Accessibility links

2020 елда без нинди китаплар укыдык


2020 елда нинди китаплар чыкты, кайсы китапны укымый калырга ярамый, нинди авторлар популяр булды? Бу хакта Азатлык китап яратучылар белән сөйләште.

Укытучы, "Юлбасма" нәшрияты белән хезмәттәшлек итүче Эльза Нәбиуллина киңәш итә:

Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

— Татар балалары һәм аларның әти-әниләре өчен елның иң зур ачышы, мөгаен, "Юлбасма" нәшрияты чыгарган "Бану маҗаралары" сериясеннән "Бану һәм кошчык"китабы булгандыр (авторы Лилия Исхакова). Беренчедән, китап бизәлеш ягыннан яхшы сыйфатлы. Рәссам Динара Галиева гаиләне хәзерге чынбарлыкка куя, һәр деталь безгә таныш, якын. Бала укыганда ук кемнең кем икәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңлый, чөнки көндәлектә үзе моны күреп үсә. Әлеге сурәтләр стереотиплардан азат: әти кыстыбый әзерли, әни аякларын бөкләп диванда ял итә, комлыкта балалар арасында төрле милләт вәкилләре уйный, татар гаиләсе шәһәрдә яши.

Биредә сюжет бик гади: һәр нәрсә белән кызыксынучы Бану өенә яралы кош алып кайта, аңа беренче ярдәм күрсәтә. Тик кыз шунда ук яңа дусты белән мөнәсәбәтләрне кискен корып, аны үзенә бәйләп куярга тели. Автор балаларны чын дуслык, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш дигән сорауга уйланырга чакыра. "Бану маҗаралары" күп серияле басма булачак дип көтелә, киләсе елга инде китапның яңа өлешен көтәбез.

"Бану һәм кошчык" китабы тышлыгы
"Бану һәм кошчык" китабы тышлыгы

2019 ел азагында чыккан булса да, шушы ук нәшриятның "Бака-Бакылдык" (авторы Рабит Батулла) китабын әйтми кала алмыйм. Бу безнең 2020 ел гаилә хитыбыз дип кабул итәм. Җиңел телле, халыкчан, гади булуы белән якын ул безгә. Китапта ун әкият тәкъдим ителә. Бер китап ун тарих — ата-ана өчен шәп табыш бит? Һичшиксез. Шушы ун тарихны берләштереп торган бер образ — Бака. Әйе, куян, төлке, аю, песи дә түгел, ә бака. Менә бу яңалык! Бакалар чыннан да һәрчак безнең янәшәдә яшәгән бит (борын-борынгыдан кешеләр үз торакларын сулыклар тирәсенә төзергә омтылганнар). Тик моңа кадәр никтер безнең әкиятләрдә бакага урын табылмаган, ә биредә ул — төп каһарман. Бака шаян, тапкыр, һәрчак безнең белән дуслашырга тели, төрле маҗараларга юлыга! Шул рәвешле укучының иң якын дустына әверелә.

Китапның рәсемнәре дә бик гади һәм үзгә. Рәссам Олеся Щукина балалар белән алар аңлый торган телдә сөйләшә.

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева киңәш итә:

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

— Иң элек, классиканы атап үтәм. 2020 елда Шәехзадә Бабичның "Әсәрләре" чыкты. Искиткеч матур китап. Төзүчесе — Галимҗан Гыйльманов. Ул Шәехзадә Бабич иҗатын фәнни яктан тикшергән сирәк галимнәрнең берсе. Бу китапны Бабичның академик басмасы дияргә дә ярый торгандыр.

Быел шулай ук Фатих Әмирханның "Хәят" китабы басылып чыкты. Галимнәр белсә дә, киң катлау укучылары әсәрнең икенче китабы булуын белмәгәндер дә әле. Бу басмада ул да бар, һәм Әмирханның укучылар яратып кабул итә торган башка әсәрләре дә кергән. Шушы ук китап, шушы ук эчтәлектә урыс телендә дә чыкты. Анда урыс теленә өр-яңа тәрҗемәләр дә бар, әйтик, "Шәфигулла агай" хикәясе моңарчы тәрҗемә ителмәгән булган.

Лена Шагыйрҗанның "Ни даулыйсың, йөрәк?", Фәнис Яруллинның "Ак болытлар булып агыла күктән" җыентыкларын поэзия сөючеләр яратып кабул итәр. Икесе дә полиграфия ягыннан да, эчтәлек ягыннан да шәп эшләнгән.

Матур әдәбиятка килгәндә, Рафис Корбанның разведчик Әхмәров турындагы "Әхмәров" романы чыкты. Жанры роман-хроника дип билгеләнгән. Моңарчы чыккан урыс телендәге документаль әсәрләр дә, архив документлары да кулланылган. Басылганчы ук тавышы чыккан китапны укып карарга ярыйдыр.

Әдәби әсәрләрдән тагын икене әйтәсем килә. Аның берсе Галимҗан Гыйлмановның "Албастылар" хыялый кыйссасы (2003 елгы басмадан аерыла, шактый тулыландырылган), икенчесе — Роза Туфитуллованың "Язмыш җиле" романы. Язмыш җиле төрекчә "Гөлсем ханым" исеме белән басылып чыккан иде инде.

Балалар китапларыннан, беренче чиратта, Җәвад Тәрҗемановның 100 еллыгы уңаеннан чыккан "Мөгезле арыслан" җыентыгын атап үтәргә була. Анда шигырьләре урын алган, ә әкиятләре узган ел аудиокитап булып нәшрият сайтына эленде.

Лиана Әмирханованың "Үстерә торган китабы" кызыклы: анда шигъри әлифба, атна көннәренә, айларга багышланган, хайваннар турында кызыклы шигырьләре бар.

Болардан тыш, Әхмәтзәки Вәлидинең "Хатирәләр"е ике томлыкның беренче китабы. Аны төрекчәдән Рабит Батулла тәрҗемә иткән. ХХ гасыр башындагы милли, сәяси, халыкара тормыш белән кызыксынучылар өчен бик кызыклы булыр дип уйлыйм.

Рус телендә Ольга Иванованың "Сююмбика" романы чыкты. Бу аның "Нурсолтан", "Гаухаршад"тан соң татар дәүләтчелегенә бәйле ханымнарга багышланган өченче китабы.

Фәнни-популяр китапларны тулысынча атап чыгар идем. Сәнгать белән кызыксынучылар өчен Людмила Шкляеваның "Народное искусство домовой резьбы у татар Среднего Поволжья" китабы яхшы. Фаяз Хуҗинның "Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре" исә тарих сөючеләр өчен кызык булыр.

Азатлык барлаган китаплар

Азатлык "Казан утлары"нда чыккан романнарны да барлады. Быел журналда Ркаил Зәйдулланың "Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте", Равилә Шәйдуллинаның "Карт шомырт тарихы", Фирүзә Җамалетдинованың "Кошлар оя корган җирдә", Зөлфәт Хәкимнең "Ана җыры" романнары басылган. Аларны бүген "Казан утларының" сайтында да укырга мөмкин. Шулай ук "Казан утлары" журналы Нәбирә Гыйматдинованың "Уйламаган көнем юк" дигән романын бастырып чыгарды. Ул юка тышлыкта, юлда, чиратларда утырганда укырга уңайлы, арзан бәягә сатыла. Бу журнал чыгарган беренче шундый китап булды.

Моннан тыш, быел Казанда язучы, публицист, татар милли хәрәкәте вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың "Милләт язмышы" китабы дөнья күрде. Анда танылган татар язучысының иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйле язмалары урын алган.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты "Уфа өязе татарлары" хезмәтен чыгарды. Анда Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве тасвирлана. Китап кәгазьдә дә нәшер ителде, электрон вариантта да таратылды. Азатлык китап турында аның җаваплы мөхәррире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков белән сөйләште.

Британиядәге Hertfordshire Press нәшрияты биш татар язучысы һәм шагыйренең китапларын инглиз һәм рус телләрендә бастырып чыгарды. Тупланмага Казан шагыйре Ленар Шәех, Уфада яшәүче язучы Марсель Сәлимов, Акмәчеттән крымтатар шагыйрәсе Ләнифәр Мамбетова, Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче уйгыр-татар язучысы Сөенгөл Чанышефф, Бишкәктән Альфред Енгалычев китаплары кергән.

2019 ел ахырында Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы краудфандинг ярдәмендә китап буларак дөнья күргән иде. Бу эшне "Азатлык" татар яшьләре берлеге уздырды. 2020 елда аның урыс телендәгесен чыгару өчен акча җыю башланды.

Ә менә язучы Вахит Имамовның урыс телендә чыккан "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылды. Бу карарын федераллар шыпырт кына 14 майда ук чыгарган, алар моны гаепләнүче авторның үзенә дә җиткерүне кирәк санамаган. Җәмәгатьчелек тә, Вахит Имамов та бу хакта июль ахырында гына белде.

Хөрмәтле укучылар, сез 2020 елда нинди китаплар укыдыгыз, кайсы китапны мотлак укырга кирәк дип саныйсыз, фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле.

XS
SM
MD
LG