Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Рамил Шәмсетдиновка дип алдалап акча җыючыларга ышанмаска чакыра


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Адвокатлар Шәмсетдинов өчен акча җыю булмады дип белдерә.

Гаскәрдә сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдинов адвокатлары Руслан Нәгыев һәм Равил Тугушев Шәмсетдиновка дип акча җыючы мошенниклар барлыкка килүе турында хәбәр итте.

Адвокатлар сүзләренчә, алар беркайчан да бернинди акчалар да җыймаган һәм җыймый һәм алар мондый алдакчыларга эләгүдән сак булырга чакыра.

Мошенниклар банк картасына акча күчерүне сорый диелә.

Рамил Шәмсетдинов хөкем карары көтә. Ул 18 гыйнварда чыгарылырга мөмкин. 28 декабрьдә узган утырышта присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG