Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев һәм активист Зөлфия Ситдыйковага бишәр мең евро түләтү карары чыгарды


Мәхкәмә аларны эзәрлекләүләр һәм сак астына алулар Европа кеше хокуклары конвенциясен боза дип тапкан.

22 февраль пәнҗешәмбе көнне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) Казанда яшәүче ике кешенең - социолог Искәндәр Ясәвиевнең һәм активист Зөлфия Ситдыйкованың шикаятьләренә карарын чыгарды.

Мәхкәмә аларга Русия Федерациясе бишәр мең евро түләргә тиеш дип тапты.

Искәндәр Ясәвиев очрагында мәхкәмә аны 2021 елның 31 гыйнварында Алексей Навальныйны хуплау чарасында тоткарлауларын (ахырдан мәхкәмә социологка 10 мең сум штраф салды) һәм 2022 елның 27 февралендә Украинадагы сугышка каршы пикетка чыгуы өчен биш тәүлеккә сак астына алуларын Европа кеше хокуклары конвенциясен бозу дип тапкан.

Европа мәхкәмәсе 2022 елның 6 мартында Украинадагы сугышка каршы чарада Зөлфия Ситдыйкованы тоткарлауларын (соңрак аңа 10 мең сум штраф бирделәр), 6-8 мартта полиция бүлекчәсендә тотуларын, 2022 елның 14 июнендә тоткарлауларын һәм "No war" язулы киеме өчен 40 мең сум штраф салуларын, шулай ук 2022 елның июлендә "полициягә буйсынмасы өчен" административ сак астына алуларын да кеше хокуклары конвенциясен бозу дип таныган.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Шул елның 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кием киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук 2022 елның 9 сентябрендә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • Былтыр 16 майда Ситдыйкованың фатирында чираттагы тентү үтте. Тентүгә Чумаков Павел исемле иргә каршы ачылган җинаять эше сәбәпче диелде. Чумаковка "ВКонтакте"дагы язмасы өчен гаскәрне "дискредитацияләү" турында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) эш ачылган булган. 4 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе тентүне канунсыз дип тапты.
  • Шулай ук Ситдыйковага "нацизмны аклау" (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе, 3 өлеше) һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелде.
  • 2022 елның мартында Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Русия Европа шурасыннан чыгарылды. 16 сентябрьдә ул Европа кеше хокуклары конвенциясенең ил-әгъзасы булудан рәсми рәвештә туктады.
  • Шулай да Европа шурасы искәртүенчә, Русия ЕСПЧ чыгарган карарларны үтәргә тиеш, сүз мәхкәмәгә 2022 елның 16 сентябренә кадәр карауга кертелгән эшләр турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG