Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке президенты Мөхәммәт Мурси мәхкәмәдә вафат булган


2013 елда аны хәрбиләр вазифасыннан төшерде. Шуннан соң Мурси шымчылыкта гаепләнгән иде.

Каһирәдә Мисырның элекке президенты Мөхәммәт Мурси вафат булган. Ул мәхкәмә утырышыннан соң аңын югалткан һәм бакыйлыкка күчкән, дип хәбәр итә Reuters.

Мурси утырышта шымчылык турында җинаять эшендә төп гаепләнүче буларак катнашкан. Моңарчы ул урам җыеннарында катнашучыларны үтерүгә фәрман бирүдә гаепләнеп 20 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Мөхәммәт Мурси 2012 елда Мисырның беренче ирекле сайланган президенты булды. Ул хакимияткә "Мөселман кардәшлеге" хәрәкәте ярдәме белән килде. Бер елдан соң Мисыр хәрбиләре аны президент вазифасыннан төшерде. Әлеге хәлдән соң илдә халык протестлары, күпсанлы корбаннарга китергән бәрелешләр булды. Мурси белән бергә аның меңнәрчә тарафдары да кулга алынган.

2015 елда Мурси 2011 елда төрмәдән качу һәм урамнарда тәртипсезлекләрдә катнашу өчен үлем җәзасына хөкем ителгән булган. Соңрак әлеге карар гомерлек төрмә белән алыштырылган.

XS
SM
MD
LG