Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта утны туктату килешүенә ирешү белдерелде


Азәрбайҗан саклану министрлыгы Таулы Карабахта үзләре ягыннан кораллы бәрелешләрне туктатуын игълан итте. Үзбилгеләнгән Таулы Карабахның саклану министрлыгы да килешүгә ирешүне раслады.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы Таулы Карабахта үзләре ягыннан кораллы бәрелешләрне туктатуын игълан итте. Министрлык белдерүенчә, бу хакта Әрмәнстан белән килешүгә ирешелгән. Үзбилгеләнгән Таулы Карабахның саклану министрлыгы да килешүгә ирешүне кире какмады.

Элгәре Әрмәнстан президенты Таулы Карабахның бәйсезлеген танырга җыенуларын белдергән иде. Аның сүзләренчә, кораллы бәрелешләр Көньяк-Кавказ иминлегенә генә түгел, ә Европа регионы иминлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Азәрбайҗан ягы әрмән гаскәрләре "бөтен басып алынган җирдән чыккан вакытта гына" утны туктатабыз дип белдергән иде.

Таулы Карабахта 2 апрельгә каршы төндә вазгыять кисәк кискенләште, кораллы бәрелешләр башланды һәм яклар бер-берсен килешүне бозуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG