Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә сугышка каршы чарада катнашкан  9 кешене гаепсез дип тапкан


Казанда Украинадагы сугышка каршы чара
Казанда Украинадагы сугышка каршы чара

Мәхкәмә аларның эшен "хокук бозу составы булмау сәбәпле" туктаткан.

28 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе сугышка каршы пикетларда һәм Борис Немцов истәлегенә оештырылган чараларда катнашучыларның 24 эшен караган. Ике чара да якшәмбе, 27 февральдә узган иде. Катнашучыларны килештерелмәгән чаралар оештыруда гаепләделәр.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә "Idel.Реалии"-га хәбәр итүләренчә, сугышка каршы чарада катнашучыларга каршы ачылган 9 административ эш туктатылган.

"Апология" хокук яклау оешмасы искәртүенчә, "хокук бозу составы булмау белән бәйле рәвештә" мәхкәмә Ирина Җамалиева, Елена Страхова, Ольга Солодянкина, Софья Лаврентьева һәм Александр Трапезниковка каршы эшләрне туктаткан. Калган катнашучыларның исемнәре билгеле түгел, мәхкәмәнең матбугат хезмәте аларны атамый.

Мәхкәмә шулай ук сугышка каршы чарада катнашкан өч кешене сак астына җибәрде.

Социолог һәм "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиевне - биш тәүлеккә, активист Тимур Төхвәтуллинны – ун тәүлеккә, Марк Серовны - өч тәүлеккә кулга алдылар.

Өчесен дә митинг турындагы кануннарны кабат бозуда гаепле дип таныдылар.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 27 февраль чараларында катнашкан башка кешеләргә биш меңнән ун мең сумга кадәр административ штрафлар салынган.

Мәхкәмәдә адмиистратив җаваплылыкка тартылучыларның исемнәрен атамаганнар. Шул ук вакытта, "Апология" ачыклавынча, Андрей Бояршиновка 15 мең сум, Денис Макрушинга һәм Ольга Бабкинага – һәркайсын унар мең сум, Илья Зерновка – биш мең сум, Алексей Королевка – 20 мең сумга штраф җәзасы бирелгән.

"Idel.Реалии" мәгълүматына күрә, сугышка каршы чарада катнашкан башка кешеләрне Казанның башка район мәхкәмәләрендә хөкем иткәннәр. Мәгълүмат чаралары хәбәренә күрә, тулаем алганда 27 февральдә Казанда 46 кеше тоткарланган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG