Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте һәм мохтаҗларга ярдәм үзәге тагын ике урында кайнар аш тарату ноктасы ачты


Казанда мохтаҗларны ашату. 2018 ел.
Казанда мохтаҗларны ашату. 2018 ел.

Казанның Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында берешәр пункт эшләячәк. Казандагы өч нокта көнгә 500 кешелек кайнар ризык тарата.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Казандагы "Приют человека" социаль реабилитация һәм адаптация үзәге белән берлектә мохтаҗларны кайнар ризык һәм кием белән тәэмин итүче пунктлар санын арттырган. Авиатөзелеш районында Симонов урамы, 3 йорт (яңа ачылган "Рәхмәтулла" мәчете) һәм Идел Буе районында Авангардная, 58 адресы буенча булачак мәчет урынында ике яңа нокта эшли башлаган. Аларның һәрберсе көн саен 100 кешелек кайнар аш тарата, шулай ук ел фасылына карап киемнәр өләшү мөмкинлеге дә бар дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Киләчәктә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый пункт ачу көтелә диелә.

Авангарднаядагы комплекска кайнар төшке ашны Казанның "Азу" һәм "Ханума" кафелары, Симонов урамындагысына "Мәдинә" кафесы көн саен иртәнге сәгать унбер тирәсендә китерә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ашлар караучысыз калган өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, йортсыз-җирсезләргә таратыла.

Моннан тыш, Казанның Борһан Шаһиди урамындагы шәһәр бакчасында да мохтаҗларга кайнар аш өләшенә. Бу эшне 2018 елдан бирле "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" башкарып килә. Азатлык әлеге проектның башланган көннәрендә сукбайлар белән очрашып, аларның хәлләрен сорашкан иде.

Ноябрьдә Азат Гайнетдинов җитәкләгән "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" сәүдә белән бәйле булмаган оешмасына Роспотребнадзор 15 мең сум штраф сугып киткән иде. Әлеге үзәктә 40 сукбай көн күрә, Роспотребнадзор аларга битлекләр алуны, термометрлар куллануны таләп итте, югыйсә бу кешеләр урамга куып чыгарылачак, ә приют үзе 90 көнгә ябылачак диелде. Азат Гайнетдинов бу турыда Instagram-ында җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте. Ул үзәк өчен 1200 битлек һәм берничә термометр алырга, штрафны түләргә – барлыгы 25 мең сум акча җыюда булышуны сорады. Халык бер көн эчендә үзәккә 89 мең сумнан артык акча җыеп бирде, шулай ук 3850 битлек тә китерделәр.

XS
SM
MD
LG