Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе дүшәмбегә күчерелде


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Адвокатларга мәхкәмә утырышының кинәт туктатылуы сәбәпләрен аңлатмаганнар.

2019 елда 8 хезммәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшен караучы мәхкәмәдә рәислек итүче хөкемдар Антон Антонов бүген присяжныйларга әзерләнгән сорауларның соңгы вариантын яңгыратты. Анда барлыгы 13 сорау. Алар нигезендә присяжныйлар конкрет җавап биреп, ахыр чиктә хөкем карары чыгарырга тиеш булачак.

Шулай ук бүген хөкемдар аларга киңәш сүзе белән чыгыш ясады. 30 минутка сузылган чыгыш тәмамланмады, хөкемдар тәнәфес игълан итте. Мәхкәмә дүшәмбе, 28 декабрьдә дәвам итәчәк дип әйтелде.

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы ни өчен өзелүе, башка көнгә күчерелүесәбәпләре аңлатылмаган.

"Дүшәмбе узачак утырыш урыны да үзгәрә. Әлегә кадәр барлык утырышлар Читаның гарнизон мәхкәмәсе бинасында уза иде. Ул кечкенә бина. Киләсе утырыш Чита өлкәсендәге бүлге мәхкәмәсе бинасына күчерелә. Ни өчен присяжныйларга киңәш чыгышы тәмамланмавы аңлашылмады. Шул сәбәпле без борчулы", диде Нәгыев. Кичә ул хөкем карарын 24 декабрьдә көтүен әйткән иде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG