Казан үзәгендә юл патруле хезмәте инспекторын бәрдергәннәр, ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның кортежы үтеп китсен өчен юл хәрәкәтен көйләп торган. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Mash Iptash язуынча, Миңнеханов "Лучано" комплексыннан Федосеев урамындагы өенә кайтып барган булган. Островски һәм Пушкин урамнары киселешендә торган инспектор Әлфир Галимҗановны "Хендай Гэтц" машинасы бәрдергән. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә хастаханәдә диелә.
Казан үзәгендәге күчемсез милеккә ия "Лучано" ширкәтенең 51 проценты Рөстәм Миңнехановның хатыны – Гөлсинә Миңнеханованыкы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум