Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Мальцев тарафдарларын 4-5 ноябрьдә һөҗүмнәр әзерләүдә гаепләде


Вячеслав Мальцев
Вячеслав Мальцев

Русиянең иминлек хезмәте (ФСБ) оппозиция вәкиле Вячеслав Мальцев тарафдарларын 4-5 ноябрьдә административ биналарны яндыру һәм полициягә һөҗүм ясарга әзерләнүдә гаепләде.

ФСБ ниндидер бер "ябык оешма" турында ачыклау, шикләнелүчеләрне тоткарлау һәм яндыра торган кушылма тутырылган шешәләр алынуы турында белдерә. Кемнең һәм кайчан тоткарланганы әйтелми.

Шулай ук эчке эшләр министрлыгы белән берлектә "Артподготовка" хәрәкәтенең Красноярски, Краснодар, Казан, Самар һәм Сарытаудагы бүлгеләренең эшчәнлеге туктатылган дип хәбәр ителә.

Мәскәүдә узган атнада Мальцевның ике тарафдары сак астына алынды. Юрий Корный һәм Андрей Кептяны террорчылык маддәсе нигезендә хөкем итәләр. Сарытауда Сергей Рыжов шундый ук гаепләү белән сак астында.

Күптән түгел Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Артподготовка" хәрәкәте тарафдары Олег Деткинны сак астына алу турында карар чыгарды. Ул җинаять кодексының 282.2 маддәсе, ягъни экстремизмга өндәү таратуда гаепләнә.

"Артподготовка" хәрәкәтен Мальцев 2011 елда төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез". 26 октябрь Красноярски мәхкәмәсе Вячеслав Мальцевның "Артподготовка" хәрәкәтен экстремистик дип таныды һәм Русиядә тыйды. Мальцев үзе Русиядән чыгып китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG