Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар китабының үз юлымы, әллә дөнья белән бергәме?


Татар китаплары сатуда
Татар китаплары сатуда

Татар китабы турында фикер алышуда китапларны сату өчен пиар җитми, аудиокитапларны тыңлау авыр, дини һәм аш-су китаплары күбрәк сатыла дигән фикерләр яңгырады. Татарлар да балалар өчен гендер тигезлеге, буллинг кебек темаларга китаплар яза аламы, әллә аларның үз юлымы дигән сорау да куелды.

22-28 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә "Текст" фестивале узды. Гади итеп әйткәндә, бу чараны Китапханә фестивале дияргә дә мөмкин. Атна дәвамында, һәр көнне анда ниндидер чара уздырылды. Дүшәмбе басма матбугаттагы реклам текстларына багышланган күргәзмә ачылды. Сишәмбе кулъязмаларга һәм сирәк язмаларга багышланган чара узды. Чәршәмбе чит телдәге әдәбиятка багышланган укулар, пәнҗешәмбе "Ел китабы 2019" бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итү, шимбә Тукай әсәрләрен салмак уку һәм Шамил Идиятуллин белән очрашу, якшәмбе Радмила Хакова остаханәсе һәм башка чаралар булды.

"Текст" фестивале кысаларында җомга көнне "Татар тексты киләчәге" дигән темага төрле нәшрият вәкилләре фикер алышты. Татар китабы һәм аны укучы киләчәктә ничек үзгәрәчәк? Татар китабы белән акча эшләп буламы? Электрон китапларга ихтыяҗ зурмы? Бүген милли китаплар нинди тиражлар белән басыла һәм ничек сатыла? Асылда шул хакта сөйләштеләр.

Чарада фикер алышучылар
Чарада фикер алышучылар

Татарлар ашарга пешерергә һәм әкиятләр укырга ярата

Бүген Русиядәге иң зур милли нәшрият – ул Татарстан китап нәшрияты. 1919 елда оешканнан бирле анда елына 600 китап нәшер ителгән еллар да, 20 генә китап басылган вакытлар да булган. 2021 елда исә биредә 151 төрле басма китап, 17 электрон китап дөнья күргән. Шуларның өчтән бере – хосусый заказлар.

Дәүләт планы нигезендә басылган китапларның 85 проценты өчен дәүләт түли. Ул китаплар китапханәләргә, Дөнья татар конгрессы аша читтәге татарларга таратыла. Ә тиражның калган 15 проценты һәм өстәмә тираж нәшриятның үз акчасына басыла. Бу акча аңа шул китапларны сатудан керә. Гадәттә татарча китапларның сатуга чыгарылган уртача тиражы 2000 данә чамасы була икән. 5000-6000 данәле тираж белән чыгучы татарча китаплар да бар - болар аш-су әзерләү турындагы басмалар һәм әкиятләр. Чит төбәкләрдә татар тарихы, милләт турындагы басмаларга ихтыяҗ Татарстандагыдан зуррак.

Чит төбәкләрдә татар тарихы, милләт турындагы басмаларга сорау Татарстандагы ихтыяҗдан зуррак

Әле берничә ел элек кенә Татарстан китап нәшриятында 15-20 сумлык китаплар бар, татар әдәбияты бәяләнми дигән сүзләр йөрсә, хәзер инде күпчелеге бик яхшы бәяләнә – татар язучыларының китаплары 300-500 сумга сатыла. Шулай да ара-тирә 10-60 сумлык китапчыкларга юлыгырга мөмкин, бу 4-5 ел элек үк басылган һәм сатылмый ятучы китаплар. Нәшрият кибетендә бүген иң кыйммәтле китап – Әмирхан Еникинең 3 томлыгы. Аның һәркайсы 1916 сум тора.

Киләчәктә татарча китапларны кем укыячак дигәндә, нәшриятның балалар бүлеге мөдире Айсылу Галиева мәктәпләрдә татар теле бетсә, укучы да бетәчәк, дигән фикерне әйтте. Киләчәктә татар китаплары гел татарча гына түгел, ә Чуашстан, Удмуртия, Мордовиядәге тәҗрибә буенча, русчалы-татарчалы итеп чыгарылуга калырга да мөмкин.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

— Мәктәптә туган телдә укыту калып, бала әдәбият белән татар телен генә түгел, фәннәрне дә татар телендә үзләштерә алса, ул вакытта әле безнең татар текстларын укучы булачак. Әгәр мәктәпләрдә туган телдә укыту бетерелә икән, татарча китапларны укучы калмаячак. Безнең буын әби булгач, әле оныкларына укырга мөмкин, ә бүген урысча уйлаучы яшьләр инде үз оныкларына укымас. Урысча гына укыту калса, без Удмуртия, Чуашстан, Мордовия нәшриятлары юлын кабатлаячакбыз. Алар хәзер китапларны үз туган телендә дә, шунда ук урысча да чыгара. Без дә шулай итеп чыгара башладык инде, бездә андый китаплар да бар. Алар шул бик кечкенә балалар өчен матур рәсемле кыска шигырьләр, хикәяләр китапларын гына үз туган телендә бастыра. Урыс теле ул беркая китмәс ул, Русия федерациясе булганда укыту урысча булыр. Тик безнең әдәбиятны урысчага тәрҗемә итү белән бергә телнең матурлыгы, байлыгы да һәм шуның белән бергә күпмедер дәрәҗәдә менталитет үзенчәлекләре дә югала, - диде Айсылу Галиева.

Татар китаплары нәшер итеп акча эшләп буламы?

Бүген Татарстанда татарча китаплар бастыручы шәхси нәшриятләр дә күп. Мисал өчен, "Ак бүре", "Сүз", "Каләм", "Заман" һәм башка нәшриятларны атарга була. Әгәр татарча китап бастырып акча эшләп булмаса, алар аның белән шөгыльләнмәс тә иде. Димәк, татар басмасына ихтыяҗ бар, ул зур һәм бу табышлы тармак. "Юлбасма" нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова да шул ук фикердә.

Гүзәл Хәсәнова
Гүзәл Хәсәнова

— Без "Юлбасма" нәшриятында 10 ел дәвамында эш алып барабыз. Башлыча татарча балалар әдәбияты басыла. Китапларны 1000-4000 данәле тираж белән чыгарабыз. Бүген бездә 15 китап эшләнә. Аның яртысы безнең бюджеттан эшләнүче китаплар, ә яртысы инвестицияләр хисабына басыла. Хәзерге вакытта шундый тенденция бара: без халык нәшриятына әйләнеп барабыз. Безгә инвестиция сыман акча китерүче кешеләр табыла, ул акчага китаплар бастырабыз, сатабыз һәм инвестиция итеп бирелгән акчаны табышлы итеп кайтарабыз. Шулай итеп без бастырган китапларның яртысы халык акчасына эшләнә дип әйтергә була. 1-6 яшьлек балаларга татарча китаплар яхшы сатыла. 10-15 яшьлекләрне алсак, аларның тиражлары азая, чөнки андый китапларны укый алган балалар саны азая, - ди Хәсәнова.

Ул балалар әдәбиятының текстлары турында актуаль сорау куя. Татар әдәбияты башка халыклардан аерым үз юлы белән үсәргә тиешме, әллә инглиз, француз һәм башка халыклардагы гомум тенденция буенча заманча юнәлеш алачакмы? Чит телдәге китаплар баланың проблемаларына җавап рәвешендә басыла. Гендерлар тигезлеге, буллинг, гаиләдәге проблемалар, виртуаль дөньялар... Шул ук вакытта популяр китаплар бала тирәсендәге социаль тирәлектән дә аерылгысыз: шуның нигезендә кино төшерелә, спектакль куела, уен ясала, геройлар юлында очрый.

Татар китабының үз юлы бармы? Шул сорауга җавап бирә алмыйбыз

— Аерым барсак, без юкка чыгарбыз, дип әйтәсе дә килми инде, әмма шулай булып чыга. Без Италия, Англиядә, хәтта шул ук Мәскәүдә дә рәссамнар белән төрле интерактивлар үтәбез һәм уйлыйбыз: без бу китапларга карап, шуңа йөз тотып үсәргә тиешме соң? Әллә татар китабының үз юлы бармы? Шул сорауга җавап бирә алмыйбыз, - ди Хәсәнова.

Татар китапларының төп акчасы – дини басмаларда

Шулай да татар китаплары арасында чын мәгънәсендә акча эшләп була торган өлкә бар – ул дини басмалар. Балалар китапларын, олылар өчен проза, шигъриятне китап кибетләреннән генә табып булса, дини китапларны барлык мөселман кибетләрендә диярлек алырга мөмкин, ә Казанда андый кибетләр бик күп. Күптән түгел генә Согуд Гарәбстанына булган сәяхәтендә Рөстәм Миңнеханов та Коръәннең иң беренче Казанда зур тираж белән басылуын искә алып, Казанны "Беренче басма Коръән шәһәре" итеп танырга тәкъдим иткән иде.

Татарстанда дини календарьләр әле дә зур тиражлар белән басыла. Мәсәлән, Фәния Хуҗахмәт 29 ел нәшер итүче "Татар-мөселман календаре" бүген дә популяр. Беренче саннары 140 мең данәле тираж белән басылса, әле соңгылары да 50-70 мең тиражлы булды.

Диния нәзарәтендә эшләүче "Хозур" нәшрияты бүген дини китапларны 2-3 мең тираж белән бастыра һәм сатылып бетү белән кабат бастырып сатуга тарата. Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Хәмматов дини китапларның бик яхшы сатылуы, татар халкының шул юнәлештәге басмаларга ихтыяҗы зур булуын, аны башлыча авыл кешесе алуын билгеләп узды.

Ленар Хамматов
Ленар Хамматов

— "Хозур" 2013 елдан бирле эшли. Ул вакыттан бирле нәшрият гәзит, журнал, диск, китап та чыгарып карады. Дини басмалар 1990нчы еллардан чыга башлады, халык ул китапларны бик яратты, шул өлкәдә бик күп әдәбият бастыручы хосусый эшмәкәрләр барлыкка килде. Дини басмаларның тиражы берара 50 меңгә җитте. Тик андый әдәбиятның үз нечкәлекләре бар. Хәзер чит илләрдә дингә укып кайтучылар бар, шуңа диндә төрле караш-фикерләр формалашты, бу үзара бертөрле көрәш тудыра. Безнең халыкка барыбер Мәрҗаниләр фикере якын. "Хозур" нәшрияты үзебезнең татар традицияләренә нигезләнгән дини текстларны бастыру ниятеннән барлыкка килде дә. Татарча китапларны бездән Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Ульян өлкәсе күпләп ала.

Китапларны төп сатып алучыбыз – авыл кешесе

Күптән түгел генә бездә татар теле дәреслеге чыкты, халык хәзер шуны кырылып ала, чөнки мәчетләрдә татар теле курслары эшли башлады. Һәрбер мәчеттә диярлек "Ислам дине нигезләре" курсы бар, аның китаплары яхшы тарала. Намаз, ураза тәртибе кебек дин асылына өйрәткән китаплар әйбәт сатыла. Бер көнне без диннең асылын биреп бетерәчәкбез, кешедә ул мәгълүмат булачак, аннары аңа ихтыяҗ бетәчәк. Китапларны төп сатып алучыбыз – авыл кешесе. Шулардан тыш бүген татарча да, урысча да аудиокитаплар әзерлибез, электрон китаплар да бастырабыз. Татар текстлары фикер киңлеге ягыннан таррак булса, урысча текстларда Дагыстаннан ерак Камчаткага кадәр арадагы барлык галимнәрне колачлап бик еракка китәргә мөмкин, - ди Хәмматов.

Дини китапларга ихтыяҗ кимемәүнең тагын бер саллы сәбәбе бар: аларның укучысын мәчет-мәдрәсәләр әзерли. Аларның саны исә кимеми, арта гына. Шул ук вакытта татар телле башка китапларны укучыны мәктәп әзерли, ә анда татар теле дәресләре артмый, кими генә.

Электрон китапларга ихтыяҗ арта

2021 ел нәтиҗәләренә караганда, Русиядә сатылган барлык китапларның 35 проценты электрон китапларга туры килә.

Әле 2016 елда гына экспертлар электрон китаплар өлеше 15-20 проценттан артмаячак дип фаразлаган булса, киләсе елга инде аларның өлеше 38 проценттан артыр дип фаразлыйлар.

Милли китапханә мөдире урынбасары Тәбрис Яруллин әйтүенчә, бүген китапханәдән көненә 1000-1500 басма китап алсалар, электрон китаплар саны аена шулкадәр туры килә икән.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

— Без "Литрес"ка күпмедер китапны укучыбыз алып укый алсын өчен акча түлибез дә, безнең китапханә абонементы булган кешеләр аларны бушлай укый ала. Бүген бер айга 1000ләп китапны шул рәвешле электрон форматтан укыйлар, ә басма китап көн саен 1000-1500 данә соратып алына. Әлбәттә, без "Литрес"ка күбрәк акча күчерсәк, күбрәк китап уку мөмкинлеге булыр иде. Аны соратып алучылар саны да артыр иде, бәлки, - ди Яруллин.

Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов та электрон китапларга ихтыяҗ артуын раслый. 300-500 данә генә басылучы китапларны Тарих институты сайтыннан бушлай гына йөкләп алырга да мөмкин һәм соңгы елда ул сайттан 6767 тапкыр йөкләгәннәр. Тик шуның 10 процент чамасы гына татар китапларына туры килә.

Марат Гайбатдинов
Марат Гайбатдинов

— Хәзер кеше кулына каләм тотып тормый, китап турыдан-туры башта электрон формада языла. Аннары гына кәгазьгә төшерелә. Безнең институтта басылучы китапларның тиражлары нәшриятларныкыннан шактый ким: 300-500 данә итеп кенә чыгарабыз. Ниндидер чараларга багышланып нәшер ителгән аерым үрнәкләр генә 1000 данә чыга. Чыккан китапларның электрон вариантларын сайтыбызга бушлай элә барабыз. Моның өчен кимендә ике сәбәп бар. Берсе финанс ягы – зур тиражларны күтәрә алмыйбыз. Икенчедән, тәҗрибә шуны күрсәтте: электрон китаплар күпкә киң тарала. Монда килгәнче сайтны караган идем: соңгы ел эчендә безнең китапларны 6767 тапкыр йөкләгәннәр. Бушка булгангамы – анысын әйтә алмыйм. Бездә хәтта теркәлү дә кирәкми, теләсә кем сайтыбызга кереп ул китапларны йөкли ала. Китаплар ай саен 500-600 тапкыр йөкләнә дигән сүз. Әлбәттә, күбесе урыс телендә. Татарчасын 50-60 тапкыр йөкләргә мөмкиннәр. Электрон китап күпме генә үсмәсен, басма матбугат бетә алмый. Электрон текстны теләсә ничек үзгәртеп тә сатарга, интернетта таратырга мөмкиннәр. Ә басма китап ул алтын стандарт кебек, мәгълүматны 200-300 ел үзгәрешсез саклаучы гарантия, шуңа басма китап булу барыбер кирәк, - ди Марат Гыйбатдинов.

Татар язучылары арасында төрле форматтагы электрон китаплары белән бүген Марат Кәбиров кына мактана ала. Ул 20 еллап бу эш белән шөгыльләнүен, моңа ихтыяҗның елдан-ел артуын Азатлыкка сөйләгән иде.

Башкалар үз хезмәтенең урланып бушлай таратылуыннан шүрли. Язучы Зифа Кадыйрова электрон формада китаплар басмавын аны урларга яки бушлай йөкләп ала торган берәр сайтка урнаштырырга мөмкиннәр дигән сәбәп белән аңлаткан иде. "Хозур" нәшриятыннан Ленар Хәмматов та башта шулайрак уйлаган булган, әмма соңыннан барыбер электрон китаплар эшли башлаганнар.

— Урлыйсы кеше аны болай да сканер аша уздырып, чистартып, электрон китап форматына күчереп тарата ала. Шуңа без алай вакланмаска булдык, электрон китаплар да таратабыз. Әле беркөнне генә бер Telegram-каналда үзебездә басылган китапны күрдем. Бушлай бирәләр, - диде Ленар.

Электрон укуга күчүчеләрнең артуын "Казан утлары" журналы хезмәткәре, язучы Ландыш Әбүдарова да искәртте. Кайчандыр "бишенче тәгәрмәч" кебек кенә барлыкка килгән сайтка бүген 3000-3500 кеше керә икән.

Ландыш Әбүдәрова
Ландыш Әбүдәрова

— Татар халкының менталитеты әдәбиятка корылган. Безнең фәнни, фәлсәфи күзаллаулар да, социология дә, дөньяга караш та – бар да шунда. Бездә ниндидер фәнни-теоретик фикерләү түгел, бездә образлы-поэтик фикерләү, күзаллау. Шуңа әдәби журналның саклануы мөһим. Бүген "Казан утлары" 9 мең данә тираж белән басыла, соңгы саны 14 мең данә чыкты. Шундый ук тираж 1961 елда булган. Шулкадәр язылучы булганда кәгазь журналдан баш тарта алмыйбыз. Тик бер урында да утырмыйбыз: эксперимент буларак, әсәрләрне кесә китабы итеп чыгара башладык, - ди Әбүдарова.

Ә менә "Юлбасма" җитәкчесе балалар өчен электрон, интерактив китаплар чыгаруга гомумән каршы. Баланы кечкенәдән гаджетларга беркетеп кую дөрес тәрбия алымы түгел дип исәпли ул.

Аудиокитап тыңлар дәрәҗәдә татар телен белүчеләр кими

Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты 161 татарча китапны аудиовариантта әзерләде. Бу барысы 700 сәгатьтән артык язмалар. Хосусый нәшриятларда бу эш юк дәрәҗәсендә. Нәшрият вәкилләре белән аралашканнан соң, инде телне ишетеп тану, анда аралашу дәрәҗәсе шулкадәр түбән ки, аудиоформатта аңлаучылар бик аз калган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Мисал өчен, Гүзәл Хәсәнова үз балалары мисалында балаларның татарча аудиокитапларны аңламавы турында әйтте.

— Татар аудиокитапларын балалар аңламый. Менә минем бала да укып аңлый, әмма тыңлап аңламый. Рус телендәге текстлар аудиога күчәләр, ә татар теле күчә алмый, чөнки балага аңларга бик авыр, - ди Хәсәнова.

Аудиокитаплар яздыру эшенә алынган "Хозур" нәшрияты баш мөхәррире Ленар Хәмматов та татарча аудиокитапларның русчага караганда азрак тыңлануы, татарча аудиоларны аңлаучыларның кимүе турында әйтте. Дингә кызыксыну булганга күрә, бәлки, кешеләр аудиокитапларны алыр һәм дини белемен үстерү белән бергә телен дә камилләштерер дигән өмет бар икән.

Чара барышында яңгыраган төп фикерләрдән шундыйрак нәтиҗә ясарга мөмкин:

  • Бүген татар китапларына продюсерлык, пиар-кампанияләр җитешми. Татарда язучы да күп, нәшриятлар да эшләп тора, үз китапларын сатып шул акчага яшәүче язучылар да бар. Продюсерлау, аларны тәрҗемә итү, читкә чыгару да булса, андый уңышлы язучыларның саны тагын да артыр иде.
  • Татар язучысына да электрон һәм аудиокитаптан курыкмаска һәм бу базарга иярергә вакыт. Һичьюгы, авторлык хокукларын яклаучы кануннар бар бит.
  • Чит телләрдә чыккан мәгълүматны турыдан-туры татарчага тәрҗемә итү, бу эштә мөмкин кадәр күбрәк өлкәләрне яулау, мөмкин кадәр күбрәк татар телле контент булдыру зарур. Әгәр тел сыгылмалы булмаса һәм төрле өлкәләрдә кулланылмаса, аның куллану даирәсе дә кими. Матур әдәбият кына булса, фәнни әдәбият булмаса, тел зәгыйфьләнә.
  • Хәзер татарда билгеле шәхесләрнең социаль челтәрләрдә язган постлары, комментарийларыннан скриннар архивы булдыру кирәк. Бу киләчәктә галимнәргә, студентларга таяныч материал булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG