Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хөкүмәт аракыга бәя күтәрде. Ярты литр – 190 сум


Мәскәүдәге "Ашан" кибете
Мәскәүдәге "Ашан" кибете

13 июньнән Русиядә ярты литр аракының иң арзан бәясе 190 сум итеп куелды.

13 июньнән Русиядә ярты литр аракының иң арзан бәясе 190 итеп куелды. Элгәре Русия финанслар министрлыгы бәя күтәрү карары кабул иткән иде, дип яза РБК. Әлегә кадәр ярты литр аракының иң арзан бәясе 185 сум торды. 0,375 литрдан зуррак шешәдге аракы да ярты литр бәясенә тиңләштерелде.

2009 елдан бирле дәүләт аракының иң арзан хакын билгели башлады. Ике ел элек ярты литр аракы бәясе башта 199 сум, аннан 220 сум итеп куелды.

Президент Путин аракы кыйммәт булу ялган аракы эчүгә китерә дип белдергәч, узган елның февраленнән бәя 185 сум итеп калдырылган иде. Аракы җитештерүчеләр арасында бу хәлне кризис сәбәпле бюджет тутырырга омтылу дип бәяләүчеләр дә булды.

XS
SM
MD
LG