Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары 24 декабрь көтелә


Равил Тугушев (сулда), Рамил Шәмсетдинов (уртада) һәм Руслан Нәгыев (уңда)
Равил Тугушев (сулда), Рамил Шәмсетдинов (уртада) һәм Руслан Нәгыев (уңда)

Мәхкәмәдә рәислек итүче хөкемдарның присяжныйларга биргән сорауларына адвокатлар конкретлаштыручы өстәмәләр керткән.

Читадагы хәрби мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгарачак присяжныйларга бирелгән сорауларга 23 декабрь Шәмсетдиновның адвокатлары үз өстәмәләрен керткән. Бу турыда Азатлыкка адвокатларның берсе Руслан Нәгыев белдерде. "Присяжныйлар яклау тарафын кызыксындырган конкрет сорауларга да җавап бирергә тиеш дип саныйбыз", диде Нәгыев. Адвокатлар хөкемдар әзерләгән сораулар белән генә канәгать булмаган.

Бу эшне карауда рәислек итүче хөкемдар адвокатларның тәкъдим ителгән өстәмәләре белән килешеп аларны кабул иткән. Хәзер присяжныйлар адвокатлар исәпкә алынырга тиеш дип санаган өстәмәләрне кабул итү яки кире кагу мәсьәләсен карый.

Былтыр сигез хезмәттәшен атып үтергән Шәмсетдинов эшендә мәхкәмә тикшерүе тәмамланып 22 декабрьдә тарафларны һәм гаепләнүченең соңгы сүзен тыңлаудан соң присяжныйларга 10 кәгазь битеннән артыкка җыелган сораулар бирелгән иде. Алар бу сорауларга аерым киңәшләшү бүлмәсендә җавап бирергә тиеш.

24 декабрьдә рәислек итүче хөкемдар присяжныйларга Шәмсетдиновка карата хөкем карары чыгарганда исәпкә алынырга тиешле нәрсәләр турында киңәш сүзен (напутственное слово) әйтәчәк. Киңәш сүзе присяжныйларның фикеренә нык тәэсир итә ала дип санала.

Нәгыев әйтүенчә, рәислек итүче хөкемдар киңәшләрен тыңлаганнан соң присяжныйлар хөкем карарын иртәгә, 24 декабрьдә үк чыгарырга мөмкин.

Азатлыкка Нәгыев элегрәк гаепләү ягы Шәмсетдиновны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итүне сорар дип көтүен белдергән иде.

Адвокатлар, җинаять аффект хәлендә кылынган, Рамил Шәмсетдинов Русия Җинаять кодексының 107нче маддәсе нигезендә хөкем ителергә тиеш дип саный. Ул маддә нигезендә Шәмсетдиновка 5 еллык төрмә җәзасы бирелү мөмкинлеге дә бар.

23 декабрь соңгы сүзендә Шәмсетдинов "Бу вазгыять мине шушы хәлгә (җинаять кылуга - ред.) китереп җиткерде. Шуның аркасында бу фаҗига булды. Мин моны теләмәгән идем. Ничек килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Бу фаҗигагә үкенәм", диде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG