Accessibility links

Кайнар хәбәр

AstraZeneca ширкәтенең COVID-19 вакцинасы 70% нәтиҗә күрсәткән


AstraZeneca эшләгән вакцинаның саклау шартлары аны киңкүләм кулланырга мөмкинлек бирә.

Британиядәге AstraZeneca ширкәте Оксфорд университеты белән берлектә эшләгән COVID-19 вакцинасы 70 процент очракта вируска антитәнчекләр булдыра. Бу турыда ширкәт хәбәрендә әйтелә. Вакцина ике төрле юл белән кертелеп, барлыгы 12 меңгә якын кешедә сыналган. AstraZeneca ширкәте бу вакцинаның 2-8 градуста саклана алуын ассызыклаган, шулай ук вакцинация ясау өчен ниндидер махсус шартлар кирәк булмавын әйткән.

Әгәр бу дару теркәлү узса, AstraZeneca 2021 елда 3 миллиардка якын күләм вакцина эшләп чыгарырга әзерлеген белдерә.

18 ноябрьдә Pfizer Германиядәге BioNTech белән берлектә яңа төр коронавирустан вакцина сынау тәмамлануын хәбәр итте. Дару 95 процент нәтиҗәле диелде. Ләкин аның зур кимчелеге бар – бу вакцина -70 градус салкында гына саклана ала.

Америкадагы Moderna ширкәте үзе эшләгән вакцина сынауның өченче баскычында 94,5 процент нәтиҗәлелек күрсәтте дип хәбәр итте. Русиядәге Гамалеи исемендәге институт исә үзенең “Спутник V” вакцинасы 92 процент нәтиҗә бирә дип белдерде. Шул ук вакытта Русия вакцинасы, сынауның өченче баскычы уздырылмаган килеш, дәүләт теркәлүе узды.

Moderna вакцинасы 25-37 доллар, Pfizer-ныкы якынча 18 доллар торыр дип көтелә. “Спутник V” вакцинасын эшләүчеләр ул күпкә очсызрак булачак дип белдерде. AstraZeneca ширкәте дә үз вакцинасының көндәшләренекеннән очсызрак булачагын әйтә, әмма төгәл бәясен әлегә хәбәр итми.

XS
SM
MD
LG