Владикавказ ковид-һоспиталендә чыккан каза аркасында тагын ике кеше үлгән. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Корбаннарның гомуми саны 11гә җиткән. Үлүчеләр барысы да коронавирус белән чирләгән һәм үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.
Хастаханәнең реанимация бүлегендә барлыгы 71 кеше дәваланган, аларның 13е үпкә җилләтүгә тоташтырылган була. Үлүчеләргә 47 яшьтән алып 85 яшькә кадәр булган, алар 90 процент үпкәләре шешеп, авыр хәлдә яткан диелә.
Каза хастаханәгә кислород китерүче торбаның тишелүе сәбәпле килеп чыккан. Интерфакс чыганагы әйткәнчә, әлеге каза җиһазларның искерүе аркасында булган.
Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә җавап бирмәүче эш башкару яки хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачкан.
Аңа кадәр Мәскәү өлкәсе һәм Ростовтагы Дон шәһәрендә дә кислород җитмәү сәбәпле пациентлар үлү очраклары булган иде, дип искәртә Медуза (басма Русиядә "ят агент медиа" дип танылган). Мәскәү өлкәсендәге хастаханәдә өч пациент үлгән, Ростовта биштән алып унга кадәр пациентның гомере өзелгән дигән мәгълүмат бар. Ростовтагы очрак нигезендә җинаять эше ачылган, өлкәнең сәламәтлек саклау министры һәм Ростов шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазифаларыннан китте.
Июньдә Казанда да үпкә җилләтү җиhазы эштән чыгү сәбәпле 23 кешенең гомеренә куркыныч янаган иде. Башта авыруларны кислород баллоннарына тоташтырганнар, соңыннан икенче бер хастаханәгә илткәннәр.
Былтыр Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә коронавируслы авырулар дәвалана торган бүлектә янгын чыгып, биш пациент һәлак булды. Үпкә җилләтү җиһазында кыска ялганыш сәбәпле ут чыгып, аппаратның кислород савыты янып киткән дип фаразланды. Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә дә COVID-19 белән авыручы тоташтырылган җиһазлар янып китеп, бер кеше һәлак булган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!