Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:35

1 августта Казанда "Татарстанга Мәскәү белән килешү кирәкме?" дигән темага дебатлар узачак. Аны "Ачык Русия" һәм "Яблоко" фиркасе оештыра.

"Шушма" кунахканәсендә узачак чарада сәясәт белгече Руслан Айсин, Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов, "Яблоко" төбәк шурасы әгъзасы Борис Фанюк чыгыш ясаячак.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыкты. Күптән түгел Дәүләт шурасы утырышында шартнамәне озайту турында Русия президентына ​мөрәҗәгать кабул ителде. Путиннан әлегә җавап юк.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 3-6 агуст узачак корылтайда шартнамә мәсьәләсе дә күтәреләчәк, дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG