Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин 2022: уйгырлар, Камилә Вәлиева гаугасы һәм татар спортчылары уңышы

Олимпиаданың ябылу тантанасы
Олимпиаданың ябылу тантанасы

Кытай башкаласы Пекинда XXIV кышкы Олимпия уеннары тәмамланды. Бу уеннар 15 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиева тирәсендә килеп чыккан җәнҗал, кайбер илләрнең уйгырларны кысырыклауга каршы чыгып уеннарга бойкот игълан итүе һәм татар спортчыларының күпсанлы рекордлары белән истә калачак.

4-20 февральдә Пекинда узган 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары дөньяда коронавирус пандемиясе һәм Кытайда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять сәбәпле борчулар сурәтендә узды. АКШ, Британия, Канада, Германия, Австралия һәм башка илләр Кытайда кеше хокуклары торышы, бигрәк тә Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселман азчылыклары эзәрлекләнү сәбәпле ачылу тантанасына бойкот белдерде. Бу ил спортчылары уеннарда актив катнашты. Сәяси бойкот спортчыларның уеннарда катнашуына йогынты ясамады, ул илнең сәясәтчеләренең уеннарга килмәвен аңлата.

Рәсми Пекин бу карарны җиңел кабул итмәде, бу бойкот спортта битарафлык принцибын боза дип белдерде. Уйгырларны һәм башка мөселман халыкларын җәберләү гаебен Кытай, гадәттәгечә, кире какты, алар "ялган һәм имеш-мимешләргә нигезләнә" дип белдерде.

Уйгырларны кысырыклауда гаепләүгә җавап итеп, Кытай Олимпия утын кабызуны уйгыр спортчысы Дилнигәр Илһамҗанга ышанып тапшырды. Хокук яклаучылар һәм халыкара оешмалар моны "сәяси пропаганда" дип атады. "Бу шаккатыра, геноцид дәвам иткән вакытта уйгыр спортчысын шул рәвешле әдәпсез куллану. Бу Кытай хакимиятенең хәбәре: без сезне контроль итәбез һәм без теләгән нәрсә эшлибез, моның өчен безгә җавап тотасы булмаячак", дип белдерде Guardian басмасына Халыкара уйгыр конгрессы вәкиле Зумретай Аркин. Кытай бу гаепләүләрне кире какты.

Кытай Дилнигәргә хәтта ярышларда катнашырга да рөхсәт итте. Нәтиҗәдә 20 яшьлек спортчы кыз 15 чакрым арага чаңгы узышында 43нче урын алды. Ярыштан соң ул спортчыларны журналистлар каршы ала торган ишектән чыкмыйча, аерым юл белән чыкты. Дилингәр эстафетада катнашачак дип тә әйтелгән иде, әмма ул ярышларда бүтән күренмәде.

Дөньяның бер дистә иле Пекинга шау-шулы бойкот игълан итүенә карамастан, Олимпия уеннары барышында уйгырларны яклап чыгыш ясаулар да, башка чаралар да булмады. Уеннар вакытында бер генә спортчы да әлеге мәсьәләгә кагылышлы белдерүләр ясамады, үзенең медален уйгырларга багышламады. Бу нисбәттән Кытай өчен Олимпиада тыныч узды.

МИЛЛИЛЕК

Халыкара Олимпия уеннары, спортта көч сынашу булудан кала, төрле ил вәкилләренең үз милли тәңгәллеген күрсәтү мәйданчыгы да. Пекин Олимпиадасы да бу яктан башкаларыннан аерылмады.

Уеннар башланганчы ук Украина спорт министрлыгы үз спортчыларына Пекиндагы уеннар вакытында урыс телендә әңгәмәләр бирмәскә, Русия спортчылары белән уртак фотоларга төшмәскә киңәш итте. Олимпиада вакытында исә Украина спортчысы Анастасия Шаботова фигуралы шууда украин телендә яңгыраган җырга украин милли бизәкләр төшерелгән күлмәктә чыкты.

Быел Канада хоккей җыелма такымы уеннары беренче тапкыр инуктитут һәм көнчыгыш кри телендә алып барылды. Трансляцияне Канаданың CBC телеканалы күрсәтте. Бу Канада тарихында беренче тапкыр булды. Моннан тыш, Олимпия уеннарын ачу һәм ябу тантаналары, шулай ук кайбер хоккей уеннары Квебекта яшәгән халыкның бер өлеше сөйләшкән көнчыгыш кри телендә алып барылды. Инуктитут – Канаданың барлык инуит диалектларын берләштерә торган эскимослар теле.

Шулай үк Канаданың француз өлешендә яшәүче фигурист кыз Маделин Скиза да ярышларда француз телендә яңгырган җыр белән чыгыш ясады.

Татарларга бәйле дә берничә мисал булды. Русия фигуристы Михаил Коляда Олимпиадада дөньяда танылган татар биюче Рудольф Нуриев образында һәм аның турында төшерелгән "Нуреев. Белый ворон" фильмы музыкасына чыгыш ясарга тиеш иде, ләкин Пекинга очар алдыннан гына спортчыда коронавирус табылды, һәм ул Олимпиада уеннарында катнашмады. Шулай да, "Белый ворон" композициясе Пекин Олимпиадасында барыбер яңгырады. Италия фигуралы шуучысы Даниэль Грассль үзенең кыска програмында шулай ук Рудольф Нуриев образын сайлап, "Нуреев. Белый ворон" фильмы музыкасына чыгыш ясады. Аның програмы да "Нуриев" дип аталды. Даниэль ярышлар нәтиҗәләре белән җиңенче урынга чыкты. Моннан тыш, АКШ фигуристлары Эшли Кэйн-Гриббл һәм Тимоти ЛеДюк шулай ук "Нуреев. Белый ворон" фильмына саундтрек белән чыгыш ясады. Алар сигезенче урынны алды.

Түбән Камада туып үскән хоккейчы Дамир Шәрипҗанов Русия такымы финалга чыккач биргән әңгәмәсендә "Эскәмиядә утыганда татарча бар белгән догаларымны укыдым" диде. Ә нәфис шуу спортчысы, Грузия өчен чыгыш ясаучы Карина Сафина, Инстаграмында үзенең язылучылары сорауларына җавап биреп, "мин – татар кызы" диде. Бу 17 яшьлек Каринаның беренче Олимпиадасы. Ул Лука Берулава белән парлап чыгыш ясап, 9нчы урын алды, шул рәвешле, дөньяның иң көчле фигуристлары унлыгына керде.

КАМИЛӘ ВӘЛИЕВА БЕЛӘН БӘЙЛЕ ДОПИНГ ҖӘНҖАЛЫ

Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

2022 елгы Кышкы Олимпия уеннары, беренче чиратта, 15 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиева тирәсендә килеп чыккан допинг гаугасы белән истә калыр.

Уеннар кысаларында беренче ярышларда ук уңышлы чыгыш ясап, Камилә Русия такымына беренче урын алырга ярдәм итте. Ул Олимпиада ярышлары тарихына беренче тапкыр дүртле сикерү башкарган спортчы булып кереп калды. Камилә дөнья дәрәҗәсендә танылды – Һолливуд актеры Алек Болдуин аның шуу матурлыгына соклану белдерде, The Woll Street Journal Камиләнең чыгышын көннең төп яңалыгы дип атады, BBC Камиләнең рекордларын билгеләп барды. Ләкин бер мизгелдә хәлләр үзгәрде – 15 яшьлек Камиләне Олимпиаданың иң югары баскычларыннан бәреп төшереп, бу Уеннарның иң яман кешесе иттеләр.

7 февральдә фигуралы шууның такым турнирында Русия алтын медальгә лаек дип табылган иде, әмма бу бүләкне спортчыларга хәзергә кадәр тапшырмадылар. Бүләкләү тантанасы булмады. Ул 8 февральдә узарга тиеш иде. Русиянең җыелма такымында бүләкләрне Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия Мишина–Александр Галләмов пары һәм спорт биюдә Виктория Синицина-Никита Кацалапов дуэты алырга тиеш иде. Ләкин җиңүче Русия шуучылары арасында шикле допинг-тест ачыклануы сәбәбе нигезендә тантана уздырылмалы.

9 февральдә Русия такымы киләсе ярышлар алдыннан күнегүләргә дә чыкмады. Соңыннан халыкара тест агентлыгы Камиләдә тыелган матдә табылуын раслады. Вәлиеваның 25 декабрьдә Русия чемпионаты вакытында тапшырган допинг-тесты триметазидин булуын күрсәткән. Допинг тестының нәтиҗәсе турында 8 февральдә генә билгеле булды, аны Дөнья допингка каршы агентлыгында (WADA) аккредитацияләнгән Стокһольмдагы допингка каршы лаборатория хәбәр итте. Шуннан соң Камилә Вәлиеваны Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) шартлы рәвештә ярышлардан читләштерде.

Шул үк көнне Вәлиева бу карарны РУСАДАның Дисциплинар допингка каршы комитетында шикаять итте, РУСАДА шул көнне үк читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Бу Вәлиевага Пекиндагы Олимпиадада катнашуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма Халыкара олимпия комитеты әлеге карарны Спорт арбитраж мәхкәмәсенә (CAS) шикаять итте. Спортчының Олимпиадада чыгыш ясау-ясамавы турындагы карар 14 февраль – хатын-кызларның ялгыз шууда кыска програмнары башланганчы кабул ителде.

Триметазидин 2014 елдан тыелган препаратлар исемлегенә керә. Ул, физик күнегүләр аркасында йөрәккә кан килү кимүе сәбәпле булырга мөмкин стенокардия өянәкләрен булдырмау өчен кулланыла. The Guardian хәбәр итүенчә, әлеге допингта табылган препарат ярышлардагы нәтиҗәләрне ничек тә булса яхшырту өчен кулланыла алмый. Inside the Games мәгълүматына караганда, сүз Пекиндагы Олимпиадага кадәр үк, узган ел азагында ясатылган тест турында бара.

13 февральдә CAS күчмә сессиясе Камиләнең эшен карады. Өч арбитр катнашындагы тыңлаулар онлайн тәртиптә узды.

14 февральда CAS Камилә Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавын дәвам итәчәк, дип белдерде. Спорт арбитраж мәхкәмәсе Халыкара олимпия комитетының (ХОК), WADA һәм Тимераякта шуу халыкара берлегенең (ISU) апелляцияләрен кире какты. Ул 13 февраль Мәскәү вакыты белән 15:30 сәгатьтә башланган иде, җиде сәгатьтән соң гына төгәлләнде. Утырыш тәмамланганда Пекинда сәгать иртәнге дүртенче ярты иде. Камилә Вәлиеваны Олимпиададагы шәхси турнирга уздыру карары аның "якланган зат" булуы һәм мондый спортчыларга аерым мөнәсәбәт белән бәйле диелә. Мәхкәмә Вәлиеваны Олимпиадага уздырмаулары аңа төзәтелмәс зыян китерәчәк дип тапты. Спорт арбитражы, шулай ук "спортчының допинг тесты нәтиҗәләре турында вакытында хәбәр итмәүләре белән бәйле җитди проблемнар" барын искәрткән. Мәхкәмә Камиләнең допинг тесты турындагы мәсьәләнең асылын карамаган.

15 февральда фигуралы шууда кыска програмнан соң Камилә беренче урынга чыкты. Ирекле програм 17 февральдә узды. Нәтиҗәдә, фаворитларның берсе дип саналган 15 яшьлек татар кызы хатын-кызлар фигуралы шуу ярышларының дүртенче урынга гына чыкты.

Ярышлар алдыннан ХОК Пекиндагы Олимпия уеннарында, фигуралы шуудагы такым ярышларында җиңүчеләрне һәм урын алучыларны рәсми бүләкләү тантанасы булмаячак дип белдерде. Вәлиева гаепле дип табылырга һәм җәзага тартылырга мөмкин, шуңа күрә ХОК фикеренчә, аңа хәзер медаль тапшыру урынлы булмас диде. Шулай ук, Вәлиева беренче өчлектә урын алса, хатын-кызларның ялгыз шуу ярышларының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булмас иде. ХОК гаризасында әйтелгәнчә, бүләкләүләр бары тик Вәлиеваның эшен карау төгәлләнгәннән соң гына узачак.

Камилә Олимпиада җиңүчеләре катнаша торган күрсәтмә чыгышларга да кертелмәде. Ярышлар тәмамлангач ук 18 февралдә Камилә, уеннарның ябылу тантанасын көтмичә, өенә кайтып китте.

ПОП vs МУЛЛА

Камилә Вәлиева белән килеп туган хәл Русия спортында тагын бер проблем булуын ачып салды. 14 февральдә билгеле булганча, мәхкәмә утырышы алдыннан Русия Олимпия җыелмасы рухание, протоиерей Андрей Алексеев Камилә Вәлиева белән очрашып сөйләшкән. "Бу кеше колагы өчен түгел, аталарча сөйләшү генә иде" диде рухани.

Русия мөселманнары Диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Камиләнең Русия җыелмасы рухание белән әңгәмә коруын тәнкыйтләп чыкты. Ул Олимпия җыелмасында бары православ дине рухание гына булуы, христиан дине тотмаган спортчыларның үз дине вәкиле белән сөйләшү мөмкинлеге булмавын дөрес түгел дип бәяләде. "Олимпия җыелмасы рухание" дигән сүзләр башка диндәге спортчыларга карата түбәнсетү булып яңгырый, диде Мөхетдинов.

Фейсбуктагы язмасында ул Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә христиан дине генә алга сөрелә, дигән фикер әйтә. "Олимпия җыелмасы рухание" дигән сүзләр "Кораллы көчләрнең төп храмы", "христиан кыйммәтләрен яклау депутат төркеме" дигән төшенчәләр белән бер үк яңгырашта икәнен искәртә.

"Моның белән безгә ишарә ясала кебек: "Аерым бер диннән тыш кешеләрнең карашлары, рухияте, динилеге бернинди дә кыйммәткә дә, әһәмияткә дә ия түгел, алар якланырга лаек түгел, алар символик билгеләнергә дә, бу диндәге кешеләрнең рухи халәте турында кайгыртуга да лаек түгел", дип язып чыкты Дамир хәзрәт.

Мөхетдинов язганча, Олимпиада вакытында мөселман кызы белән православ рухание аралашуы Русия Олимпия авылында спортчылар янында бары христиан рухание гына булуын аңлата. Шул ук вакытта Русиядә рәсми диннәр дүртәү, дип искәртә ул. "Мөселман спортчылар яулап алган медальләр Русия өчен азрак кыйммәткә ияме – бу сорау ачык кала" дип яза хәзрәт.

Соңрак православ чиркәү вәкиле, митрополит Мурманский һәм Мончегорский Митрофан Олимпиада рухание Андрей Алексеев Камилә Вәлиева белән әңгәмәсе вакытында аны православ диненә күчерергә җыенмады, дип белдерде. Ә бу сөйләшү Русиядә конфессияләр дуслыгы һәм үзара ярдәм итеү турында сөйли, диде Митрофан. "Безнең рухани Камилә Вәлиева белән аңа бик авыр вакытта сөйләште. Мин моны бик матур үрнәк дип саныйм. Ул аны безнең дингә күчерергә җыенмады" дип аңлатты Митрофан. Камилә турында: "Ул мөселман кызы, дини гадәтләрне саклый, дога укый" дип белдерде.

"Рухани кеше белән, атасы белән сөйләшкән кебек сөйләшү аңа бик кирәк иде. Ул чынлыкта бит бала гына әле, аңа кем рухи ярдәм күрсәтә ала? Акыллы, тәҗрибәсе булган кеше" диде Митрофан.

ТАТАР СПОРТЧЫЛАРЫ КУЙГАН РЕКОРДЛАР

Әлеге Олимпиада татар спортчылары куйган күпсанлы рекордлар белән дә тарихка кереп калачак. Аерым алганда, Эдуард Латыйпов белән Ульяна Нигъмәтуллина Кристина Резцова һәм Александр Логинов белән бергә биатлонда катнаш эстафетада өченче урын алды. Бу Олимпиа уеннары тарихында биатлонда катнаш эстафетада Русиянең беренче медале. Катнаш эстафета ярышлары беренче тапкыр 2004 елда Сочи Олимпиадасында узды.

13 фервальда Латыйпов биатлонда 10 чакрым узышта өченче килде. Бу да Олимпия уеннары тарихында биатлонда 10 чакрым узышта Русиянең беренче медале булды.

Камилә Вәлиева тарихта беренче булып Олимпиада ярышларында дүртле сикерү башкарды.

Татарстанның Лениногорски шәһәрендә туып үскән 18 яшьлек татар егете Данил Садриев Пекинда Олимпиада трамплиныннан сикерүдә ике тапкыр рекорд куйды. Чаңгыда трамплиннан сикереп, 107 метр ераклыкка "очты". 7 февраль ул Евгений Климов, Ирма Махиня һәм Ирина Аввакумова белән бергә Русиянең җыелма такымында чаңгыда трамплиннан сикереп көмеш медаль алды. Бу Русия спортчыларның трамплиннан сикерүдә беренче медале. Соңгы медальне СССР спортчылары 1968 елда алган иде.

Тимераякта йөгерүдә Руслан Захаров Пекинда көмеш медаль яулап, ике төр спортта Олимпиада медальләре алган дөньяда беренче ир-ат булды. Руслан Захаровны уникаль спортчы дип йөртәләр, ул 2017 елда 30 яшендә шорт-тректан тимераякта шууга күчте һәм Олимпия медален алды. Уфа егете Руслан Захаров 2014 елда Сочида эстафетада шорт-трек узышында Олимпия чемпионы булды. Пекин Олимпиадасында исә Руслан тимераякта шуып, көмеш медаль яулады. 15 февральда ул Даниил Алдошкин, Александр Румянцев һәм Сергей Трофимов белән бергә икенче урынга чыкты. Ярымфиналда алар Олимпия рекорды куйды. Бу көмеш медаль Русия тарихында беренче тапкыр ирләр такымнары арасында узышта алынган Олимпия бүләге булды.

Фигурист кыз Карина Сафина 2021 елдан Лука Берулава белән парлап чыгыш ясап, Грузия данын яклый. Сафина һәм Берулава парының 2021 елда CS Nebelhorn Trophy ярышында өченче урын алуы Грузиягә Олимпиаданың такымнар арасындагы ярышларында катнашырга мөмкинлек ачкан иде. Моннан тыш, Карина һәм Лука – Олимпиадада нәфис шууда катнашучы иң яшь пар. Каринага – 17, Лукага – 19 яшь. Шәхси турнирда Лука һәм Карина 9нчы урын алса, такым белән алтынчы урынга чыкты.

Пекиндагы Олимпия уеннарында барлыгы 15 татар спортчысы катнашты. Шулардан 11 спортчы медальләр яулады (барлыгы 9 медаль). Русия такымы барлыгы 32 медаль алды. Камилә Вәлиева һәм Александр Галләмов – нәфис шууда такымнар арасындагы турнирда Олимпия чемпионнары, Галләмов индивидуаль ярышта да бронз алды. Тимур Биләлов, Артем Миңнулин, Дамир Шәрипҗанов, Артур Каюмов һәм Станислав Галиев – хоккейда көмеш медаль яулады, Эдуард Латыйпов (биатлон) өч бронз медаль алды, Ульяна Нигмәтуллина (биатлон) – көмеш һәм бронз, Руслан Захаров (тимерякта йөгерү) – көмеш, Данил Садриев (трамплиннан сикерү) – көмеш медаль яуладылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай! 🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG