Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татарcтан киносы атналыгы" узачак


"Байгал" фильмы кадры
"Байгал" фильмы кадры

Казанда Республика көненә багышланган "Татарстан киносы атналыгы" узачак. 23-31 август "Мир" кинотеатрында Татарстан режиссерлары соңгы ике елда төшергән фильмнар күрсәтеләчәк.

"Татарстан киносы атналыгын" ачу тантанасы 23 август Аксенов бакчасында узачак, дип хәбәр итә "Татаркино" матбугат хезмәте. Шул ук кичтә "Мир" кинотеатрында Салават Юзиевның "Шиһаб хәзрәт" документаль фильмы күрсәтеләчәк.

24 августта Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмы, 25 августта балалар өчен "И в шутку, и всерьез" юмористик кыскаметражлы телесериалы һәм Алексей Барыкинның "Водяная" ("Су анасы") фильмы тәкъдим ителәчәк.

26 августта ​Рабит Батулланың "Гафу ит, әнием" пьесасы буенча төшерелгән Фәрит Дәүләтшинның "Инсаф" фильмы күрсәтеләчәк.

27 августта кыскаметражлы фильмнар күрсәтү башлана. 30 августка кадәр "Остазбикә" (режиссеры Ренат Кәримов-Сайга), "Отчий дом" (Насур Юрушбаев һәм Әмир Галиәскәров), "Волчий яр" (Әмир Галиәскәров), "Җиде малай" ( Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтов), "Байгал" (Илдар Ягъфәров), "LaPrimavera" (Светлана Серова), җырчы Гөлзада Сафиуллина турында "Сложный узор" (Илшат Рәхимбай) кыскаметражлы фильмнар тәкъдим ителәчәк.

"Татарстан киносы атналыгы" Илшат Рәхимбайның "Әпипә" музыкаль комедиясе премьерасы белән тәмамланачак. Бу – Татарстанның беренче музыкаль кинокомедиясе.

"Татарстан киносы атналыгы" програмындагы барлык фильмнарны да аларны иҗат итүчеләр тәкъдим итә. Һәр спектакльдән соң тамашачыларны иҗади очрашу көтә, анда алар фильм төшерү төркемнәре вәкилләре белән аралаша алалар дип хәбәр итә оештыручылар.

XS
SM
MD
LG