Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Лилия Чанышеваның граффити сурәтен ясарга тырышкан дүрт кеше тоткарланган


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Лилия Чанышевага бүген 40 яшь тула. Тоткарланучылар граффитины шул уңайдан ясарга теләгән.

Петербурда электр тартмада Уфадагы Алексей Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышева граффити сүрәтен ясарага тырышкан дүрт кеше тоткарланган. Бу хакта тоткыннарның берсен яклаган адвокат Сергей Подольскийга сылтама белән "ОВД-Инфо" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр итә.

Тоткарланган дүрт кешенең барысын да полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аларга чара оештыру тәртипләрен бозу турында беркетмәләр төзелгән.

Граффити Лилиянең туган көненә багышланырга тиеш булган. Аңа бүген 40 яшь тула. Коронавирус сәбәпле Мәскәүнең барлык тикшерү изоляторларына керү дә, кирәк-яраклар бирү дә тыелды. Лилиянең ире Алмаз Гатин Азатлыкка бүләкләрне, күчтәнәчләрне почта аша җибәрергә җыенуын әйткән иде.


Чанышева ике айдан артык Мәскәүнең тикшерү изоляторында экстремистик оешма булдыруда гаепләнеп утыра. Узган атнада ул Русия оппозиционеры Алексей Навальный һәм тагын берничә кеше белән беррәттән террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде.

Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG