Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зыян күрүчеләр Шәмсетдиновтан рухи зыянны каплауны сораганлыктан мәхкәмә утырышы кичектерелде


Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә
Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә

Киләсе утырышка зыян күрүчеләр чакырылачак.

Узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары 18 гыйнварда игълан ителәчәк. 29 декабрьдә Читада хәрби мәхкәмә утырышында шул турыда әйтелгән. Моны Азатлыкка Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте. Адвокат сүзләренчә, алдагы утырышта берничә сорау каралачак. Төп сорау — атышта зыян күрүчеләрнең Рамилгә каршы шикаяте. Моның өчен әлеге кешеләр үзләре дә мәхкәмә утырышында булырга тиеш дип аңлатты адвокат.

"Рамил китергән рухи зыянны каплау турында сүз барачак. Бу зыян күрүчеләрнең үзләре дә булуын таләп итә. Без аларны бу утырышка чакырдык, чөнки аларның шикаятьләре белән ахыргача килешмибез. Беренчедән, Русия саклану министрлыгы бу зыянны инде каплады, кемгә 5 миллион сум, кемгә 6 миллион сум чамасы түләнде. Бу шактый җитди акчалар. Хәзер зыян күрүчеләр Рамилдән 30 миллион сумга якын зыян каплатмакчы була. Без аларга дәүләт түләгән акчалар турында мәгълүматны хөкемдардан сорадык, әмма ул кире какты. Шушылар сәбәпле утырышны 18 гыйнварга күчерергә карар ителде, анда зыян күрүчеләр чакырылачак, алар белән әңгәмә корылачак. Моннан тыш, Рамилгә сыйфатлама бирүче материал тапшырасы бар, анысын без материалларга күптән кушып куйдык, ул бар. Шуннан соң хөкемдар хөкем карары чыгару өчен киңәш бүлмәсенә күчәчәк" дип сөйләде адвокат.

28 декабрьдә узган утырышта присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG