Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архитектор Айвар Саттаровны Камал театры бинасы бәйгесенә үткәргәннәр, ләкин финалга чыгармаганнар


Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

Оештыручылар аның эше югары бәя алмавын әйтте. Моңа кадәр Саттаров бәйгедә катнаштырмауларын белдергән иде.

Танылган архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаровны Камал театрына яңа бина өчен халыкара архитектура бәйгесендә катнаштырганнар. Ул Татарстан архитекторлар берлеге исеменнән гариза тапшырган. Бу хакта бүген, 19 октябрьдә, Татарстан президентының ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Без аның белән сөйләштек һәм Татарстан архитекторлар берлеге исеменнән катнашырга тәкъдим иттек. Әлеге эш бәйгенең экспертлар шурасында югары бәя алмаса да, без аны жюри карамагына чыгарырга булдык. Шуңа күрә шорт-биткә эләккән 15 гариза урынына 16 эшне карадылар. Бу эшне жюри 3,09 баллга бәяләде. Финалга чыгучылар 10 баллдан 9 балл җыйган иде. Жюри Саттаров гаризасын соңгы урында калдырды, шуңа да финалга узмады", диде ул.

Моңа кадәр Камал театрына яңа бина өчен халыкара архитектура бәйгесе Татарстан архитекторлары арасында зур бәхәсләр уятты. Оештыручылар танылган архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаровның гаризасын кабул итмәде. Бәйгедә физик затлар катнаша алмый диелде. Республикада башка архитекторлар да Саттаровны яклап, бәйгедә дискриминацияләү бара дип белдерде.

Камал театрының хәзерге бинасының язмышы ачык кала. Аңа Казан рус яшь тамашачылар театры дәгъва кыла. Бу хакта Азатлыкның Татарстан хөкүмәтендәге үз чыганаклары белдергән иде. Бүгенге матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге сорауны күтәрмәскә тәкъдим итте.

Камал театрының яңа бина проектына халыкара архитектура бәйгесе быелның 23 июлендә игълан ителде. 12 октябрьдә финалга чыккан 8 консорциум исемлеге билгеле булды. Анда Мәскәүдән биш, Казаннан өч оешманы сайлап алганнар. Консорциумнар эчендә чит ширкәтләре дә бар. Бәйгедә 14 илдән барлыгы 537 кеше катнашкан. 2022 елның 20 гыйнварында финалга чыгучылар архитектура концепциясен тәкъдим итәргә тиеш булачак. Быелның ноябрь азагында финалга чыккан консорциумнарны Казанда көтәләр. Алар театр салыначак урынны өйрәнәчәк. Шулай ук архитекторларга татарның сәнгать мәдәнияте турында лекцияләр укылачак, спектакльләр күрсәтеләчәк, очрашулар узачак. Киләсе елның 2 февралендә бәйгегә нәтиҗә ясалачак.

Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинада репетиция заллары, зур зал, күпфункцияле зал һәм шәрыкъ залы булачак.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уятты. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG