Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклауны таләп итеп белдерү чыгарды


Куштау шиханы
Куштау шиханы

"Башкорт" оешмасы Башкортстан җитәкчелеген Куштауны саклап калу турында галимнәр, экологлар, кеше хокуклары шурасы фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алмауда гаепли.

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы 17 октябрьдә Куштау шиханын саклап калуны таләп итеп белдерү чыгарды.

Оешма "Башкорт сода ширкәте"нә чималны шиханнардан алу мәҗбүри түгел дип саный. Активистлар Башкортстан җитәкчелеген галимнәр, экологлар һәм Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзаларының карарларын һәм фикерләрен исәпкә алмауда гаепләп чыкты.

"Ничек моңа намусыгыз җитә? Сез Башкортстанның табигый байлыкларын җимерәсез һәм сатасыз. Бездән соңгы буыннарга нәрсә калдырырыга җыенасыз – ак диңгезләр, агулы химикатлар тулы саклагычлар, яндырылган даламы? Иртәгә сез Австрия, Кыпрыс, Британиягә китеп барырсыз, ә безгә һәм безнең балаларга монда яшисе бит", дип мөрәҗәгать итә республика җитәкчелегенә белдерү авторлары.

Алар шулай ук өч шиханны яклап (Торатау, Йөрәктау, Куштау) 50 мең имза җыелганын, бу имзалар президент Владимир Путинның кабул итү бүлмәсенә тапшырылганын да искә төшерә. Республика җитәкчелеге халык фикере белән санлашмый, кешедән яшереп кенә үзенә файдалы карарлар кабул итә дип белдерә активистлар.

Алар шулай ук бүгенге көннән башлап Куштау шиханын яклауга юнәлдерелгән протест чаралары уздырачакларын да яза. "Без үзебезнең киләчәгебез, балаларыбызның киләчәге, Башкортостан киләчәге өчен көрәшәбез", диелгән белдерүдә.

8 августта "Приволжснедра" оешмасы Башкорт сода ширкәте белән бәйле “Чимал ширкәте” оешмасына Куштау җирлегендә файдалы казылмалар эзләү һәм чыгаруга лицензия биргән. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә шушы көннәрдә генә билгеле булды. Лицензиягә ярашлы, “Чимал ширкәте” Куштауда эшләрен 2039 елның 10 августына кадәр дәвам итә ала. Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан Куштау җирлегендә эзләү эшләре башкаруга рөхсәтне "Чимал ширкәте" 2017 елда алган булган.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Активистлар петицияләр урнаштырды, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар язды, танылган кешеләр дә Куштауны яклау чараларына кушылды.

XS
SM
MD
LG