Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкорт театрлары Төркиядә “Мең сулыш һәм бер тавыш” фестивалендә катнаша


Төркиянең Көнья шәһәрендә төрки телле театрларның “Мең сулыш һәм бер тавыш” исемле дүртенче фестивале башланды.

14-24 апрель дәвам итәчәк фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Кырым, Македония, Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте, Казакъстан һәм Төркмәнстаннан барлыгы 11 театр чыгыш ясый.

Татарстанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры фестивальгә “Йосыф-Зөләйха” һәм “Печән базары” әсәрләрен алып килгән. Алар Конья драма театрында 16 һәм 17 апрель көннәрендә күрсәтеләчәк.

Башкортстаннан Мәҗит Гафури исемле дәүләт драма театры фестивальдә “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” әсәре белән чыгыш ясаячак.

Кырымтатар музыка драма театры 20 апрель көнне “Ялгыз Йолдыз” исемле тамашаны күрсәтәчәк.

Төрле илләрдән килгән һәр театр тамашаны үз телендә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG