Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кытай сәясәтчеләренә мөселманнарны эзәрлекләгән өчен виза чикләүләре кертте


Синҗан төбәгендә полиция

Синҗанда мөселманнарны эзәрлекләгән өчен АКШ Кытай хакимияте әгъзаларына виза чикләүләре кертте. Кытай моны тәнкыйтьли, илнең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяли.

Вашингтон Синҗанда мөселманнарны тоткарлау һәм аларга рәхимсез мөнәсәбәтләре өчен Кытай хөкүмәтенең һәм Коммунистлар фиркасенең кайбер әгъзаларына виза чикләүләре кертте. Бу хакта АКШ дәүләт департаменты секретаре Майк Помпео белдерүендә әйтелә.

"Америка кушма штатлары Кытай халык республикасын Синҗанда репрессияләр кампаниясен кичекмәстән туктатырга, нигезсез тоткарланганнарны азат итәргә һәм чит илләрдә яшәүче Кытай мөселман азчылыкларын Кытайга көч белән кайтару омтылышларын туктатырга чакыра", диелә белдерүдә.

Помпео чикләүләр кара исемлеккә кергән кешеләрнең гаиләләренә дә кагыла диде. Әмма анда кемнәр кергәне ачыкланмый.

Элегрәк АКШ Кытайның 28 дәүләт оешмасын һәм хосусый ширкәтләрен чикләүләр исемлегенә кертте. Алар Кытайның башлыча төньяк-көнбатышында яшәүче этник азчылыклар, аерым алганда, уйгырларның, казакъларның хокукларын бозуда катнашкан диелә. Кытайда 8 меңләп татар яши дип исәпләнә. Аларның күпчелеге Синҗанда тупланган.

Кытай АКШның әлеге чикләүләрен тәнкыйтьли. Кытайның Америкадагы илчелеге мондый адымны илнең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләде. Америка карары "халыкара мөнәсәбәтләрнең төп принципларын җитди боза", һәм Пекинның "мәнфәгатьләрен какшата" диделәр илчелектә.

Апрельдә АКШта бер төркем сенаторлар президент Дональд Трамп идарәсен "кеше хокукларын бозуда катнашкан" Кытай ширкәтләренә җәза бирергә чакырган иде. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия бирү үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

фикерләр

XS
SM
MD
LG