Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның автотранспорт ширкәте Миңнехановтан 2022 елга QR-компенсацияләр түләттерүне сорый


Казанда маршрут автобусы
Казанда маршрут автобусы

Быел майда Татарстан транспорт министрлыгы юлчы ташучы оешмаларга QR-кодлар кертү белән бәйле төшеп калган керемнәрегезне капларга бюджетта акча бүленмәгән һәм бу канунда да каралмаган дип белдерде.

Татарстан автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать әзерләгән, алар Татарстан транспорт министрлыгының карарын гамәлдән чыгарып, быел гыйнвар-февраль айларында QR-кодлар гамәлдә булган вакытта төшеп калган керемнәрне компенсацияләүне сорый. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәрчесенә ассоциациянең рәисе Сергей Темляков сөйләгән.

"Татарстан транспорт министрлыгы мәгълүматынча, гыйнвар-февральдә юлчы ташучы ширкәтләрнең банк карталары белән түләүдән алган керемнәре, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, шактый үскән. Әмма без киресенчә, юлчыларның 26 процентка кимүен теркәдек", дип белдергән Темляков.

Республиканың транспорт министрлыгы 2021 һәм 2022 елның ике ае эчендә алынган керемнәрне чагыштыра. Темляков исә, башка бер чорга анализ ясый: ул коронавируска каршы чикләүләр булмаган вакытны: 2020 елның беренче ике аен быелгы гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырып карый.

"Шул ук вакытта, QR-кодлар гамәлдән чыгарылганнан соң - март-апрель айларында юлчылар саны пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җитмәде, вазгыять төзәлмәде". дип белдергән Темляков. Ассоциация министрлыктан ни өчен нәкъ менә 2021 елның ике ае каралуын аңлатуны, исәпләүләр методикасын халыкка чыгаруны сорый. Банк карталары белән түләүдән килгән акчаларны гына түгел, юлчылар санын да күрсәтергә кирәк дип белдергән Темляков.

Шул ук вакытта рәис QR-кодлар гамәлдә булганда Татарстан автотранспорт ширкәтеннән күп хезмәткәрләр китүен әйткән.

"Кодларны тикшерү кебек өстәмә эш йөкләнү һәм стресслы вазгыять аркасында күпләп эштән киттеләр, хәзер безнең автобус йөртүчеләргә кытлык – 33 процент, кондукторларга – 37 процент. Эшчеләр җитмәү аркасында автобусларның 20 проценты гаражда тик тора, ә бит автотранспорт оешмаларының кереме – сатылган билетлардан кергән акча. Автобус гаражда тора икән – акча юк!", дип аңлаткан Темляков.

Автобусларның тик торуының икенче сәбәбе – алмаш өлешләр җитмәү дип аңлаткан ул. "Доллар бәясе төште, ә алмаш өлешләр һәм дизель ягулыгы арзанаймады, дип язган рәис Миңнехановка мөрәҗәгатендә.

Быел майда Татарстан транспорт министрлыгы юлчы ташучы оешмаларга QR-кодлар кертү белән бәйле төшеп калган керемнәрегезне капларга бюджетта акча бүленмәгән һәм бу канунда да каралмаган дип белдерде. Министрлыкта юлчы ташучыларның ел башында керемнәре артуына һәм җәмәгать транспортында йөрүгә бәянең артуына сылтаналар.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

Узган елның 22 ноябренән Татарстанның җәмәгать транспортын бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала иде. Быел 21 февральдә бу чикләү гамәлдән чыгарылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG