Азатлык радиосының озак еллар дәвамында Чаллыдагы хәбәрчесе Гафиулла Газиз арабыздан китеп барды.
Азатлыкның "Минемчә" проектында татар җыры, театр сәнгате, әдәбиятның бүгенге торышы, ни өчен яшьләргә мәйдан бирелмәве турында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.
Урыс теленә өстенлек бирелеп, башкаларның телләре тапталуга өч ел тулганда татар һәм башкорт активистлары белән сөйләштек.
АКШ сайлауларына әле нокта куелмады. Җиңүче рәсми игълан ителмәде. Бу сайлаулар тирәсендә бәхәс, фикер алышулар дәвам итә. Азатлыкның "Минемчә" студиясендә АКШтагы сайлаулар үзенчәлеге, татарларның кемне сайлавы һәм Русиядә милли азчылык вәкиле президент була аламы дигән сораулар турында сөйләштек.
Мәскәүдә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовның 2007 елда Азатлыкка татар дәүләтчелеге, татар милли хәрәкәте турында белдергән фикерләре.
Казан Универсиадасы ябылыр алдыннан аны оештырган FISU җитәкчесе Клод-Луи Гальен Азатлыкка татарлар һәм Татарстан турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Татарстан президенты төркемендә Чехиягә килгән мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкта булып сорауларга җавап бирде.
Владимир Путинның Русия Федераль мәҗлесе алдында ясаган чыгышында татар корылтаенда яңгыраган чыгышларга, тәкъдим-таләпләргә җаваплар бар иде.
Тибет халкының рухи юлбашчысы Далай лама милли үзенчәлекләрен югалта барган татарларга да киңәшләр бирде.
Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Азатлык"ка президентлык тирәсендәге вазгыять турында сөйләде.
АКШ дәүләт департаментында демократия өчен җаваплы Майкл Познер Казан сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде.
Сишәмбедә Татарстан президенты Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Узган җомгада Казанда милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауны максат итеп куйган эшче төркем җыелышы узды.
Президент Обама Кушма Штатлар илчесе итеп Мәскәүгә үзенең иң якын киңәшчеләреннән берсе, Русия белгече Майкл Макфолны җибәрергә җыена.
19 май көнне Барак Обама АКШның Якын Көнчыгыштагы сәясәте турында чыгыш ясады.
9 майны бәйрәм итү мәсьәләсе Мәскәүнең Балтыйк илләре белән генә түгел, инде Украина белән дә араларын агулый.
Иранның ике хәрби корабы сишәмбедә Мисырның Сүәеш каналын үтеп Урта диңгезгә чыкты.
Американ Конгрессының ике пулаты каршында да ясаган еллык чыгышында президент Барак Обама "дөньядагы җитәкчел ролен сакларга теләсә, Америка ярышучан булырга тиеш", дип белдерде. Президент сүзләренчә, Американың киләчәге – бары тик җиңүдә генә.
24 гыйнварда Вудро Вильсон үзәгендә Татарстанның мөстәкыйльлек тәҗрибәсе хакында фикер алышачаклар.
Идел-Урал халыкара дипломатиядән ерак торса да, Яңа ел алдыннан бәян ителгән документларда Казан да күренде.
дәвам