Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс эзләү сервисы Telegram сайтын күрсәтми башлаган


Яндекста хәбәр итүләренчә, эзләү сервисы Роскомнадзорның тыелган реестрына кергән бөтен сайтларга сылтамаларны алып ташлый.

Яндекс Telegram мессенджереның telegram.org рәсми сайтына сылтама бирми башлаган. Бу хакта Яндекс матбугат хезмәтенә сылтанып The Bell яза.

Google-да исә "Телеграм" дип эзләгән очракта иң беренче булып telegram.org сайты күренә. Ә Яндекс бу сәхифәне бөтенләй күрсәтми.

Яндекс матбугат хезмәтеннән "Код Дурова" Telegram каналына белдерүләренчә, сайт Роскомнадзорның тыелган реестрына эләккәч эзләү хезмәте сылтамаларны алып ташлый. Реестр белән синхронлаштыру автоматик рәвештә башкарыла.

Томаланган сайтка сылтама Русия кулланучыларына гына күренми.

Mail.ru һәм "Спутник" эзләү хезмәтләре telegram.org сайтын 2018 елның маенда ук күрсәтми башлаган иде.

telegram.org сайты Роскомнадзорның тыелган сайтлар реестрына Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе карары белән кертелде. Мессенджер ФСБга кулланучыларның мәгълүматын тапшырмаган өчен аны томалау башланды.

Русиядә 1 ноябрь көченә кергән яңа канунга ярашлы, эзләү системнары тыелган сайтларга сылтама бирә алмый. Декабрь башында Роскомнадзор Google-ны тыелган сайтлар реестрына тоташмауда һәм ул сайтларны үзендә томаламауда гаепләп 500 мең сум штрафка таркан иде.

XS
SM
MD
LG