Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районында укучылар катнашында күнегүләр турында видео чыгаручы кыз янына полиция килгән


Тукай районында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре
Тукай районында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре

Полиция хезмәткәрләре Екатерина Пантелеевадан видеоязманың каян алуын һәм аны интернетка чыгарырга кем кушуын сораган.

Тукай районында укучылар катнашында полиция күнегүләре видеосын чыгарган Екатерина Пантелеева янына полиция вәкилләре килеп аңлатма яздырган. Алар Пантелеева яшәгән йортка 23 декабрь төнге сәгать 12гә таба килгән дип хәбәр итте "Укытучылар альянсы" һөнәр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушан Вәлиуллин.

"Мәктәп ишегалдында полиция күнегүләре турында видеоны беренче булып чыгарган Екатерина Пантелеева янына төнге 23 сәгатьтән соң полиция хезмәткәрләе килгән. Алар видеоны каян алуын, кем интернетка чыгарырга кушуын сораганнар. Башка вакыт тапмаганнар", дип язды Вәлилуллин Twitter-да.

Полиция кыздан аңлатма яздырганнан соң төнге 12дән соң киткән. Пантлеева журналистлар белән аралашырга әзер түгел.

Вәлиуллин "МБХ Медиа"га хәбәр итүенчә, кыз "югалып калган һәм курыккан".

"Мин аңа Конституциянең 51нче маддәсен кулланырга, полициягә чакыру һәм адвокат белән генә килүне сорарга тәкъдим иттем. Ләкин ул әлеге котычкыч хәлдән тизрәк аңлатма имзалап котылуны өстен күрде. "Видеоны мәктәп эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен белер өчен интернетка чыгардым дип аңлаттым", диде Пантелеева миңа", дип сөйләгән Вәлиуллин.

Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган иде. Бу турыда видеоны кулланучыларның берсе Инстаграмга чыгарды, аны "Укытучылар альянсы" һөнәр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушан Вәлиуллин күреп алган иде.

Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады. Министрлык белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

Шул ук вакытта өйрәнүләрдә катнашкан укучыларның берсе МБХ медиага кайбер яшүсмерләрнең "зур булмаган тән җәрәхәтләре" алуларын сөйләгән.

Татарстан прокуратурасы Тукай районы Новотроицки авылында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздыруның канунга ярашлыгын тикшерә башлады.

Бу вакыйгалардан соң Тукай районының мәгариф идарәсе җитәкчесе үз теләге белән эшеннән киткән.

XS
SM
MD
LG