Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина күзләве русияләр арасында әсирлеккә төшү турында кайнар элемтәгә шалтыратучылар артуын белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аннексияләнгән Кырымнан мобилизациягә эләккәннәр арасында мондый шалтыратуларның аеруча күп булуы әйтелә.

Русиядә мобилизация игълан ителгәч Украинаның "Яшисем килә" ("Хочу жить") проекты кайнар элемтәсенә әсирлеккә төшү турында мөрәҗәгать иткән русияләрнең саны арткан. Бу хакта Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе белдерде.

"Яңа гына мобилизацияләнүче һәм хәтта әле мобилизацияләнмәгән русияләр арасында да кайнар элемтәгә шалтыратучылар бик күп", диде Украина саклану министрлыгы вәкиле Андрей Юсов Украина телемарафоны эфирында.

Ул аннексияләнгән Кырымнан мобилизациягә эләккәннәр арасында мондый шалтыратуларның күп булуын әйтә.

Сугыш барган шартларда Азатлыкның Украина күзләве вәкиле әйткән мәгълүматны бәйсез тикшерү мөмкинлеге юк.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.

Мобилизация турында игълан ителгәннән соң Русиядә хәрби комиссариатларга һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары ешайды, меңләгән кеше каршылык чараларына чыга, аларны куып тараталар һәм тоткарлыйлар.

Шулай ук меңләгән кеше Русиядән китү ягын карый – чит илләргә очкыч билетлары нык кыйммәтләнде, ә башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгымнары хасил булды.

Путин мобилизациясе игълан ителүгә бер атна дигәндә Татарстан белән Башкортстанда да бөтен шәһәр-авыл кешеләренә сугышка чакыру кәгазьләре китерелде. Татарстан, Башкортстан, федераль үзәк медиасы, аеруча телеведение соңгы көннәрдә тапшыруларында мобилизациягә эләгүчеләр хәрби комиссариатларга килмәсә, җинаять эше ачылачак дип тәкрарлый. Авыл кешесендә, сугышка барсаң – үлем, бармасаң – төрмә, дигән фикер киң таралган.

Шулай да Татарстан белән Башкортстанда Путин башлаган сугышка барырга теләмичә мобилизациядән качкан татар-башкортлар да шактый. Соңгы өч көндә Татарстан, Башкортстан, Оренбурдан Казакъстан чиген чыгарга теләүчеләр арасында татар, башкорт ир-егетләре күп дип хәбәр ителә. Казакъстанга китүчеләргә анда татарлар да ярдәмгә килә. Шул ук вакытта ике республикада да сугыштан качуларга басым оештырылу күренешләре дә барлыкка килүе әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG