куйды. 50 ел дәвамында барысы да яхшы эшләде", ди ул.

Галим фикеренчә, Татарстанда мондый станция төзелер өчен күп төрле экспертизалар уздырырга, шул исәптән республика һәм Мәскәү белгечләренә ныклап өйрәнергә кирәк булачак. "Бу ерак киләчәк. Икенче көнгә нәрсә булачагын беркем дә белми әле", дип тә өстәде ул.

"Чернобыль, Кыштымдагы кебек глобаль авария булу ихтималы бар"

"Росатом" вәкиле төзеләсе станциянең Кама Аланында төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы юк дип әйтсә дә, Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов моның белән килешми.

Альберт Гарапов
Альберт Гарапов

"Бу 80нче елларда төзелә башлаган "Татар АЭС" принцибы белән төзелә. Гәрчә, берничә тапкыр төзелешне кабат башлау омтылышы булса да, без каршы чыгып килдек. Хәзер атом энергетикасы лоббистлары яңа проект тәкъдим итә. Ул радиоактивлык нәтиҗәсендә энергия алуны күз алдында тота. Ягъни бу гап-гади атом станциясеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Шуңа күрә ул шундый ук куркыныч тудыручы урын булачак. Чернобыль (1986), Фукусима-1 (2011), хәтта Кыштым фаҗигасе (1957) кебек глобаль авария булу ихтималы бар. Станциядә радиоактив калдыклар барлыкка килә. Аларны меңәр ел буена карап торырга кирәк. Мәсәлән, плутоний мең ел дәвамында куркыныч тудыра. Радиоактив калдыклар мәсьәләсе фәндә, теориядә ахыргача хәл ителмәгән. Шуңа күрә күп кенә илләр атом станцияләрен төзүдән баш тарта", ди ул.

Гарапов атом станциясендә авария булмаган очракта да, ул глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк дип саный.

"Кама Аланы янында сәнәгать оешмалары урнашкан: Түбән Камага 30 км, Чаллыга — 50 км. Аларның барысы да радиоактив нурланыш куркынычы белән яшәячәк. Хәтта атом станциясе гадәттәгечә эшләгән очракта да, ул торба аша инертлы радиоактив газ бүлеп чыгарачак. Алар "Түбән Кама Нефтехим" оешмасы чыгарган зыянлы матдәләр белән кушылып, глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк. Кама Аланы Казаннан 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Әгәр авария булып җил Казанга таба иссә, шәһәр радиоактив болыт белән капланачак.

Алар реактор зонасы эремәячәк ди. Алдамасыннар. Ядрәнең теләсә-кайсы таркалуы реактор зонасының эрүенә китерә ала. Икенчедән, радиоактив калдыклар барлыкка килә. Глобаль авария реактор аркасында түгел, нәкъ менә радиоактив калдыклар сәбәпле барлыкка килергә мөмкин. Шундый хәл Кыштым фаҗигасендә булды. Анда радиоактив калдыклар тутырылган мичкә шартлаган иде. Нәтиҗәдә 100х400км зурлыктагы мәйданга җәелгән Көнчыгыш-Урал радиоактив эз (ВУРС) барлыкка килде. Әгәр җил иссә, бу бөтен Татарстанны, шул исәптән Казанны биләп алачак. Беркем дә аның авариясез эшли алачагына гарантия бирә алмый", ди ул.

Гарапов станция төзү икътисади яктан да үзен акламый, аңа ихтыяҗ да юк дип саный һәм Хуҗа Насретдин мәзәген искә төшерә.

Хуҗадан ишәкне 20 елда ничек сөйләшергә өйрәтергә җыенасың дип сорагач, ул вакытка йә падишаһ, йә ишәк үләчәк дигән. 2035 елда төзелеп бетүе күзаллаган станциянең язмышы үзгәрү ихтималы да зур. Моны ул бары "финанс агымнарны үзләштерергә теләү" дип атый, ә Татарстанны "тәҗрибә куяны" итеп кулланалар ди.

"Дөньяда мондый станцияләр юк. Татарстан чираттагы тапкыр тәҗрибә куяны булып чыга. 2010 елда шуңа охшаш хәл булган иде. Авыл хуҗалыгы азык-төлеген радиоактив нурланыш белән эшкәртү програмын кертеп карадылар. Спас районында хәтта чәчүлек материалларын нурландырып өлгерделәр. 2011 елда җәмәгатьчелек басымы белән бу програмнан баш тарттылар. Хәзер дә шул ук хәл кабатлана", ди ул.

Альберт Гарапов Татарстанда станция төзүне халыктан, җәмәгатьчелектән сорамыйча эшлиләр ди.

"Кызганыч, Татарстан җитәкчелеге белгечләр, җәмәгатьчелек белән киңәшләшергә яратмый. Монда гаҗәпләнерлек әйбер юк. Бу мәсьәлә түрәләргә бик кагылмый, беренче чиратта халык тормышына йогынты ясый. Алар теләсә-кайсы вакытта җылы якка китә, яшел зонада коттедж төзетә ала. Казан, Чаллы, Түбән Каманың гади халкыннан рөхсәт сорау юк. Күрәсең, бу мәсьәлә дә башка юл белән хәл ителәчәк. Нинди юл икәнен үзегез уйлап бетерегез", диде ул.

Аның фикеренчә, Казан янында чүп яндыру заводыннан да баш тартырга кирәк. Мисал итеп, ул Казакъстанда җәмәгатьчелек белән киңәшләшкәннән соң 6 чүп яндыру заводын төзү ниятен кире кагылганын әйтә.

  • Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.
  • Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы куәтеннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә. Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек дигән фикердә.
  • Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.
  • Шул ук вакытта Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелә. Аны 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр. Бу төзелешкә халык нык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде. Узган ел ахырында санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG