Accessibility links

Кайнар хәбәр

Der Tagesspiegel: Германия "Төньяк агым-1"не һәм "Төньяк агым-2"нең бер тармагын төзәтеп булмаячак дип саный


Бу хакта хөкүмәт даирәсендәге чыганакларына сылтама белән Der Tagesspiegel алман газеты хәбәр итә. Әгәр үткәргечләрнең зыян килгән өлешләрен тиз арада төзәтмәсәләр, күп күләмдәге тозлы су аларны җимерергә мөмкин дигән басма әңгәмәдәшләре.

Германия иминлек оешмалары Балтыйк диңгезендәге диверсиядән соң "Төньяк агым-1" газ үткәргеченең су астындагы ике тармагы да, ә "Төньяк агым-2"нең бер тармагы мәңгегә кулланышсыз хәлгә килергә мөмкин дип фаразлый.

Бу хакта, хөкүмәттәге чыганакларына нигезләнеп, Der Tagesspiegel алман газеты хәбәр итә.

Әгәр үткәргечләрнең зыян килгән өлешләрен тиз арада төзәтмәсәләр, күп күләмдәге тозлы су аларны җимерергә мөмкин дигән басма әңгәмәдәшләре.

Бу диверсияне ясау катлаулы булганга, аны бары тик дәүләт субъекты гына эшли алыр иде, дип белдергән чыганаклар. Басма фаразынча, зу астында йөзүчеләр 70-80 метр тирәнлектә шартлаткыч куйган булырга мөмкин.

Күптән түгел басма "Төньяк агым-1" һәм "Төньяк агым-2"гә максатчан һөҗүмнәр, әйтик диверсия ярдәмендә зыян китергән булулары бар дип язган иде. Газет үткәргечләргә махсус һөҗүм ясалган булуына дәлилләр артканнан арта бара дип ышандыра. Үткәргечләрне Русия шартлаткан шикләнәләр, әмма нинди максатлар белән эшли алу ихтималы аңлашылмый.

26 сентябрьгә каршы төндә "Төньяк агым-2" операторы үткәргечтәге басымның 105 бардан 7гә генә калуын хәбәр итте.

26 сентябрь кичендә исә "Төньяк агым-1" операторы үткәргечнең су астындагы ике тармагында да басым кимүен теркәде, сәбәпләре әйтелмәде.

Мәскәү диверсия ихтималын кире какмый. Бу хәлләрне тикшерүгә Дания һәм Швеция дә кушылды. Үткәргечләрне төзәтү өчен берничә ел кирәк булырга мөмкин диелде.

"Төньяк агым-2" кулланышка кермәсә дә, аны 300 млн шакмак метр газ белән тутырырга өлгергәннәр иде. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Германия үткәргечне сертификацияләүне туктатты.

Русия белән Германияне тоташтыручы "Төньяк агым-1"нең 2011 һәм 2012 елларда сафка баскан ике тармагы эшләвен дәвам итте, әмма быел июнь аенда "Газпром" газ кудыру күләмнәрен шактый киметте, моны төзәтү эшләре белән аңлатты.

2 сентябрьдән исә газ кудыруны "техник төзексезлекләр сәбәпле" туктатканнар иде.

Европа берлеге илләре Русия газны сәяси басым буларак куллана ди. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG