Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хосусый татар мөселман мәктәбе төзеләчәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Әлеге проектка Татарстан мөфтияте алынган. Анда укыту татар телендә барачак.

Казанда татар мөселман мәктәбе төзеләчәге хакында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин KazanSummit кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышында журналистларга сөйләде.

"Ким дигәндә 1000 кешелек мәктәп кирәк. Безгә өч җир тәкъдим ителде. Без Гагарин урамындагысына тукталдык. Бу бюджет акчасына төзелмәячәк. Хосусый мәктәп булачак. Анда укыту татар телендә, ә чит тел буларак инглиз һәм гарәп теле кертелер дип ниятләнә. Бушлай булмаячак. Яхшы укытучылар килсен өчен түләүле белем бирү булачак. Мисал өчен, 10 мең сум", диде мөфти.

Сәмигуллин сүзләренчә, хәләл лайфстайл - ул яшәү рәвеше.

"Безнең мөселман балалар бакчалары бар. Әлмәттә мәктәп инде эшли, Алабугада да ачылачак", диде ул .

Russia Halal Expo күргәзмәсе Казанда KazanSummit кысаларында ачылды. Монда Русия, БДБ илләре һәм чит ил җитештерүчеләре хәләл продукция, төрле хезмәтләр тәкъдим итә.

Былтыр "Казанның "Зәңгәр" мәчете янында урнашкан "Мозаффария" кызлар башлангыч мәктәбе ачылырга тиеш иде. Әмма ел ахырында Камил Сәмигуллин "Мозаффария"не башлангыч мәктәп итеп төзекләндерү тукталып тора, Казанда мөселман урта белем бирү мәктәбе ачарга мөмкинлек туды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG