"Азатны азат итү өчен көчләрне берләштерергә телибез"

Азат Мифтахов

3 сентябрьдә сәяси тоткын Азат Мифтаховның иреккә чыгарына бер ел кала. Галимне азат итәргә чакыручы төркем Мифтаховның иреккә чыгуын көнләп санап көтә. Активистлар әлеге елны аңа теләктәшлек чаралар елы дип игълан итә. Азатлык Радиосы әлеге башлангыч хакында аның инициаторы Solidarité FreeAzat хәрәкәтенә нигез салучы француз активисты Мари-Лаэтиция Гаррик белән сөйләште. Ул башта әлеге эшчәнлекнең ничек башлануы белән таныштырды.

— Барысы да 2022 елдагы басып керүдән башланды [Русиянең Украинага басып керүеннән – ред]. Мин озак еллар профсоюз һәм сәяси активист булып эшләдем, ләкин бары тик Франциядәге сәясәт һәм профсоюз эше белән генә шөгыльләндем. Әмма бу басып керү башлангач, ул безгә – төрле француз активистларына – зур шок булды. Һәм без бу яңа шартларда ничек эш алып барырга мөмкинлеген уйлаштык, чөнки безнең континентта сугыш барганын аңладык. Бу бик мөһим һәм җитди мәсьәлә, һәм без бу вакыйгаларны игътибарсыз калдыра алмыйбыз.

Мин урыс активистлары белән сөйләшә башладым һәм алар аша тиз арада Русиядә активистларны сугышка каршы карашлары өчен тоткарлаганнарын белдем. Без шунда ук аларны азат итүне таләп итүче, бу сәяси тоткыннар турында хәбәрдарлыкны арттыручы халыкара кампанияләр оештыра алабыз дип уйладык. Безнең өчен бу без һич килешмәгән бу сугышка каршы көрәш ысулы иде. Һәм безнең өчен ул – тынычлык өчен көрәш ысулы иде: сугышка каршы позицияләрен белдергәннәре өчен генә төрмәдә утыручы кешеләрне яклау.

Шулай итеп барысы да башланды. Беренче булып без Башкортстан парламенты депутаты Дмитрий Чувилин эше турында белдек. Ул сугыш башланган тәүге көннәрендә үк тоткарланды, һәм мин шунда ук һөнәр берлеге исеменнән Париждагы Русия илчесенә хат яздым.

Аннары без Кирилл Украинцев эше турында белдек һәм зур халыкара кампания оештырдык. Без актив катнаштык, минем француз һөнәр берлеге Украинцевның тоткарлануы турында белдерү ясаган беренче оешма булды.

Соңрак математик Михаил Лобановның тоткарланганын ишеттек. Ул – Русия Дәүләт думасы сайлауларында кандидат булып катнашкан математик. Күп тавыш җыйды, ләкин төрле хәрәмләшүләр белән аны депутат итеп расламадылар. Без аның турында бары тик тоткарланганын ишеткәч кенә белдек. Ул Мәскәү дәүләт университетында профсоюз активисты иде. Шуңа күрә бик тиз арада халыкара кампания оештырырга булдык.

БУ ТЕМАГА:

Русиядә 31 галим төрмәдә утыра, аларның җидесе 2025 елда кулга алынган

Без 1970нче елларда ук математикларны азат итү өчен көрәш алып барган һәм мәшһүр бер совет математигын иреккә чыгаруга ирешкән танылган француз математигы Мишель Бруэ (Michel Broué) белән элемтәгә кердек.

Ул безгә шунда Лобанов өчен көрәшергә әзер булуын, әмма математиклар җәмгыяте депрессия кичерүен сөйләде, бер математик инде берничә ел төрмәдә утыра – аның исеме Азат Мифтахов – һәм без аны азат итә алмадык, диде.

Без аңа: "Лобановны тиз арада иреккә чыгару өчен тырышыйк, ә аннары без сезгә Азат Мифтахов өчен көрәшергә вәгъдә итәбез", дидек. Шул рәвешле без Мифтахов эше турында белдек.

Лобанов өчен халыкара кампания башлап җибәрдек, һәм ул ике атнадан инде иректә иде. 2022 елны репрессияләр хәзерге кебек кырыс түгел иде әле, шуңа бездә өмет зур иде. Шулай ук бу математикларга да өмет өстәде, чөнки алар Азат Мифтаховны иреккә чыгара алуыбызга өметләрен өзгән иде.

Шуннан соң мин Азат турында кызыксына башладым. Нәтиҗәдә мин гаепсезгә иректән мәхрүм ителгән бөек интеллектуал һәм бөек математикка юлыктым. Ул бары тик кеше хокуклары өчен гаделсезлеккә каршы көрәшүче. Һәм мин чын күңелдән шаккаттым: ул бик кыю, бик… гафу итегез, урысча сүзен оныттым [Мари белән әңгәмә рус телендә барды – мөх.] – үҗәт кеше. Һәр эшне ахыргача җиткерә торган, үз идеяләре өчен ахыргача көрәшергә карар кылган кеше – бик батыр.

Миңа бу бик ошады, бу кешене шунда ук яраттым, һәм аның идеаль сәяси тоткын үрнәге булуын аңладым. Теләктәшлек белдерүчеләрне җыя башладым, җыелган кешеләргә Мифтахов турында сөйләдем: "Бу безнең миссия булсын – сугышка каршы көрәшү, гаделлек һәм тынычлык өчен көрәшү, Азат шушы көрәш символы булсын", – дидем. Шулай карар кылдык.

БУ ТЕМАГА:

Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра

Шулай итеп оешма булдыруга карар ителде. Безнең нигезнамәдә анык язылган: Solidarité FreeAzat ассоциациясе гаделлекне һәм үз халкының хокукларын яклаган өчен төрмәдә утыручы һәр кешене иреккә чыгару өчен көрәшә. Һәм безнең беренче бурыч – Азат Мифтаховны иреккә чыгару өчен көрәш. Нигезнамәдә максатыбызга ирешү өчен барлык мөмкин булган чараларны – матбугатны, рекламны, митингларны, сәнгатьне – теләсә нинди ысулларны кулланырга мөмкин дип күрсәттек.

Без Мифтаховны иреккә чыгаруга ирешер өчен бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштереп, Русия режимына басым ясарга кирәк дигән карарга килдек. Бу безнең башлангыч стратегия иде, һәм без аны әле дә дәвам итәбез. Без шулай ук Русиянең партнерлары булган илләрдә – мәсәлән, Бразилиядә, Көньяк Африкада һәм Һиндстанда – активистлар табарга кирәк дип карар кылдык. Никме? Чөнки алар барысы да БРИКС әгъзалары, ә Русия – аның бер өлеше. Без анда активистларны табу безгә бик кирәк дигән уйга килдек, чөнки Русия режимы үз-үзен демократия яклаучы итеп күрсәткән бу илләргә бер гаепсез кешене ни өчен тоткарлавын аклап бирә алмас иде.

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Хәбәшстан (Эфиопия), Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага, нигездә, үсеш алучы илләр керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

Сез нинди чаралар уздырдыгыз?

— Төрле илләрдәге Русия илчелекләре каршында Азатны азат итүне таләп иткән халыкара көннәр, теләктәшлек белдерү өчен зур концерт. Хатлар язу кампаниясе яки петицияләргә имзалар җыю онлайн эшләнде.

Әлбәттә, Азатның Харптагы колониягә җибәрелүен белгәч, мин шунда ук аны яклау өчен Париж үзәгендә ашыгыч җыелыш җыйдым. Анда ике француз парламентарие, шулай ук ике зур француз һөнәр берлеге вәкиле һәм тагын ике зур француз кеше хокуклары оешмасы вәкиле катнашты.

Сезнең оешма "Solidarité Free Azat" дип атала. Бу исемне Азат хөрмәтенә генә сайладыгызмы, әллә аның исеменең мәгънәсенә сылтанып, аны барлык сәяси тоткыннарга да кагылуын теләдегезме? Чөнки татар телендә "азат" сүзе "ирекле" дигәнне аңлата.

— Мәсьәлә шунда ки, без башта "FreeAzat" ярдәм төркеме турында ишеттек. Ул вакытта без татарча "азат" сүзенең нәрсә аңлатканын белми идек, моны соңрак кына белдек. Шуңа күрә без "FreeAzat" исемен кабул иттек, ул ярдәм төркеменең исеме белән туры килсен өчен һәм безнең шул төркемнең бер бүлекчәсе икәнлегебезне күрсәтү өчен, Solidarité ("бердәмлек") сүзен өстәдек. Ул вакытта без моны белми идек, ләкин соңрак мин бу исемнең нинди көчле исем икәнен аңладым. Ассоциация әгъзаларының берсе, Иран кешесе, безгә "азат" сүзе фарсы телендә дә "ирек" дигәнне аңлата дип әйтте. Без төрле телләрдәге "ирек" сүзен берләштергәнбез икәнен белмәгән идек, ләкин соңрак шул мәгънәсен күп кулландык. Мәсәлән, без төрле телләрдә "ирек" сүзе язылган плакатлар ясадык.

— Мари, сез бүгенге көндә Азат белән элемтәгә керә аласызмы? Мәсәлән, хатлар аша?

— Мин инде Азатка берничә хат яздым. Ул үзе шәхсән беркайчан да җавап бирмәде, ләкин башка кешеләр аша сәламнәрен җиткерде, шуңа күрә мин хатларымны алганын һәм укыганын беләм.

БУ ТЕМАГА:

"Азат Мифтаховка 1001 хат" акциясе дәвамында 1050дән артык хат җыелган

Сезнең ассоциациягә һәм Азатның үзенә кайсы оешмалар ярдәм итә?

— Оешмалар бик күп булганлыктан, мин аларны темалар буенча бүлеп аңлатыйм. Беренчедән, безнең соңгы мөрәҗәгатебезне хуплаган оешмалар бар, ул мөрәҗәгатькә Татар Шурасы вәкилләре кул куйды. Бу бик мөһим. Африкадагы Бенин ил­ендә безнең мөрәҗәгатебезне хуплаган һөнәр берлеге бар, шулай ук Камерунда да. Африка бик мөһим, чөнки анда Русия режимы актив эшли, анда Вагнер төркеме киң таралган. Әгәр анда бәйсез кешеләр һәм активистлар Азатны азат итүне таләп итсә, бу Русия режимына чын басым ясаячак.

Аннан соң безнең мөрәҗәгатьне имзалаган Бразилия һөнәр берлеге да бар, һәм бу безнең өчен бик мөһим. Испаниядәге бик зур профсоюз да имзалады. Испаниядә сул активистлар күп, һәм бу да Русия режимына басым ясый.

Моннан тыш, АКШның Вьетнам сугышы дезертирлары оешмасыннан теләктәшлек бар. Русия режимы Вьетнам белән хезмәттәшлек итәргә тели. Шуңа күрә мондый оешманың теләктәшлеге дә бик мөһим. Алар Азат эше турында миннән белделәр һәм аның турында мәгълүматны киңрәк тарату өчен бу хакта мәкалә язарга карар иттеләр.

Без хәзерге вакытта Бразилиядәге иптәшләр белән эшлибез, "Solidarity Free Azat" һәм Бразилиядәге бер һөнәр берлеге арасында видеоконференцияләр оештырып, Азат эшен анда ничек җәмәгатьчелеккә җиткерү турында сөйләшәбез. Мин Азат турында португал телендә өч мәкалә җибәрдем, һәм алар аны инде үз әгъзалары һәм башка профсоюзлар арасында тараттылар. Азат эше Бразилия җәмәгатьчелегендә кызыксыну уята башлады, һәм бу безнең өчен дә бик мөһим.

Соңгы вакытта Швейцариядән зур ярдәм алдык. Швейцария – күп кенә бай урыслар яшәгән нейтраль дәүләт. Әгәр нейтраль ил Азатны азат итүне таләп итә башласа, бу да шактый зур басым ясаячак. Мин Швейцария Социалистик Партиясеннән хат алгач бик шатландым: бу сәяси партия дә безнең мөрәҗәгатьне имзалаган. Аның бер әгъзасы безгә ярдәм итү өчен бар көчен куячакларын әйтеп язды. Нейтраль илдәге сәяси партия рәсми рәвештә Азатны яклый! Шулай ук Швейцариядә безнең мөрәҗәгатьне имзалаган, швейцарияле депутат җитәкчелегендәге һөнәр берлеге дә бар. Ул миңа шәхсән язды һәм теләктәшлеген белдерде. Алар Азат Мифтахов эшен Швейцария буйлап өч телдә – алман, француз һәм итальян телләрендә таратырга карар кылды. Сентябрьдә профсоюз гәзитендә Азат турында мәкалә басылып чыгачак, һәм без бергә матбугат өчен пресс-релиз чыгарачакбыз.

БУ ТЕМАГА:

Франция математиклары Азат Мифтаховны яклауны сорап Халыкара математика берлегенә мөрәҗәгать иткән

Ниһаять, төрле француз оешмаларыннан бик мөһим ярдәм бар. Беренчедән, "Unbowed France" – мөгаен, иң зур сул партия. Аның җитәкчесе – Жан-Люк Меланшон. Алар һәрвакыт платформаларында Азатны телгә алалар. Митинглар оештырганда безне чакыралар, мин Азат турында чыгыш ясыйм. Инде өч меңлек төркем каршында чыгыш ясадым. Бу бик мөһим, чөнки Русия президенты һәрвакыт бу лидерны үзенең дусты дип атый. Әгәр аның "дусты" Азатны иреккә чыгаруны таләп итсә, бу зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, бу лидер Путинның дусты түгел; ул бары тик дөнья буйлап барлык сул канатлы лидерлар белән дус булып күренергә тырыша, Лула белән дә шулай эшләде.

Төрле француз һөнәр берлекләре, кеше хокукларын яклау оешмалары һәм сәяси партияләр безнең кампанияләргә кушылды һәм алар даими рәвештә безнең язмаларны уртаклаша. Һәрберсендә якынча 20 мең язылучы бар. Мин белдерү язсам, ким дигәндә биш оешма аны уртаклаша. Бөтен француз активистлары җәмәгатьчелеге инде Азат турында ишеткән. Русия сәясәтчеләре арасында алар Путинны, Харптагы колониядә үлгән Русия оппозиционеры Алексей Навальный һәм хәзер Азатны беләләр.

Азатны Харпка күчерүләре турында белгәч, мин бу оешмаларга "Азатны коткару комитеты" исемле коалиция төзергә тәкъдим иттем. Хәзер мин шушы комитет исеменнән чыгыш ясыйм. Мисал өчен, без Мифтаховны тоткыннар алмашына кертүне сорап Франция президенты Эмманюель Макронга мөрәҗәгать итәргә телибез, һәм мин бу мөрәҗәгатьне комитет исеменнән ясаячакмын, бу безгә зуррак сәяси көч бирә.

— Активистлар бервакыт француз җырчысы Мирей Матьега Русия тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин белән сөйләшүен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бу эш ничек тәмамланды?

— Бу "Solidarité FreeAzat" оешмасының идеясе иде, чөнки без очраклы рәвештә Матьёның Бастрыкин җитәкчелегендәге Тикшерү комитетының хөрмәтле әгъзасы икәнен белдек. Александр Бастрыкин Мирей Матьёны бик ярата; хәтта кайчандыр аңа багышлап шигырь һәм җыр да язган. Без Франция ватандашының тоткыннар язмышын хәл итә торган бу комитет әгъзасы булуына шаккаттык.

Беренче тапкыр мин Мирей Матьега шәхсән мөрәҗәгать иттем. Азат турында барысын да бик дипломатик рәвештә яздым, фәнгә һәм кешелеккә ярдәм итеп сез җәмгыятьтә зур роль уйный аласыз һәм тарихка кереп кала аласыз, дип белдердем. Мин заказлы хат җибәрдем һәм аның иясенә барып җитү турындагы квитанцияне алдым. Ул җавап бирмәде.

Аннары без ачык мөрәҗәгать чыгару турында игълан иттек һәм имзалар җыйдык. Француз активистлары башта безнең ни өчен Мирей Матьёга мөрәҗәгать итүебезне аңламадылар, чөнки ул Франциядә Русиядәге кебек танылган җырчы түгел. Кайберәүләр аңа шәхси хатлар язды. Җавап булмады. Без Инстаграмда видео төшереп, аңа җибәрдек. Комментарийларда берәү: "Мирей Матьёны тынычлыкта калдырыгыз, ул шул комитет белән эшләүне туктатты", – дип язды, ләкин бу комментарийны ул үзе язмады.

Безнең оешма эчендә каршылыклар туды: кайберәүләр моны алга таба дәвам итәргә теләде, ә кайберәүләр ФСБ белән элемтәгә керүдән курка иде, чөнки Матьега хат язсаң, син аларга язасың дигән сүз. Ахыр чиктә күпчелек алга таба барырга теләмәде. Ләкин ике ай элек зур бер француз газеты Азат Мифтахов турында мәкалә бастырды. Журналист Мирей Матье белән бәйле бу вакыйгадан шаккатты һәм мәкаләсендә безнең кампанияне телгә алырга булды.

Кызыгы шунда ки, шул ук атна ахырында Мирей Матьёны бөек җырчы дип мактаган сәер мәкаләләр пәйда булды. Иманым камил, ул үзенең Русия сәяси тоткыны турындагы мәкаләдә телгә алынуын күрде, җәмгыятьттән басымны сизеп, матбугатта үзен яклаган мәкаләләр бастырырга кереште.

БУ ТЕМАГА:

Париж-Сакле университеты Азат Мифтаховны докторантураның мөхтәрәм студенты дип игълан итте

Сез үзегез кайда шулай оста итеп урысча сөйләшергә өйрәндегез?

— Мин урыс телен мәктәптә 12 яшемдә өйрәнә башладым. Бу СССР таркалганнан соң иде, ул вакытта күпләр сәүдә һәм икътисад өчен урыс телен белү файдалы булыр дип уйлады. Мәктәптә мин әлифбаны, берничә сүзне һәм бераз грамматиканы өйрәндем.

Аннары мин Мәскәүдә ике ел яшәдем, урыс әдәбияты буенча фән докторы диссертациясе яздым һәм Мәскәү дәүләт университетында укыттым. Ләкин ул вакытта мин хезмәттәшләрем һәм студентларым белән бары тик французча гына сөйләшә идем. Мин ассоциация белән шөгыльләнә башлагач кына чынлап та яхшы сөйләшә башладым.

— Димәк Сез Азат Мифтахов укыган Мәскәү дәүләт университетында дәресләр биргәнсез?

— Әйе, бу минем өчен бик гаҗәп. Минемчә, мин Азат укыган вакытта Мәскәү дәүләт университетында идем, ләкин без бер-беребезне белми идек. Мин "Мәскәүдәге Француз университет көллияте" програмында укыттым.

— Сез сентябрьдән башлап Мифтаховны иреккә чыгару өчен планлаштырган чаралар турында сөйли аласызмы? Кампаниядә катнашучылардан нәрсә көтелә?

— Бу соңгы елда (Мифтаховның мөддәте 2027 елның сентябрендә бетәргә тиеш – ред.) без Азатны чынлап та азат итү өчен көчләрне берләштерергә телибез. Дипломатик тырышлыклар белән беррәттән зур җәмәгатьчелек кампаниясе дә булачак. Без дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне һәр көнне "Азат, 2027 елның сентябре" дип язылган плакат белән фотога төшәргә чакырабыз – бу аның төрмә җәзасының тәмамлану датасы.

Һәр көн без яңа фотолар бастырачакбыз, фотолар төшкән илләрне буяп, дөнья харитасында билгеләячәкбез һәм калган көннәрне санап барачакбыз. Кампанияне хуплауның ике ысулы бар: плакат белән фотога төшеп, безгә җибәрү яки мәгълүмат уртаклашу.

— Хәзерге вакытта Азатны яклауның иң нәтиҗәле ысулы нинди дип саныйсыз?

Азат әле дә төрмәдә булганда моны әйтү авыр. Ләкин Азатны җәзалаудан соң, аның гаиләсе мәхкәмәгә тикшерүчене шикаять итеп беренче өч мәхкәмәдә җиңде. Бу Азатның, аның хатынының, адвокатының һәм Русиядәге кеше хокукларын яклаучыларның зур тырышлыгы, шулай ук халыкара ярдәм нәтиҗәсе. Без күп оешмаларның газаплауны хөкем итүен һәм аның иреккә чыгуын таләп итүен киң җәмәгатьчелеккә җиткердек (аерым алганда Бразилия һәм Африка илләрендә), һәм бу да үз өлешен кертте. Халыкара ярдәм иң мөһиме: Азат – һөнәр берлекләре һәм ветераннар тарафыннан мондый зур күләмле халыкара ярдәм алган Русиядәге бердәнбер сәяси тоткын.

— "Solidarité FreeAzat" оешмасы татар яки урыс сәяси мөһаҗирләре белән элемтәдә торамы? Алар сезнең чараларда катнашалармы?

– Без урыс мөһаҗирләре белән даими элемтәдә торабыз: безнең оештыру комитетының сигез әгъзасының дүртесе француз, дүртесе урыс. Татар активистлары турында әйтү авыр; демонстрацияләрдә кешеләр гадәттә үз милләтен әйтми. Сез – мин турыдан-туры сөйләшкән беренче татар.

Ләкин мин бер мөһим нәрсәне өстәргә телим. Моңа кадәр Азатны татар дип тә уйламаган идем. Минем өчен ул сугышка каршы көрәш, гаделлек һәм кыюлык символы иде. Әмма соңгы вакытта мин репрессиягә дучар булган төрки телле халыклар белән кызыксынган бер Төркия журналына интервью бирдем. Һәм мин аңладым: Азат шулай ук басым астындагы халыклар символы.

Русиядә Бурятия, Татарстан, Якутия… – әле дә үзәк хөкүмәт тарафыннан колония итеп файдаланыла торган төбәкләр. Аларны файдаланалар, аларның ресурслары – нефть һәм алмаз – чыгарыла; ә аларның халкын ут коралы итеп сугышка җибәрәләр. Хәзер мин Азатта үз халкының хокуклары өчен, колонизация, эксплуатация һәм империализмга каршы көрәшүче кеше символын күрәм. Бу аның эчендә мин күргән бөтенләй яңа ягы.

БУ ТЕМАГА:

Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган

Solidarité FreeAzat 2023 елда оешты һәм берничә телдә Азат Мифтахов эшен яктырта башлады.

Франция галимнәре Азат Мифтаховны төрмәдән азат итүне даими таләп итә. Парижда Азат Мифтаховны яклап даими урам җыеннары, конференцияләр уза. Мөһаҗирлектәге татар активисты Фәрит Зәкиев Азат Мифтаховны һәм аның белән бер төрмәдә утыручы хокук яклаучы Баһром Хамроевны азат итүне таләп итеп Парижда пикетлар оештыра.

Агымдагы җәй башында Solidarité FreeAzat Франциядәге Сен-Дели шәһәре хакимиятенә математик Азат Мифтаховка Сен-Дели шәһәренең хөрмәтле ватандашы исемен бирүне сорап хатлар җыйды. Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылды.

  • Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә дүрт елга хөкем иттеләр. Аның 2,5 елны – төрмәдә, калган вакытын кырыс тәртипле колониядә утырачагы билгеле. Мифтахов төрмә мөддәтен Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
  • Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта, хулиганлыкта гаепләп, аны 6 еллык колониягә хөкем иттеләр, ә 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
  • 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, Азат Мифтахов төрмә җитәкчелеге тарафыннан газаплануы турында хәбәр итте. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән җәзалаганнар, аякларын ябыштыргыч тасма белән бәйләп, үкчәләренә агач чүкеч белән сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов әлеге мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
  • The Insider Мифтахов искә алган Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) ике хезмәткәренең кем булуын ачыклаган. Алар – Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган. Мәхкәмә бу гаепләүләрне кире какты.
  • Төрмә шартларына һәм газаплауларга карамастан, яшь галим фән белән шөгыльләнүен дәвам итә. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган. Август аенда Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында Мифтаховның фәнни эше басылып чыкты. Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Мифтахов моңа кадәр дә фәнни эшләр язды. Бу аның беренче тапкыр кулга алынганнан соң басылган өченче фәнни хезмәте. 2020 елда "Bulletin of the Polish Academy of Sciences. Mathematics" журналында Азат Мифтаховның Сергей Березин белән берлектә язган мәкаләсе дөнья күрде, 2021 елда "Rivista di Matematica dell’Università di Parma" журналы Мифтаховның авторлыгы белән аның икенче фәнни хезмәтен бастырды.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!