Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле курслары: кайда, нинди, күпме тора


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Азатлык хәзерге вакытта эшләп килүче татар теле курсларын барлады. Аларның бер өлешен төбәкләрдәге мохтариятләр яки Каюм Насыйри институты бүлекчәләре оештырса, бер өлеше – энтузиастлар кулында.

Милли телләрнең мәгариф системыннан рәсми рәвештә кысрыклап чыгарылуына алты ел була. Мәктәпләрдә туган телләр ата-ана гаризасы белән ихтыяри рәвештә генә укытыла. Бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә бирү чикләве ата-аналарны куркыта һәм алар балаларын туган тел дәресләренә яздырмаска тырыша.

2017 елдан бирле татар телен укыту энтузиастлар һәм кайбер дәүләт оешмаларының курсларына кайтып калды дияргә мөмкин.

Азатлык хәзерге вакытта эшләп килүче татар теле курсларын барлады. Аларның бер өлешен төбәкләрдәге мохтариятләр яки Каюм Насыйри интститутының бүлекчәләре оештырса, бер өлеше – энтузиастлар кулында.

Оффлайн курслар

Казан

Милли китапханәдә "Ярар" сөйләм клубы эшли. Очрашулар атна саен якшәмбе көнне уза. Катнашучылар өчен очрашу алдыннан онлайн интенсивлар тәкъдим ителә.

КФУның рәсми сайтында университетта соңгы елларда эшли башлаган татар теле курслары турында быелгы уку елына әлегә мәгълүмат юк. Моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елда республикада, Русиядә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар теле курслары оештыру өчен ярты миллион сум бүлеп биргән иде.

Мәскәү

Татар мәдәният үзәгендә А1 дәрәҗәсе өчен бушлай дәресләр оештырылган. Алар мәдәният үзәгендә шимбә көнне уза. Сишәмбе һәм чәршәмбе онлайн дәресләр дә бар. Мәдәният үзәге урнашкан Әсәдуллаев йортындагы татар теле бүлмәсендә шулай ук "Китап җыеннары" әдәби клубы җыела – бу җыелышларны да татар теле укытучысы Альбина Вәлиева җитәкли.

"Умарта" татар теле мәктәбе җитәкчесе Лилиана Сафина әйтүенчә, быел аның тел мәктәбе ребрендинг кичергән, яңа дәресләр барлыкка килгән. "Рәссам Наилә Хәсәнова быел бездә рәсем дәресләре бирә. Быелдан һәр якшәмбе балалар өчен тарих дәресләре башланды", диде Сафина Азатлыкка.

"Умарта" мәктәбе түләүле, дүрт дәресне үз эченә алган айлык курс 1800 сумнан. Онлайн курслар арзанрак.

Чиләбе

Татар теле дәресләре һәр пәнҗешәмбе шәһәрнең Исмәгыйль мәчәтендә уза. Татар телен нульдән өйрәнә башлаучылар өчен дәресләрне Габдерәүф хәзрәт уздыра, дип хәбәр итә мәчетнең Вконтакте социаль челтәрендәге төркеме.

Петербур

"Мирас" мәдәният үзәгендә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр оештырыла: нульдән башлап өйрәнүчеләр өчен дәресләр якшәмбе көнне, ә югары дәрәҗә өчен пәнҗешәмбе көнне уза. Дәресләр бушлай. Курслар Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының Петербурдагы үзәге тарафыннан оештырыла. Бу институт дәресләре бушлай.

Екатеринбур

Шулай ук Каюм Насыйри институтының Екатеринбурдагы мәдәни-мәгариф үзәге тарафыннан татар телен өйрәнү курслары якшәмбе саен ике сәгать дәвамында уза.

Шәһәрнең татар мәдәни үзәгендә "Яшен" яшьләр клубы җомга саен татарча сөйләшү клубын җыя. Биредә шулай ук балалар өчен татар теле дәресләрендә төрле остаханәләр оештырыла.

Петербур һәм Екатеринбурдан тыш, Каюм Насыйри үзәкләре Мәскәүдә (Муса Җәлил исемендәге 1186 мәктәп), Алматы, Бишкәк, Уфа, Пенза, Чабаксар, Сембер, Тубыл, Самар, Пермь өлкәсенең Барда авылында, Ташкентта эшләп килә.

Онлайн бушлай дәресләр

Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты 2018 елдан бирле эшли. "Әйдә! Online" үз эшен берничә платформада алып бара. 4 ел дәвамында укучылар өчен татар телен өйрәнә башлаучылар курсы, дәвам итүчеләр курсы, аудиокурс әзерләнде. Бу курслар ярдәмендә телне онлайн өйрәнеп була, сүзләр һәм текст материаллары видео, аудио, тестлар һәм интерактив биремнәр кебек контент белән баетылган.

"Читаем на татарском" шәлкемендә татар һәм дөнья классикасының, заманча әсәрләрнең кыскартылган һәм адаптацияләнгән текстлары, аудиолары тәкъдим ителә. "Музыкальный татарский" сәхифәсендә танылган классик һәм заманча татар җырларына анализ, кызыклы фактлар һәм төрле башкару вариантлары бирелә. "Тесты" бүлегендә татар теленә кагылган интерактив уеннар һәм сынаулар тәкъдим ителә. Иң популяр язмалар "Полезное" дип аталган шәлкемгә карый. Анда тел өйрәнүчеләр өчен төрле темаларга файдалы материаллар, тупланмалар, төрле лексика җыелмаларын таба аласыз.

Татарстан мөфтияте тарафыннан булдырылган "Без – татарлар" курсында хәзерге вакытта 49 дәрес тупланган. Темадан темага күчәр өчен, алдагы дәресләрне узарга кирәк.

Яңа форматлардан татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен ике проект игътибарга лаек: беренчесе – coffee random буларак билгеле форматтагы әңгәмәдәш эзләргә ярдәм итүче Екатеринбур активистлары булдырган телеграм-бот (ул син яшәгән шәһәрдән офлайн әңгәмәдәш тә, дөньяның башка почмагыннан онлайн әңгәмәдәш тә табарга булыша), икенчесе – Чиләбе "Дуслар" милли-мәдәни үзәгенең виртуаль чынбарлыктагы татар теле дәресләре.

Әлеге исемлеккә "Ана теле" проектын да кертеп булыр иде, ләкин ун еллык эшеннән соң ул ябылды. Проект чит ил платформасына нигезләнгән иде, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына җавап итеп киткән Көнбатыш ширкәтләре арасында "Ана теле"н сыендырган оешма да булды. Проект авторлары әйтүенчә, платформаны ун меңләп кеше кулланган. Проектка карата сан артыннан куу ягыннан да, еллар буе яңартылмаган мәгълүмат ягыннан тәнкыйть күп яңгырады. Шулай да "Ана теле" Татарстан хакимиятенең татар телен өйрәтүдә күзгә күренгән иң зур эшчәнлекләренең берсе иде. Республика фән һәм мәгариф министрлыгы проект Русия платформасы нигезендә яңартылып чыгачак дип ышандырды.

Онлайн түләүле дәресләр

SkyTat онлайн сөйләшү клубында өлкәннәр һәм балалар сөйләм төркемнәреннән тыш, татарча нульдән өйрәнә башлаучылар өчен яңа төркемнәр һәм индивидуаль дәресләр бар. Проект такымының ике дәрәҗәдәге китап клубы, "Әйттем бит" подкасты бар.

Проектка нигез салучылар Азатлыкка сөйләвенчә, хәзерге вакытта алты төркем эшли, тагын ике балалар төркеме бар, бер нәниләр төркеме һәм яңа укытучылар укытачак төркемнәр туплана. "Татар телендә аралашырга ихтыяҗ зур, дәресләрдә катнашучылар үзләре дә форматлар тәкъдим итә. Балалар төркемнәренең эшендә ата-аналар бик ярдәм итә – еш кына ниндидер активлык формасы тәкъдим итәләр, дәресләр хакында фикерләрен, балаларның халәте турында мәгълүматны җиткереп торалар", ди оештыручылар.

Быел проект "Яңа Апанаев" стипендия програмын булдырган: теләге булган кеше кайсы да булса баланың уку бәясен түли ала.

Айлык дәресләргә язылмыйча, бер генә дәрес алганда – "Кунак" опциясе – бер дәрес 500 сум тора. Дәресләрне күпләп алганда арзанрак була. Индивидуаль дәресләр – 1000 сум тора. SkyTat укучылары өчен "Китап клуб"та катнашу да бушлай.

IDELIYA тел курсларының махсус укыту платформасында татар телен яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен "Заговори на татарском языке с нуля", ә тел өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен "Свободный татарский" курслары бар. Шулай ук "Азы татарского языка" дигән кыска курс, балалар өчен "Татарча өйрәнәм" онлайн курсы бар. Ике айлык курслар 4900 сумнан башлана, укытучы белән 30 минутлык бер дәрес 600 сум тора.

Alima Academy - йөздән артык балага белем бирүче онлайн мәктәп алтынчы уку елын башлады. Анда башлыча Канада, АКШ, Германия, Австралия, Төркия, Чехиядән балалар укый. Русиядән дә укучылар бар. Татар теле дәресләреннән тыш анда татарлар тарихы курсы, татарча рәсем дәресләре, әдәбият клублары эшләп килә. Киләчәктә чит илдә яшәүчеләр өчен татарлык курсын да оештырырга уйлыйлар.

Академиягә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова әйтүенчә, быел татар тарихыннан төркемнәр арткан. Ул шулай ук Азатлыкка академиянең газетын эшләп җибәрү планнарын да җиткерде.

Айлык бәя - дүрт дәрес 44 доллар (3100 сум) тирәсе.

"Тамга" татар үзәге онлайн дәресләре. Петербурда урнашкан әлеге үзәктә татар теле дәресләре атнага бер тапкыр уза, бер дәреснең дәвамы – ике сәгать. Ике сәгатьлек бер дәрес бәясе 1000 сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG