Accessibility links

Адвокат: Рамил Шәмсетдинов өч көн йокламаган


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Рамил Шәмсетдиновның фаҗигадән соң биргән мәгълүматлары мәхкәмә утырышы вакытында укылды.

1 декабрьдә Читадагы хәрби мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдинов эше каралуы дәвам итте. Бүгенге утырышта атышта зыян күргән һәм үлгән хәрбиләрнең туганнарыннан сорау алынган. Бу турыда Азалыкка Рамилнең адвокаты Равил Тугушев сөйләде.

"Әлбәттә, күз яшьләре булды, алар өчен бу зур кайгы, алар якын кешеләрен югалткан" дип сөйләде адвокат.

Тугушев сүзләренчә, туганнарының кайгысын тагын да тирәнәйтмәс өчен, Шәмсетдинов алар алдында мәгълүмат бирмәгән, бары алардан гафу үтенгән.

"Тик шул ук вакытта бу кешеләрнең өстеннән җаваплылыкны төшерми. Шул ук лейтенант Даниил Пьянков вәкаләтләрен шактый арттырып җибәргән. Рамил болар турында шаһитлык бирмәде, туганнарына авырлык китермәс өчен, тик шуңа карамастан, Рамил атышның икенче көнендә сөйләгәннәр мәхкәмәдә укылды. Ул боларны фаҗига булганнан соң ук, узган елның 26 октябрендә сөйләгән иде. Ул үзен кем һәм ни рәвешле җәберләгәнен тәфсилләп сөйләде. Пьянков турында да әйтте, ул аңа йокларга рөхсәт итмәгән, килешү белән хезмәт итүчеләргә Рамилне җәберләүне дәвам итәргә йөкләмә биргән. Рамил бу беркетмәдә булган күрсәтмәләрен раслады" диде Тугушев.

"Рамил бу кешеләрне күралмаган, чөнки аны бу кизүе вакытында гына түгел, аңа кадәр дә җәберләгәннәр. Гел кимсетеп торганнар, кайчакта сукканнар да. Шулай да Рамил кылган адымның төп нигезе: ул янауларны чын дип кабул иткән, һәм иң мөһиме – ул өч көн йокламаган. Шул кадәр озак йокламаган кеше хәлне реаль кабул итә алмый" дип аңлатты адвокат Азатлыкка.

Моңа кадәр булган утырышларда шаһитлар Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык күренешләре булуы турында сөйләде.

Узган елның октябрендә Горныйда хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшенең төп тыңлаулары мәхкәмәдә 29 октябрьдә башланды. Шәмсетдинов эшен присяжныйлар карый.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG