Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны яшәү өчен уңайлы шәһәр итәргә нәрсә комачаулый


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Начарая барган экология, юкка чыккан мирас һәм читтән тагылган төзелеш планнары. 28 ноябрь көнне узган "Казанны яшәү өчен ничек уңайлы итәргә?" дигән түгәрәк өстәлдә шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Шәһәр төзелеше сәясәте турында түгәрәк өстәлне Казанның активистлары оештырды. Алар Дәрвишләр бистәсе, Салмач, Нагорный бистәсеннән килгән иде. Гаврилов урамындагы паркны яклаучылар да булды. Экспертлар чыгышыннан соң алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Очрашуга Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән баш архитектор урынбасарлары Тимур Кадыйров һәм Дарья Толовенкова да килгән иде.

Чыгышлар дүрт өлештән торды. Биредә шәһәр үсеше стратегиясе; экология проблемнары, шул исәптән чүп яндыру заводы төзелеше; шәһәрнең архитектур йөзе һәм шәһәр төзелешендә гражданнарның актив катнашуы турында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәлдә әйтелгән фикерләр Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсенә, Казан шәһәре Думасына да язмача тапшырылачак.

ВОКЗАЛЛАРНЫ ШӘҺӘР ЧИТЕНӘ ЧЫГАРЫРГА

Беренчеләрдән булып чыгыш ясаган икътисадчы, "Казан шәһәрен әйләнеп узучы тимер юл" проекты һәм "Казан – Иделдәге полицентрик шәһәр" генпланы концепциясе авторы Таһир Дәүләтшин соңгы берничә елда шәһәрнең генераль планына каршы чыгучыларның күп булуын искәртте һәм моның сәбәбен атады.

— Казан шәһәренең соңгы генераль планын Мәскәү оешмасы төзеде һәм анда Казан галимнәре бөтенләй катнашмады. Шул сәбәпле, соңгы берничә елда шул генераль планга каршы чыгу очраклары күбәеп китте. Чит шәһәрдә торып эшләгән кешеләрнең тәкъдимен безнең халык кабул итмәве табигый. Хәзерге генераль план бернинди стратегиясез, концепциясез төзелгән. Бүгенге динамик шартларда генераль план, ягъни детальләр белән планлаштыру бөтенләй кирәкми, чөнки дөнья бик тиз үзгәрә. Хәзер киресенчә генераль планнан стратегик үсешкә күчәргә кирәк, – диде ул.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

Таһир Дәүләтшин фикеренчә, элек шәһәрнең йөзен йортлар билгеләсә, хәзер моны юллар һәм транспорт челтәре башкара.

— Элек кеше йә җәяүле, йә атлы булганда шәһәрнең йөзен йортлар билгеләсә, хәзерге транспорт агымы белән, аның йөзен юллар билгели. Бу дөнья күләмендә соңгы 50-60 елда аңлашылган иде инде, Русиядә моңа 15 ел элек кенә төшенделәр. Хәзер шәһәрдә яшәү сыйфаты турыдан-туры юлларга бәйле. Бүген булган шәһәр каркасы киләчәктәге таләпләргә җавап бирми. Безнең шәһәр эчендә тимер юллар артык күп. Аларны шәһәр читенә чыгарырга кирәк. Шәһәр эчендә тимер юллар булу ул киләчәктә эстакадалар, күперләр төзүне дә күздә тота. Аларның өстеннән дә юллар саласы була бит. Аннан соң, шәһәр уртасында тимер юл вокзалы булу икътисади яктан да отышлы түгел. Тимер юл вокзалын сез кеше иң күп йөри торган җир дип уйлыйсызмы? Бу алай түгел. Анда көненә 3-5 мең кеше булырга мөмкин. Ә менә Мега һәм Порт сәүдә үзәкләренә көненә 40 меңләп кеше килә, – дип сөйләде ул.

Аның Куйбышев сусаклагычы тирәсенә йортлар салырга, Казанны шул якка таба үстерергә, Елга порты тирәсендәге җирләрне үзләштерергә дигән фикерен кабул итмәүчеләр күп булды.

Юлия Фәйзрахманова
Юлия Фәйзрахманова

Экоактивист, Идел елгасын яклап чыгышлар ясаучы, журналист Юлия Фәйзрахманова әйтүенчә, тиздән эчәр су җитмәү проблемы барлыкка килү ихтималы аркасында, потенциаль төче су запасларын күрә торып киметү мөмкин эш түгел. Ул үз чыгышында, дөньякүләм кабул ителгән тәҗрибәләргә нигезләнеп, шәһәрнең нинди шартларда төзелергә тиешлеген аңлатты.

— Шәһәр төзелешендә икътисади, экологик һәм социаль үсеш тигез барырга тиеш. Барган төзелешләрне, сәүдә йортларын икътисади яктан үсеш дип алыйк. Иҗтимагый, җәмәгать урыннары, музейлармы, кинозаллармы, халык йөри торган сквер-парклармы – тагын 30% булсын. Кеше кулы тимәгән табигый ландшафт, күлләр, урманнар тагын 30% булырга тиеш. Болай эшләгәндә, аның яртысы табигый зоналар, яртысы торак зона булып чыга. Без бу тенденциягә якын да килә алмыйбыз. Әмәт-тау урманын җәмәгатьчелек кенә саклап кала алды. Яңа Савин районында яшеллек нибары 5-6%ны тәшкил итә. Тулаем алганда, бүген Татарстанның 2,5 % җирләре генә саклаулы табигый территорияләргә керә. Бу Русиядәге иң начар күрсәткеч, чөнки ил күләмендә андый саклаулы табигый территорияләр 11% тәшкил итә. Әгәр халык шәһәрне төзү эшендә катнашмаса, активлык күрсәтмәсә, Казан тулаем икътисади шәһәр генә булачак. 2007 елдан бирле бик күп табигый территорияләр юкка чыгарылды. Кызганыч, аларны кайгыртучылар шул тирәлектә яшәүчеләр генә, калганнар моңа битараф, — ди Юлия Фәйзрахманова.

Ул бүгенге Казан шартларында шәһәр эчендә башка төзелешләр алып барырга ярамавын да ассызыклый.

— Бүген дөньядагы иң перспектив юнәлеш – ул метро төзелеше һәм электр транспортын булдыру. Безгә шул юнәлештә генә эшләргә мөмкин, ә төзелешләр алып бару өчен бездә табигый ресурслар калмады, калган кадәр яшеллекне саклап калырга кирәк, — ди ул.

Нәфисә Минһаҗева
Нәфисә Минһаҗева

Казан федераль университеты профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева да башкаланың яңа генераль планы турында сөйләгәндә, монысын Мәскәү оешмасы төзүгә басым ясады.

— Мин берничә генераль планны төзүдә катнаштым. 1969, 2007 елларда, мәсәлән. Шул 2007 елдагысын “Казгражданпроект” оешмасы төзеде һәм анда әле Казан белгечләре бар иде. Инде ул чакта ук шәһәрне яшелләндерү темасы күтәрелде. 2017-2019 елларда төзелгән яңа генераль планда Казан галимнәре бары эксперт буларак кына катнашты. Мин бу өлкәдә 40 елдан артык эшлим. Соңгы 40 елда без күлләр фондының 30%ын югалттык, ә калган 70%ы саегайды. Тагын 100 елдан эчәргә су калмаячак. Соңгы 40 елда минем күз алдымда суның сыйфаты өченче дәрәҗәдән дүртенчегә әйләнде. Бүген суларны ком белән каплап төзелешләр алып барырга, елга буйларын төзелеш белән күмәргә түгел, киресенчә, булган кадәрен саклап калырга тырышырга кирәк. Казанның меңьеллыгы алдыннан, 2004 елда бөтен җир актарып ташланды. Универсиада алдыннан тагын бөтен Казанны казып бетерделәр. Моны күреп бик тетрәндем. Безгә хәзер исән калган кадәр табигый ландшафтны саклап калу өчен көрәшергә кирәк, — диде Нәфисә ханым.

Ул үз чыгышында Казандагы уңышсыз һәм уйланмый эшләнгән проектларны да атады.

— Хәзер Казан загсы булган урында элек алты пляжның берсе иде. Аны ком белән күмеп Казан салып куйдылар да, хәзер ничек кулланырга белмиләр. Фан-зона итеп тә карыйлар, төрле фестивальләр дә оештырган булалар. Кызганыч, бездә өлешчә төзелешләр булмый. Мин студентларыма биремнәр биргәндә әйтәм: сезгә төзелеш өчен урын бирелгән икән, аны тулаем төзеп тутырасы түгел, ә 40% урынны табигый килеш калдырасы, дим. Безнең шәһәрдә исә бу юк, — ди Нәфисә Минһаҗева.

ӨЧ ЕЛ ПИКЕТЛАР БУЙЛАП

Казан федераль университеты профессоры, техник фәннәр докторы Йосыф Азимов генераль планга кертелгән чүп яндыру заводы мәсьәләсен күтәрде һәм бу мәсьәлә турында хакимияткә сөйли башлавыбызга 3 ел тула дип белдерде.

— Чүп яндыру заводы төзелеше турында карар кабул ителүгә гыйнварда өч ел тула. Шуннан бирле без хакимият белән уртак тел табарга омтылабыз, әмма безне ишетүче юк. Хакимият вәкилләре башта үзләре дә, дөньяда чүпне аралыйлар, дип сөйләнде һәм азактан үзләре яндыру юлы белән киттеләр, — ди ул.

Йосыф Азимов һәм Альберт Гарапов (у)
Йосыф Азимов һәм Альберт Гарапов (у)

Йосыф Азимов әйтүенчә, Казанда көн саен 1500 тонна чүп чыгарыла һәм аны киметү өчен халыкта кызыксыну уяту мөһим.

— Бүген металлолом табу кыен. Күп дигәндә, сыра шешәсенең капкачын тапсаң гына. Чөнки аны тапшырып акча эшләп була. 2014 елда макулатура бәясе килосына 1 сум иде, ә хәзер 5-12 сум. Аны да җыючы бар. Шешәләрне дә чүплектән үк аралап җыючылар байтак.

Халык үзе үк аралап җыйсын өчен, анда кызыксыну уятырга һәм кабул итү, эшкәртү пунктлары булдырырга кирәк. Чаллыда Николай Атласов исемле кеше чүпне аралау оешмасы булдырган иде, ул эшләргә ирек булмавы, салымнар белән интектерүләрдән зарланды. Андый кешеләргә киресенчә шартлар тудырырга кирәк. Җитештерү калдыклары да яңадан эшкәртелергә тиеш. Мәсәлән, Түбән Каманың “Нефтехим” оешмасында чүп җыелып узган ел янгын чыкты. Андый оешмалар калдыкларына паспорт булырга һәм алар аны үзләре эшкәртү белән шөгыльләнергә тиеш. Бездә моның технлогиясен башкарырдай галимнәр җитәрлек. Мәсәлән, биохимик Николай Морозов аны рекультивацияләү механизмын эшләп бирә ала, — диде ул.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарапов чүп темасының бик зур акчаларга бәйле булуы, ә аның барлык системаларны әйләнеп узарга мөмкинлеге турында сөйләп, пикетларга чакырды.

— Лоббистлар суд системын да, иҗтимагый хәрәкәтләрне дә санга сукмый гына әйләнеп уза ала, анда миллиардлар турында сүз бара. Мин сезне шимбә көнне Ленин мәдәният йорты каршында сәгать бердә узачак пикетка чакырам. Без анда чүп яндыру заводына, Германиядән кертелә торган радиактив калдыкларга каршы чыгачакбыз. Арчада да елына 700 мең тонна чүп яндыра торган завод төземәкче булалар, шул хакта да урам йөреше булачак, — дип кисәтеп куйды Альберт Гарапов.

МӘСКӘҮ САУМАСЫН ӨЧЕН ИНСТИТУТ КИРӘК

"Татарстан мирасы" иҗтимагый ассамблеясе” оешмасы җитәкчесе Владимир Демидов үз чыгышында радиактив калдыкларны күмү урыннарын күрсәтеп, аларның грунт суларына якын торуын аңлатты. Зәңгәр күлдә дә радиактив элементлар булу мөмкинлеге турында әйтте. Шәһәрнең архитектур мирасы югалуга гаеплеләр — "урамнан хөкүмәткә кереп утыручылар" дип белдерде.

Владимир Демидов
Владимир Демидов
Бездә тоталитар систем булганга күрә мирасны җимерәләр. Урамнан хөкүмәткә кереп тулучылар ул мирасның кыйммәтен аңламый

— Бездә тоталитар систем булганга күрә мирасны җимеәләлрәләр. Урамнан хөкүмәткә кереп тулучылар ул мирасның кыйммәтен аңламый. Ул кешеләрдән мин үзем дә зыян күрдем, — диде Демидов. Ул Зәңгәр күл территориясенең шәхси кулларга күчүен аңлагач, бу мәсьәлә буенча төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп каравын, ахыр чиктә үзенә янаулары турында сөйләде.

Татарстанның атказанган архитекторы, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы ветераны Валерий Хәмитов Татарстанның үзенә Генераль план институты төзергә кирәклеген әйтте.

Валерий Хәмитов
Валерий Хәмитов

— Татарстанда "Яңарыш" програмы бар, Болгар, Зөя төзекләндерелә, әмма Казанны югалтабыз. Сәламәтлек комбинаты стратегик объект булып тора иде, әмма аны җимерделәр, чөнки ул бер кешенең саунасын зурайту өчен кирәк булды. Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны да халыкны тыңлап тормый гына сүтеп аттылар. Безгә генераль планны Мәскәүнең Генераль план институты төзи. Ни өчен Мәскәү безне хәзер биш ел сава? Чөнки безнең үзебезнең шундый институт юк. Галимнәребез, экспертларыбыз җитәрлек бит, нишләп юк ул институт бездә? Аны булдырырга кирәк. Генераль планнарны раслаганчы ук киңәшләшә торган иҗтимагый-архитектур берлек булсын, алар шәһәр халкы мәнфәгатьләрен дә җиткерсен, — диде Валерий Хәмитов.

Очрашу азагында түгәрәк өстәлгә килүчеләр Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсеннән килгән баш архитектор урынбасары Дарья Толовенковага сорауларын яудырды.

Тимур Кадыйров һәм Дарья Толовенкова
Тимур Кадыйров һәм Дарья Толовенкова

— Гаврилов урамындагы Казансуны саклау өчен петиция әзерләп, бүген аңа 40 мең кеше имза куйды. Сез безне ишетсен өчен тагын ничә имза кирәк? — диде төркемдә утыручы бер хатын.

Икенчесе Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны искә алды:

— Без дә хатлар яздык, 7 мең имза җыйдык, шуңа карамастан мунчаны җимерделәр. Кеше фикерен бөтенләй ишетмиләр икән хис кала.

Өченчесе Салмач бистәсендәге юл турында сорау бирде:

— Сез безне берни аңламый торган халык дип исәплисездер инде. Мин белемем белән юрист, юридик фәннәр кандидаты булып торам. Минем йортым аша яңа юл планы уза. Тик ул юл беркая да алып бармый. Йортым аша уза да туктый. Мин аңлыйм: әгәр ул бик кирәк булса, ниндидер мөһим юл булып торса, сүз дә булмас иде. Ләкин беркая да алып бармый торган юл өчен йортны сүттерү минем башыма сыймый. Сез безнең белән әзрәк сөйләшергә өйрәнегез инде, — диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Дүртенчесе ниндидер генераль планны кабул иткәнче үк халык белән киңәшүләрен сорады. Бу сорауларга Казан шәһәре Думасы депутаты Алексей Серов та җавап бирергә тырышып карады, әмма ул Казан белән Акъярны (Севастополь) чагыштырып, анда велосипед юлларын нибары 4% шәһәр халкы гына хуплавы турында сөйли башлагач, тема бөтенләй башка юнәлеш алды.

Түгәрәк өстәлдә сөйләшенгән фикерләр искә алынып, Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсенә, Казан шәһәре Думасына кертеләчәк дигән фикердә хушлаштылар.

МИЛЛИ ЙӨЗ МӘЧЕТТӘ ГЕНӘ

Азатлык хәбәрчесе әлеге чарага килүчеләрдән: "Казанның милли йөзе бармы? Ул башка рус шәһәрләреннән нәрсәсе белән аерыла? Милли йөзне ничек булдырырга?" дигән сораштыру үткәрде.

Владимир Демидов
Владимир Демидов

"Татарстан мирасы" иҗтимагый ассамблеясе" оешмасы җитәкчесе Владимир Демидов Казанның милли йөзен булдыру өчен әзер концепция тәкъдим итә.

— Мин Казанның милли кыяфәте белән бөтенләй канәгать түгел. Нәкъ менә шул милли төсмер аз һәм мин бүген шуны булдыру өчен көрәшәм. "Казанның биш юлы һәм үсешенең дүрт чоры" дигән концепциям күп еллар яши, шушы эш юнәлешендә 13 диплом язылды инде. Казан эчендә һәм шәһәрдән чыгып киткән юлларда кечкенә архитектура формалары белән ниндидер тарихи чорны чагылдыру күздә тотыла. Мәсәлән, Химиклар мәдәният йорты каршында Алтын урда, Казан ханлыгы, Губерния чорындагы төзелеш объектлары, сыннар булдыру яклы идем. Скверларда, мемориаль урыннарда милли колорит булдырырга ярдәм итәр иде ул. Арча юлында да туктап ял итү урыннары, стендлар урнаштырылган мәйданчыклар булдырырга мөмкин. Һәр мәйданчыкны милли итеп бизәргә, тарихи фактлар язып куярга. Мин әле ханлыкны башлаган Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую фикере белән дә чыккан идем. Казанның үзәгендә милли йөз бөтенләй юк диярлек. Кольцо үзе генә дә деградация күрсәткече, аны җимереп ташларга кирәк. Анда балык сатучы рәтләрне җимереп, бер йорттан икенчесе үсеп чыга торган биналар салып бетерделәр, — ди Владимир Демидов.

Нәфисә Минһаҗева
Нәфисә Минһаҗева

Казан федераль университеты профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева фикеренчә, Казанда миллилек җитәрлек. Аның булган кадәресен сакларга гына кирәк.

— Минемчә, милли йөзе бар. Бездә бит ике культура кисешкән урын: татарныкы да, русныкы да күренә дип саныйм. Мәсәлән, татарлыкны Иске бистәдә, Кирмәндә күрергә була.

Мин архитектурада яңалык яклы кеше түгел. Мәсәлән, Кытайда VIII гасырдагы манараны ватып ташлыйлар да, шуның урынына шундый ук манара корып куялар. Астына язу беркетләр: "Бу VIII гасыр манарасы", дип. Гәрчә, анда ул манарадан нигезе калган булса әле. Бәлки, кайсыдыр урыннарда алай да эшләргә мөмкиндер, ләкин мин менә мондый яңалыкларга каршы. Алай эшләгәндә бәлки Казанның тарихи йөзе дә сакланып калыр, ләкин минемчә анда да төзекләндерергә, сакларга тырышырга кирәк. Милли йөзе булган объектны җимереп, аның урынына шундый укны төзеп куюның мәгънәсен күрмим. Мәсәлән, Йошкар Ола шәһәрен карагыз. Алар күп шәһәрләрдән архитектура үрнәкләре булган биналарның кыяфәтен алып, үзләрендә корып куйдылар. Ләкин бит бу аларның үзенеке түгел, димәк, бу әйберләр аның йөзен сакламый, — диде Нәфисә ханым.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

Икътисадчы, эшмәкәр, блогер, "Казан шәһәрен әйләнеп узучы тимер юл" проекты һәм "Казан – Иделдәге полицентрик шәһәр" генпланы концепциясе авторы Таһир Дәүләтшин Казан әлегә башка рус шәһәрләреннән аерыла, әмма бу аермалык та бетә бара дип исәпли.

— Әлегә Казанның милли йөзен тотып торучы урыннар бар әле, әмма соңгы елларда төзелүче биналарның барысында да Европа һәм Америка йөзе. Казан күбрәк европалаша бара. Милли йөзне мәчетләрдә, иҗтимагый биналарда булса да саклап калырга мөмкин бит. Юк, аларны хәзер стандарт итеп төзиләр. Архитектурага игътибар итеп, милли якны истә тотсалар, мәчет салырга җыенучылар да иң беренче архитектор, дизайнерлар белән сөйләшсә яхшы булыр иде. Төркиядәме, гарәпләрдәме күреп кайталар да, шуңа охшатып мәчет салып куялар. Кол Шәриф мәчете дә бит төрекләр стилендә. Ә менә Петербурда торучы мәчеткә 100 елдан артык һәм ул ничек матур. Мәчетләр йөз—мең елга дип төзелә. Шуңа күрә, миллилекне саклап калуны аларга тапшырырга буладыр, — диде Таһир Дәүләтшин.

Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый
Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый

Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та башкаланың милли йөзен мәчетләрдә генә күрә.

— Казанның милли йөзе аз дәрәҗәдә, ул әле дә Совет тенденциясе белән бара. Моның проблемы: түрәләрнең кызыксынуы булмау дип саныйм. Кадрлар юклыгы да роль уйныйдыр. Элек Казан төзелеш университетында милли архитектура белән бәйле кафедра бар иде, хәзер ул юк. Казанда милли архитектура дип әйтерлек әйбер – ул мәчетләрдер. Милли йөзне шулар гына күрсәтә. Алар да булмаса, Казанны татарга карый торган шәһәр дип тә булмас иде. Кайчакта әле Совет заманыннан калган һәм милли архитектура дип әйтерлек биналар да юкка чыга. Мәсәлән, элек Татарстан кунакханәсе бар иде. Хәзер ул юк, аның өстендәге Татарстан әләме дә югалды. Елга портында да элек милли бизәкләр бар иде. Кайбер биш-тугыз катлы йортларга да милли бизәкләр куела иде. Социаль объектлар яки спорт объектлары төзегәндә шуларны куйсалар яхшы булыр иде дип уйлыйм. Безнең архитекторларга да милли кодлар альбомы кирәктер. Төзелеш университеты аны эшләр иде дә бәлки, тагын акча юк диярләр инде. Ә түрәләргә бу кирәкми, — диде Айрат.

Мария Леонтьева
Мария Леонтьева

Казан шәһәренең Урбанистика үзәге координаторы, социолог һәм шәһәр активисты Мария Леонтьева үз чыгышында: "Казанда татарлык кыяфәте җитәрлек, урыслык кына юк", дигән фикер әйткән иде. Аның бу фикер белән ни әйтергә теләвен аерым ачыкладык.

— Безгә башка регионнар белән конкуренция тудыра белергә кирәк. Дизайнмы, азык-төлекме, киемме, башкасымы. Урыс фольклоры дигәндә, без бүген совет мәдәниятен күзалдына китерәбез: ул матрешкалар, кокошник һәм башкалар. Чынлыкта, боларның урыс мәдәниятенә бер катнашы да юк. Һәр регионда урысларының үз милли киеме, җырлары, традицияләре булган. Бу яктан Казан урыслары да аерылып тора. Монда бит Русиянең төрле төбәкләреннән күчеп килгәннәр. Шуңа Лаешта Курски өлкәсе урыслары кебек җырлыйлар, ә Минзәләнекеләр – Архангельски урыслары төсле. Аларның үз-үзен тотышы, киемнәре бар. Җырлаганда авызын киң итеп ачамы, юкмы, түгәрәкләп җырлыймы, хәтта шул да аерыла. Моны безгә дә күрсәтә белергә кирәк. Быел Пасха иртәсендә үземнең яхшы дустым белән очраштым һәм без иртән гадәти Пасха наборы белән авыз итәрлек кафе таба алмадык. Андый урын юк. Питрәч, Минзәлә районында безнең төбәк урысларының милли киеме белән чыгып карасаң, алар сине бу кайсы милләт вәкиле икән дип карап кала, урысныкы икәнен дә аңламый, — ди Мария Леонтьева.

Ул Казандагы татарлыкның соңгы елларда күбрәк ризыкта, җыр-биюдә чагылуын да билгели.

— Әлбәттә, милли-мәдәни үзенчәлеге булу Татарстанга уңай тәэсир итә, ул аны башка шәһәрләрдән дә аерып тора. Соңгы елларда ул милли ризыкларда, микрофестивальләрдә, музыкада чагылыш таба. Хәзер исә моны ничек саклап калырга һәм ничек шуның белән генә чикләнмәскә икән дигән сорау туа. Ирландия дигәч, безнең күз алдына ирланд биюе килеп баса. Татарстанны күзаллаганда да чәкчәк, өчпочмак, лалә чәчәге, Зилант кына күз алдына килмәсен иде. Татарларның гаилә кыйммәтләре, халык буларак үзенчәлекләре турында да сөйләсеннәр иде. Казан Мәскәүгә бик якын урнашкан, 1000 чакрым гына киләсең дә бөтенләй башка мәдәнияткә килеп эләгәсең. Кызыгы шунда: бездә бит мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше юк. Без башкаларны ничек бар, шулай кабул итәбез, ләкин үзебез булып калабыз. Безгә дә милләт буларак бер-беребезне йотарга түгел, ә үзең булып калырга тырышырга кирәк, — диде Мария.

XS
SM
MD
LG