Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәзерге вакыта Украинада яшәүче татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов төрмәләрдә күргән рухи һәм матди зыян өчен 10 миллион сум сорарга җыена.

Бу хакта ул Азатлыкка белдерде. Моның белән Коми республикасының хокук яклаучылары шөгыльләнәчәк. Ул әлеге төбәктәге колониядә утырган иде.

Күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлады. Мәхкәмә Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатмалар сораган. Кашапов Русия хакимиятләрен Европа кеше хокуклары конвенциясендә язылган "иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка" һәм "фикер белдерү ирегенә" хокукларын бозуда гаепли.

Чаллы ТИҮе рәисе Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп өч ел иректән мәхрүм ителгәннән соң узган ел ахырында иреккә чыкты. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен тәнкыйтьләде, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. Колониядән чыккач та эзәрлекләүләр туктамас дип активист ике ай элек Украинага күчеп китте.

Моннан тыш, активистның Русиядән 2009 елгы шартлы төрмә мөддәте өчен 20 мең евро күләмендә компенсация таләп итүе дә билгеле булды. Бу хактагы шикаять Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә тапшырылган. Кашаповның яклаучысы "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков Idel.Реалиига белдерүенчә, активистның җинаять эзәрлекләвенә дучар булуы аның үз фикерен ирекле әйтү хокукын бозган. Моннан тыш, әлеге гамәл белән активист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак аның эшчәнлеген тыю максаты куелган дип саный Чиков.

Павел Чиков сүзләренчә, Кашаповка ул чактагы җинаять эше ниндидер канун бозган өчен түгел, ә федераль һәм төбәк хакимиятләрен, РПЦ оешмасын тәнкыйтьләгәне ачылган. Әгәр активист үз фикерен үзгәртмәсә, реаль төрмә җәзасы белән куркыту да булып торган ди юрист. Чынлап та, берничә елдан Кашапов ирегеннән мәүрүм ителде.

2009 елның апрелендә Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә елъярым шартлы җәзага хөкем ителде. Кашапов интернетта мәхкамә тарафыннан экстремистик дип бәяләнгән берничә мәкалә таратуда гаепләнде. Кашапов әйтүенә караганда, ул бу мәкаләләрнең берсен генә үзе язган. Анда ул православ дин әһелләренең Чаллы бала табу йортында дини йолалар үткәрүенә ризасызлык белдерә. Кашапов "Урыс православ чиркәвен, Русия дәүләтенең төрле чорлардагы милли һәм дини сәясәтен тәнкыйтьли. Мондый тәнкыйть өчен җинаять җаваплылыгына тартырга ярамый", дигән иде ул вакытта хокук яклаучылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG