Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан “Татнефть”нең табышы 2,4 тапкырга төшкән


Бу Татарстан бюжетына күчерелгән салымның 7 млрд сумга кимүенә китергән.

2023 елның беренче өч аенда "Татнефть" ширкәтенең чиста табышы 50 млрд сумга җиткән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 2,4 тапкырга азрак. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйнвар-март айларында "Татнефть"нең кереме 243,7 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елдан 32 процентка азрак. Сатудан кергән керемнәр исә 54 процентка кимеп, 68,8 млрд сумга төшкән.

2022 елда "Татнефть" ширкәтенең кереме 1,42 трлн сумга җитте. Бу 2021 елдан 18,4 процентка күбрәк иде. Узган ел чиста табыш 43 процентка артып, 284,9 млрд сумны тәшкил итте.

Нефть ширкәтләренең табышы кимүе Татарстан бюджетына да йогынты ясады. 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Республика казнасын тулыландыручы төп чыганакларның берсе — табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) 7,2 процентка кимеп 52,5 млрд сумга төште.

Соңгы өч айда Татарстанны туендырып торган "Татнефть" ширкәтенең бюджетка күчергән түләүләре 7 млрд сумга кимеп, 11,9 млрд сум тәшкил итте. Узган елның беренче өч аенда республикада калучы табыш салымының 41 проценты "Татнефть"кә туры килгән булса, быел исә — 26 процентка гына калган. Кече нефть ширкәтләренең хәле тагын да мөшкелрәк. Рәсмиләр соңгы биш елда беренче тапкыр бу ширкәтләр табыш салымын 90 процентка киметүе турында белдерде.

"Татнефть" һәм башка нефть ширкәтләренең кереме кимүе Русиянең Украинага каршы сугыш сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләре нәтиҗәсе. Бу хакта Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров сөйләгән иде.

• 5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер барреле 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.

• Ул вакытта Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлады.

• Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде. "Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак", диде ул.

• Республиканың үз керемен югалтуын Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле федераль бюджетка cалымнарның кимүе белән бәйле дип аңлаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG