14 декабрь Казан һәм Татарстанның яңа гына билгеләнгән митрополиты Кирилл (Михаил Наконечный) эшен башлый. Тантаналы чара Казан Кирмәнендәге Благовещенски чиркәвендә узачак. Казан епархиясенең төп чиркәвендә митрополит үзе дога кылачак. Бу чарага республиканың бар чиркәү әһелләре җыела.
Кирилл Татарстан митрполиты итеп Феофан вафатыннан соң 8 декабрьдә билгеләнде. 2011 елдан бирле ул Екатеринбур митрополиясен җитәкләде. Күпләр Татарстан православлары башлыгын билгеләү ел азагында узачак Югары Синод утырышында гына хәл ителер дип көтсә дә, урыс православ чиркәве патриарх Кирилл бу эшне тиз тотты, Феофан вафатына берничә көн үтүгә ул Татарстанга митрополит билгеләү өчен тиз генә синод утырышын җыйды. Екатеринбур митрополитын Татарстанга билгеләү күпләр, хәтта чиркәү әһелләре өчен дә көтелмәгән булган дип яза дини хәлләрне күзәтеп барган медиа. Феофан Татарстанга билгеләнгәнче мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә эшләгән булса, Кирилл моңа кадәр урыс төбәкләрендә генә хезмәт иткән кеше. Екатеринбурга кадәр ул Владимир, Тула, Ярославль өлкәләрендә православлар башлыгы булып торды. Митрополит дәрәҗәсенә дә патриарх аны Екатеринбурда эшли башлагач кына күтәрде.
Екатеринбурда митрополит Кириллга бәйле берничә шау-шу да булды. Аның берсе шәһәр үзәгендәге драма театры янындагы бакчада Изге Екатерина үзәк чиркәвен төзү нияте белән бәйле иде. Халык әлеге төзелешкә каршы чыкты, шактый гына протест чаралары узды. Митрополит чиркәү нәкъ шәһәр үзәгендә булырга тиеш дип җәмәгатьчелекне үзенә каршы куйды. Ахыр чиктә җәмәгатьчелек җиңде – чиркәү төзелмәде.
Шау-шуның тагын берсе әле быел гына булды – хатын-кызлар монастырен оештырган Сергий Романов коронавирус уйдырма дип хакимият җитәкчеләрен тәнкыйтькә тотып, интернетка видео чыгарды. Әлеге гамәлләре өчен аны чиркәүдән читләштерү карары чыгарылды. Романов моның белән ризалашмады. Ул үз эченә дүрт чиркәүне алган һәм 500 кеше яшәгән монастырь биләмәләреннән китмәячәген әйтте. Хәтта кайбер басмалар митрополитны Казанга озату әлеге ике тарафны тынычландыру өчен кирәк булган дип тә бәяләде.
Татарстанда төрле дин вәкилләре яшәүгә карамастан, православ вә мөселманнар яки православлар вә җәмәгатьчелек белән каршылыклар чыкканы булмады. Хәтта Болгарда рухани дәрәҗәсеннән алынган Владимир Головин эше дә читкә чыкмады. Шуңа яңа митрополитка Татарстанда эшләү бер яктан җиңел булыр дип фаразлана, әмма аның алдында берничә бурыч тора. Азатлык шуларны барларга булды.
Беренче – республика хакимияте белән мөнәсәбәтләр урнаштыру
Татарстан җитәкчеләре Русиянең башка урыс төбәк элиталарыннан аерыла. Башка төбәкләрдә поплар губернаторлар тарафыннан даими яклауга ияләшкән, православ дине де-юре түгел, де-факто хәзер инде дәүләт дине дәрәҗәсендә, төртеп күрсәткән һәр урынга чиркәү салу да гадәткә кергән. Татарстан күпконфессияле республика буларак башкачарак хәрәкәт итә. Феофан да Казанга килгәч элекке гадәтләренә ияреп чиркәүләр салу, чиркәү милке кайтару белән мавыгып киткән иде. Мисал өчен, ул элек Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган Казан Кирмәнендәге президент аппараты утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язды. Бу хәлдән соң республикадагы җәмәгатьчелек Феофанны оятсызлыкта гаепләп, тәнкыйть утына тотты. Хәтта тынычлыкны боза дип аннан зарланып Русия патриархы Кириллга да мөрәҗәгать иттеләр.
Шуннан соң Феофан саграк эш итә башлады. Шулай да ул Казанның Кремль урамында урнашкан элекке Николо-Гостинодворский чиркәвен Казан епархиясенә кайтара алды. Моңа кадәр бу бинада архив эшләре дәүләт комитеты урнашкан иде. Шулай ук Феофан Богородица (Мәрьям Ана) чиркәвен торгызылуына ирешә алды. Хәтта аның нигез ташы салыну тантанасына Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл үзе килде. Аңа кадәр әле Урыс православ чиркәве башлыгы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде.
Икенче – мөселман руханилары белән хезмәттәшлек итү
Екатеринбурда мөселманнардан шәһәр үзәгендәге "Нур-Усман" мәчете төзелешенә дигән урынны хакимият тартып алганда, каладагы православлардан бернинди яклау булмады. Хәтта Русия думасы депутаты Екатеринбуда Изге Екатерина чиркәве өчен тәкъдим ителгән өч урынның берсен мәчет төзелешенә бирергә чакырган иде.
Екатеринбур татарлары Азатлыкка сөйләгәнчә, митрополит Кирилл Екатеринбурда эшләгән дәверендә татар җәмәгатьчелеге һәм мөселманнар белән берничек тә мөнәсәбәтләр кормаган, хезмәттәшлеккә бармаган, хәтта күрмәмешкә дә салышкан.
"Татарстанга билгеләячәкләрен белгән булса, безне монда белмәгәнгә сабышмас иде, бәлки үзен башкачарак тотар иде" ди өлкәдәге бер мөфтият вәкиле (исеме редакциягә билгеле - ред.).
Чараларыбызга чакыра идек, ул берничек тә җавап бирми иде
"Аның белән турыдан-туры беркайчан да эшләргә туры килмәде, чөнки ул берничек тә аралашуга бармады. Без аны бәйрәмнәр белән котлый идек, тик беркайчан да җавап алганыбыз булмады. Чараларыбызга чакыра идек, бу чакыруларга да ул берничек тә җавап бирми иде – киләм дип тә, килмим дип тә. Безнең аның белән бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Яһүдләр белән эшләү җиңелрәк иде" диде ул.
Свердлаудагы тагын бер мөфтиятнең вәкиле дә шундыйрак фикер белдерде. Кирилл митрополит булып Екатеринбурга 2011 елда килде, ә 2012-13 елларда Екатеринбур мөфтиятләре берләшеп шәһәр күләмендә зур ифтарлар уздырды. Кириллны чакырсалар да, ул анда да килмәгән.
Өлкәдә мәчетләр салуга булышлык итү, яисә моңа каршы чыгу ягыннан да Кирилл бернинди дә карашын белдермәгән.
"Аның мөселманнарга мәчет төзелешендә булышуы хакында да, каршы чыгуы хакында да берни дә ишеткәнем булмады. Безнең монда каршылык хакимиятләр белән бар иде, дини оешмалар арасында аңлашылмаучанлык булмады" дип сөйләде Екатеринбур татар җәмгыяте вәкиле.
"Екатеринбур – үзенчәлекле төбәк, монда чиркәүләрне дин әһелләре түгел, зур оешмалар, йә Урыс православ чиркәве турыдан-туры үзе салдыра, чөнки Екатеринбур православ дөньясы өчен бик мөһим төбәк булып тора. Бездә монда чиркәүләрдән башка да проблемнар бар, шул исәптән әхлак мәсьәләләре дә, Кирилл аларны хәл итәргә ашыкмады.
Монда Кирилл үз сүзен әйтә алмады дип саныйм
Без, мөселманнар, күп тапкырлар әйттек шәһәрнең үзәк мәйданы – 1905 ел мәйданы – ул элеккеге зират дип әйтә килдек. Анда шәһәргә нигез салучылар һәм күренекле православ руханилары җирләнгән. Аларның сөякләре өстендә Яңа ел бәйрәмнәре уздыру, парковка итеп куллану аларны рәнҗетү була. Хакимиятләр моңа акча юк ди, епархия, төзекләндерү вакытында табылган берничә җәсәдне башка җиргә күчереп җирләде дә, калган бөтен мәетләрне дә күчерүгә ирешә алмады. Монда Кирилл үз сүзен әйтә алмады дип саный идем, хәзер дә шулай саныйм. Алай гына да түгел, чукынырга теләмәгән өчен татар ире һәм башкорт хатыны (Кисәнбикә Байрасова – ред.) тереләй яндырып үтерелгән җирдә, шушы җәза турында карар кабул иткән кешеләргә (Василий Татищев һәм Вильнельм де Геннин) һәйкәл куелды, анысы да чиркәүгә арты белән куелды", дип сөйләде Азатлыкка Урал мөхтәсибәте рәисе урынбасары Наил Шәймәрдәнов.
Шулай да ул Татарстанда татарлар һәм урыслар шулкадәр укмашып яши һәм яңа митрополитка мөселманнар белән элемтә урнаштыру авыр булмас дип саный.
Казан мэры Илсур Метшинның дини мәсьәләләр киңәшчесе Дмитрий Хафизов яңа митрополит белән фәләстин мәсьәләсендә уртак фикердә булуын белдереп, аның Татарстанга билгеләнүен уңай бәяләвен әйтте.
"Ул чагыштырмача яшь, 60 яшь кенә. Бу – бик яхшы. Икенчедән, ул Кирилл патриарх кешесе. Аны эшли белә торган, энергияле кеше дип мактыйлар. Шулай ук без икебез дә Фәләстин җәмгыяте әгъзалары. Хәзер бу җәмгыятьнең Татарстандагы бүлеген мин җитәклим. Кирилл Казанга килгәч бу җәмгыятьнең җитәкчелеген үзенә алырдыр. Без аның килүенә шатбыз. Екатеринбурда чиркәү белән бәйле җәнҗаллар булуын беләбез, әмма ул җәнҗаллар аның белән турыдан туры бәйле түгел, ә паркта чиркәү төзү ниятенә каршы чыккан халык белән чиркәү арасында булган җәнҗаллар. Аның урынында башка кеше булса да, ул җәнҗаллар чыкмый калмас иде. Ул хәл тагын да катлаулырак була ала иде, ә Кирилл мәсьәләне килешеп хәл итәргә өлеш кертте дип саныйм. Аның әле монда килгәнче үк эшкә керешкәнен ишеттем. Шул ук вакытта Татарстанга күчерелүе белән Екатеринбурны тиз генә ташлап китмәвен, эшләрен акрынлап тапшыруын да уңай бәялим. Шулай ук Екатеринбур өлкәсендәге мөселманнар белән дә бернинди каршылыгы булмавын әйтәләр, Татарстанда да андый проблемнар чыкмас дип өметләнәм", ди Хафизов.
Өченче – православ белем бирүне ныгыту
Феофан Татарстанга куелгач күпләр аны мәктәпләргә православ динен укытуны кертүне таләп итә башлар дип фаразлады. Тел өлкәсендә экспансия яки Русия патриотизмы тәрбияләү дисеңме, Мәскәүнең милли республикаларга карата мәкерле сәясәтенә хәзер чиркәү дә килеп кушылды. Феофан бу хакта башта сүз куертса да, соңрак әлеге фикереннән кире кайтты булса кирәк. Бу мәсьәләдә Татарстанның катгый торуын аңлады кебек. Шул ук вакытта ул Татарстанда православ уку йортлары ачуны җәелдерде. Казан үзәгендә бөтен уңайлыклары булган православ гимназия төзеп калдырды, "Росток" дигән заманча балалар бакчасы да эшли. Чаллыда православ гимназия төзү проектын бер ай эчендә тапшырырга дип протоиерей Андрей Дубровецка йөкләмә биргән иде.
"Урыны сезгә билгеле, шул билгеләнгән урында 1нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр укыта алган православ гимназия җәйгә төзелә башларга тиеш. Алар моңа лаек. Бу эшне махсус үзем тикшереп барачакмын" диде Феофан.
Шуңа охшаш боерык Тәтеш, Алабуга руханиена дә бирелде. Яңа митрополит әлеге башланган эшне дәвам итүче булачак.
Феофан Казанда православ академия ачу планнарын да яшермәде. "Академияне торгызу өчен бөтен көчемне куячакмын" диде ул. Яңа митрополит мөгаен бу эшкә җиң сызганып тотыныр, чөнки моңа кадәр ул Ярославльдә дә, Екатеринбурда да семинария ректоры булып торды. Хәзерге вакытта Казанда да православ семинария эшләп килә. Бүгенге көндә православ семинариядә бакалавр һәм магистр дәрәҗәсендә белем алып була.
Соңгы елларда анда керәшеннәрне укытуга да игътибарны арттырырга булдылар. Керешеннәр арасында вәгазь укуның иң зур авырлыгын Феофан руханилар булмауда күрүен әйткән иде. Ул, керәшен мәсьәләсен хәл итәр өчен беренче чиратта керәшеннәр арасыннан руханилар әзерләргә чакырды. Хәтта үзе дә татарча өйрәнәчәген әйтте. Керәшеннәрнең Казандагы бердәнбер Тихвин чиркәве Павел вафатыннан соң күбрәк урыслашу ягына борылды. Яңа поп бәйрәмнәрне урысча алып барды.
Кукмара районы Югары Чура авылыннан Лариса Михайлова авылларда яшәүче керәшеннәргә моңарчы игътибар җитмәде, күбрәк игътибар булсын иде дип тели. Кириллдан ул шуны көтә.
Керәшен авылларына күбрәк игътибар бирелсен иде
"Феофан безгә киләчәк дигәннәр иде дә, Кукмарага гына килде, безнең авылга килеп җитә алмады. Югыйсә, Кукмара районында керәшеннәр күпләп яшәгән урын – безнең авыл бит инде. Кирилл безне онытмасын иде. Керәшен авылларына күбрәк игътибар бирелсен иде. Мәсәлән, безнең авылдагы Филипп атакай олы яшьтә инде, аңа алмаш кирәк. Башка авылларда да андый проблем барлыгын беләбез. Керәшен чиркәүләренә, шул ук безнең Чура авылындагы чиркәүгә сипләү эшләре кирәк.
Хәзер Казанда керәшеннәр өчен үзәк бар: беләм, укыйм, өйрәнәм дигән кешегә анда да йөрергә була. Менә шунда төрле чаралар күбрәк узсын иде. Без кечкенә чакта керәшенлегебездән оялып үстек. "Фамилияң урыс, ә үзең урысча да белмисең", дип көләләр иде бездән. Хәзер андый кимсенүләр юк инде, әмма болар бөтенләй булмасын өчен, керәшеннәрнең дә үзаңын үстерергә, аңлатырга, балалар һәм олылар өчен китаплар бастырырга кирәк, дип саныйм, - диде Лариса ханым.
Казанга килер алдыннан, митрополит якшәмбе көнне Екатеринбурда соңгы литургиясен уздырды. Анда күп кенә хөкүмәт вәкилләре һәм губернатор Евгений Куйвашев катнашты.