Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка юридик ярдәм өчен акча җыю дәвам итә


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

МДУда оешкан инициатив төркем белдерүенчә, әлегә 65 мең сумга якын акча җыелган. Азат Мифтаховның ялгыз камерага күчерелүе турында да хәбәр ителә.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынган Азат Мифтаховка акча җыю дәвам итә. Бу хакта МДУда төзелгән Инициатив төркем белдерә.

Активистлар аспирантка, беренче чиратта, юридик ярдәм кирәк дип саный. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Азатның туганнарына бу эшне оештыру бик авыр диләр. Элегрәк хәбәр ителүенчә, юридик ярдәм өчен ай саен кимендә 30 мең сум тирәсе кирәк булачак.

Мифтаховка шулай ук хатлар язарга, Мәскәүдә уздырылачак хәйрия чарасында катнашырга мөмкин диелә.

Моннан тыш инициатив төркем аспирантны ялгыз камерага күчерүләре билгеле ди. Азат Мифтахов "Бутырка" тикшерү изоляторында утыра.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүдә мәхкәмә Азат Мифтаховны башта 7 апрельгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды. 3 апрельдә сак астында тоту вакыты тагын бер айга озайтылды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG