Accessibility links

Прокурор "Чистай җәмәгате" эшен караучы мәхкәмәгә журналистларны кертмәүне иминлек мәсьәләсе белән аңлатты


"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнелүчеләр
"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнелүчеләр

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "Чистай җәмәгате" эше нигезендә барган мәхкәмә утырышларына журналистларны кертмәүне эштә катнашучыланың иминлеген тәэмин итү зарурлыгы белән аңлатты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков матбугат очрашуында, "Чистай җәмәгате" утырышларын ачык режимга күчерү турында сорауга җавап биреп, "Әлеге хәлне төрле яклап бәяләргә кирәк. Мин сезнең (журналистларның - ред.) утырышларга керүегезне бик теләр идем. Ләкин мондый эшләр еш кына ябык режимда уза, бигрәк тә Төньяк-Кавказ төбәгендә. Әлеге төбәкләр мисалында күренүенчә, янаулар еш кына чынга ашырыла", диде.

Сүз яклаучыларга яки прокурорларга процесс барышында төрле янаулар булуы турында бара. Прокурор сүзләренчә, иң беренче чиратта, мәхкәмәдә катнашучыларның иминлеге өчен барысы да эшләнергә тиеш. "Иң мөһиме – кешеләргә зыян килмәсен", ди Нәфыйков.

Шулай да, Татарстан прокуроры, мөмкинлек булса, әлеге мәсьәләне карарбыз дип вәгъдә бирде.

2016 елның 26 октябрендә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды. Тугыз кеше террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Журналистлар һәм тыңлаучылар өчен эшне былтыр 1 ноябрьдә яптылар. 2014 елның 1 маенда үтерелгән Рәис Миңгалиевнең хатыны, шаһит булып катнашучы Гөлнара Мингалиева үзенең иминлеге өчен борчылып сорау алуны ябык режимда уздыруны үтенде. Тикшерү версиясенә караганда, Рәис Миңгалиев "Чистай җәмәгате" һәм "Татарстан мөҗәһитләре" төркемнәрен оештырган, 2012 елның июлендә Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкупны үтергән һәм ул чакта мөфти булган Илдус Фәизгә һөҗүм иткән.

Гөлнара Миңгалиева гаепләнүчеләрнең туганнары тарафыннан үзенә карата басым ясалуын, шуңа күрә үзенең һәм балаларының гомере өчен куркуын белдерә.

16 февральдә мәхкәмә язма дәлилләрне өйрәнүне һәм шаһитләрне сораштыруны төгәлләгән. Киләсе утырыш 1 мартка билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG