Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елга Русия репрессив һәм "ябык дәүләт" буларак аяк баса


Мәскәү Кирмәне диварында күзләү камерасы

Киләсе елдан белгечләр нәрсә көтә? Русия Конституциясен үзгәртү нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Азатлык быел кабул ителгән кануннарга күзәтү ясап, киләсе елда безне нәрсә көтәчәген фаразлады.

2020 ел Русиядә дәүләт системын үзгәртү елы булып истә калачак. Конституциягә җитди үзгәрешләр кертелде, хәзер шуңа ярашлы итеп кануннарны үзгәртәләр. Алар киләсе елда тулы көчкә эшли башлар дип көтелә һәм Русия президенты Владимир Путин алып барган сәясәт нәтиҗәсен гади халык, җәмәгать активистлары сизелерек итеп үзләрендә тоячак дип саный белгечләр.

Сәясәт белгече Лев Пономарев һәм социолог Искәндәр Ясәвиев Русиядә репрессияләр артачагын, Русиянең Совет берлеге кебек "ябык ил"гә әйләнәчәген әйтә. Быел Русиядә үткәрелгән сәяси реформалар 2021 елда нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Азатлык быел кабул ителгән кануннарга күзәтү ясап, киләсе елда безне нәрсә көтәчәген фаразлады.

Конституцияне үзгәртү һәм кеше хокукларын бозуга җирлек әзерләү

Елның төп сәяси вакыйгасы – Путинның Русия Конституциясен үзгәртүе булды. Үзгәрешләрне эшче төркем кыска вакыт эчендә – нибары биш көндә карап раслады. 1 июльдә халыкның 77,92 проценты үзгәрешләрне хуплады дип яңа Конституцияне кабул иттеләр. Әлеге үзгәрешләр Путинга президент кәнәфиендә 2036 елга кадәр утырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта бу Русия дәүләт системын да тамырдан үзгәртәчәк. Аерым алганда, яңа Конституциядә урыс теленең дәүләт коручы халык теле булуы теркәлде, җирле үзидарәләр вәкаләте киметелде, федераль территорияләр булдыру мөмкинлеге кертелде, президентларга гомерлек иминлек тәкъдим ителде, дәүләт биләмәләрен аерып чыгару турында сөйләшү экстремизмга тиңләнде.

Хәзерге вакытта яңа Конституциягә нигезләнеп федераль кануннарга үзгәрешләр кертелә.

Русия биләмәләрен аерып чыгаруны экстремистлыкка тиңләүче канун. Яңа Конституция гамәлгә керү белән Русия думасы беренче эш итеп әлеге канунны кабул итте. Русия бөтенлеген бозу, аның биләмәләрен тартып алу өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Ә илнең бөтенлеген бозуга чакырган өчен гади кешеләргә – 30дан алып 60 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы затларга – 60 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф карала. Кабат шушы гамәлләрне кылган өчен җинаять җаваплылыгы керетелә – 400 мең сумга кадәр штраф яки дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

Русия Конституциясенең халыкара кануннардан өстенлеге турында канун. Хәзер Русия халыкара нормаларның, килешүләрнең, шул исәптән, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын, Русиянең төп канунына туры килмәсә, аларны үтәмәскә мөмкин. Чит ил мәхкәмәләре карарын Конституция мәхкәмәсе тикшерәчәк.

Яңа Конституция гамәлгә керү белән милли республикалар үзләренең тагын бер дәүләтчелек кыйпылчыгыннан мәхрүм калды. Русия төбәкләрендә Конституция мәхкәмәләре бетереләчәк. 2023 елга кадәр алар юкка чыгарга тиеш. Бу канун өлгесенә Татарстан парламенты бүгенгә кадәр каршылык күрсәтмәде.

Путин үзенең киләчәген кайгырта башлады

Конституциягә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Путин президент кәнәфиен саклап кала алачак. 2024 елдан соң да ул ике тапкыр сайлауда катнашу хокукына ия була. Моннан тыш, илбашы вазифасыннан киткән очракта да, үзенә "иминлек мендәре" булдырды. Шуларның берсе – элекке президентларга иминлек гарантияләрен киңәйтүче канун өлгесе. Президентны үз вазифасын башкарганда кылган гамәлләре өчен җавапка тарту тагын да кыенлашачак. Яңа канун өлгесендә әйтелгәнчә, президент әлеге вазифага керешкәнче яки аннан соң канун боза икән, аны моның өчен җавапка тартып булмаячак. Моннан тыш, Путин элекке президентларга мәңгелек сенатор булып калырга мөмкинлек бирүче канун өлгесе тәкъдим итте. Ул һәм Дмитрий Медведевның киләчәктә һичюгы мәңгелек сенатор булып калу мөмкинлеге булачак. Шулай ук Конституциягә Дәүләт шурасы статусы кертелгәннән соң, махсус канун эшләнде. Ул барлык хакимият органнарының эшен күзәтеп барачак, кирәк икән, хөкүмәткә, йә думага тәкъдимнәр белән чыгачак.

Көнбатыштан читләшү

2020 ел дәвамында Русия Көнбатыш илләрдән читләшү сәясәтен алып барды. Моны Икенче дөнья сугышы тәмамлану вакытын үзгәртүдән чыгып та әйтергә була. Дөньяда аны 2 сентябрьдә билгеләп үтсәләр, быел Русия канун нигезендә бу вакыйганы 3 сентябрь дип рәсмиләштерде.

Шулай ук чит илдә теркәлгән интернет порталларга чикләүләр кертү куркынычы килеп басты. Роскомнадзор интернетта халыкны чит ил цензурасыннан яклау турында канун кабул итүне сорады. Эш шунда, Twitter Русия президенты хөкәмәт аккаунтларына "Хөкәмәт аккаунты, Русия" дигән тамга куя башлады. Махсус тамгалар Русиянең күп кенә рәсми матбугат чаралары аккаунтына тагылды. Моны Русия түрәләре һәм пропаганда вәкилләре цензура дип атады һәм чит ил социаль челтәрләренә таләпләр куючы канун нөсхәсе әзерләргә тәкъдим итте. Бу алга таба чит ил сәхифәләренә чикләүләр кертүгә нигез тудыра.

Быел пандемиягә сылтап, сайлауда өч көн тавыш бирүне канунлаштырдылар. Белгечләр һәм сәяси фиркаләр моны хәрәмләшү өчен эшләнә дип бәяләде.

"Киләсе елда Русиядән "ябык ил" ясау омтышлы булачак"

Быел Русия кануннарына кергән үзгәрешләр турыдан-туры кеше хокукларын боза, дип саный сәясәт белгече, "Кеше хокуклары өчен" оешмасы рәисе Лев Пономарев. Аның сүзләренчә, киләсе елда Русиядән "ябык дәүләт" ясау омтылышы булачак.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

"Конституциягә үзгәрешләр кертелгәндә, күпләр аның ничек кеше хокукларына каршы эшләячәген аңлап бетермәде. Путин Конституциянең 1нче һәм 2нче бүлегенә тимибез диде. Бүген кабул ителгән кануннарны карасаң, илдә калган демократия, кеше хокуклары саклануга өмет сүрелә бара. Бу киләчәктә хокук саклау органнарына әлеге коралларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Мин моны дәүләтнең фашистлашуы дип саныйм

Әйтик, минем теркәлмәгән оешма ят агент буларак теркәлергә тиеш. Хәзер репрессив кануннар язу белән генә чикләнмиләр. Сәяси һөҗүм буларак җинаять эшләре артканнан арта бара. Аларның корбаннары сәяси тоткыннар санала. Күпчелеге "Йәһвә шаһитлары" белән "Хизб ут-Тахрир" төркеменә карый. Бүген теркәлгән сәяси тоткыннар гына да 300дән арта. Чынлыкта аларның саны шактый күп. Аларны эзәрлекләү дәвам итә. Мин моны дәүләтнең фашистлашуы дип саныйм. Бу маргиналь төркемнәр турында халык аз белә һәм аларны якламый. Ә хокук саклау органнары үз позицияләрен ныгыта бара.

Бу ил репрессивлашты инде. Киләчәктә нәрсә булыр? Монда ике мәсьәлә бар. Яраксыз кешеләрне көч кулланмыйча чит илгә куарга мәҗбүр итү юлы бар. Мәсәлән, Навальный белән шулай эшләделәр. Әгәр тоталь репрессив дәүләт төзергә теләсәләр, бу очракта Русиядән "ябык ил" ясау омтышлы булачак. Алга таба бу ике күренеш тә тормышка ашарга мөмкин. Ләкин мәсьәлә ахырга кадәр хәл ителмәгән. Әмма "ябык ил" булдыру юлы карала ул.

Рус телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итүдән алга таба нәрсә көтәргә кирәклеген аңлап булмый. Бу буш урында барлыкка килгән әйбер түгел. Ул барыбер тормышка ашачак. Хәзер республикаларда милли телләргә чикләүләр кертелде инде. Милли берләшмәләр тарафыннан көрәш башлана, аерым алганда, Татарстанда да бу эш дәвам итә. Алар мәктәпләрдә туган телдә күбрәк укыту өчен көрәшәчәк. Бу кискен мәсьәлә. Бүген хакимияттә утырган кешеләр килешер урынга көч кулланырга телиме? Демократик илләрдә килешү юлын карыйлар. Ләкин бездә мондый мөмкинлекләр юк.

Русиядә җирле үзидарә үсешенә зур зыян киләчәк. Хәзер илдә "җәмәгать хакимияте" ("публичная власть") кертелде. Киләчәктә сайлау белән идарә итү дәвам итәчәк һәм хакмияткә каршы торган затларны сайлауга кертмәячәкләр. Бу хакимиятнең барлык югарылыгында, шул исәптән, җирле үзидарә дәрәҗәсендә дә шулай эшләнәчәк", диде Лев Пономарев Азатлык хәбәрчесенә.

"Бу үзгәрешләр репрессияләрне көчәйтүгә юл ача"

2021 елга Русия репрессияләрне көчәйткән, СССРдагы кебек "ябык ил" сыйфатында аяк басачак, дип саный социолог Искәндәр Ясәвиев тә. Татарстан да мөстәкыйльлеген югалтуын дәвам итәчәк ди ул.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Русия Конституциясенә кергән кайбер үзгәрешләр алга таба репрессияләрне көчәйтергә мөмкинлекләр бирә. Әйтик, Русиянең территориаль бөтенлеге турындагы төзәтмә хакында фикер алышу, бәхәсләшү канун нигезендә тыелган булып чыга. Мин Конституциягә кертелгән үзгәрешләрдә репрессив чараларның көчәюен күрәм. Бу үзгәрешләр ничек эшләячәге аңлашылмый. Русия – хокукый дәүләт түгел. Конституцияне президент үзе дә үтәми. Ләкин хакимияткә кирәк чакта кулланыр өчен бу корал булачак.

Русия елдан-ел ябык илгә әверелеп бара

Конституциянең халыкара кануннардан өстенлеккә ия булуын хакимият үз мәнфәгате өчен кирәк вакытта кулланачак. Әлегә түрәләр халыкара килешүләрне үти, шул ук вакытта аларны бозу хокукына да ия.

Рус телен дәүләт коручы халык теле дип тану – федерализм принципларыннан баш тарту ул. Русиянең милли сәясәте инде үзгәрде. Бу үзгәреш миндә баштан ук сораулар уятты. Аның мәгънәсен аңламыйм. Ни өчен хакимияткә киеренкелек тудырырга кирәк булган? Бу башка милләт вәкилләрендә Мәскәү Кирмәненә карата каршылык тудырды. Ә башка халыкларны үзеңә каршы кору – абсурд.

Русия елдан-ел ябык илгә әверелеп бара. Матбугат инде контрольгә алынды диярлек. Бүген интернетка керешәләр. Бу уңайдан тагын бер мисал. Хәзер чит ил галимнәре белән элемтә тотуны чикләргә тырышу омтылышы бар. Аларга карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Бу дәүләтнең ябык булуы турында сөйли. Монда дәүләткә хыянәт итү, дәүләт серен ачу булмаса да, галимнәр арасында элемтәләрне өзәләр. Мин 20 яшькә кадәр Совет берлегендә яшәдем. Бүгенге хәл СССРдагы вазгыятьне хәтерләтә. Махсус хезмәтләр мәгълүмат әйләнешен тикшереп тора. Русия шул юлдан китеп, тагын да ябык илгә әверелеп бара.

Татарстан 90нчы еллардагы мөстәкыйльлеген югалтуын дәвам итә. Моның төп аңлатмасы – Татарстан җитәкчелегенең Русия хакимиятенә тулысынча бәйле булуында. Менә, ковид мисалын гына алыйк. Рәсми саннарга авырулар сайлап алу юлы белән кертелә. Шул рәвешле, Татарстанда вазгыятьнең тотрыклы булуын күрсәтергә телиләр, янәсе, нәтиҗәле эш күрсәтәләр. Мөстәкыйльлекнең югалуы, беренче чиратта, бүгенге республика җитәкчеләренең гаебе.

Хакимиятне саклап, Миңнехановны алыштырмасыннар өчен алар Татарстанның калган мөстәкыйльлеген дә бирергә әзер", дип сөйләде Азатлыкка Искәндәр Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG