Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан районында эшләгән кырымтатар Энвәр Арпатлы Карачай-Чиркәс вице-премьеры итеп билгеләнде


Энвәр Арпатлы
Энвәр Арпатлы

Татарстанның Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән кырымтатар Энвәр Арпатлы Карачай-Чиркәс республикасы вице-премьеры итеп билгеләнгән.

Арпатлы Питрәч районыннан 16 февральдә киткән, дип хәбәр итә "Бизнес-Онлайн".

Энвәр Арпатлы 1980 елгы. Русия Кырымны аннексияләгәнче Кырымтатар халкы Мәҗлесенең Алушта идарәсе җитәкчесе булып, аннексия башлангач Алушта шәһәре башлыгы урынбасары булып эшләгән.

Ул Кырым Югары Радасы янында 2014 елның 26 февралендә "тәртипсезлекләр эше"ндә һәм "Чийгоз эше"ндә шаһит булып барды.

Арпатлы Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып 2017 елда билгеләнде.

Ул шулай ук Кырым яшьләренең Казанның Виталий Тимирясов исемендәге Инновация университетына икенче белем алырга килүен оештыручы буларак та танылды.

XS
SM
MD
LG