Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда халык саны кимүе ягыннан Борай районы беренче урынга чыккан 


Биредә 1000 кешегә 12,2 үлем туры килә. 

Башкортстанстат 2022 елның 11 аена нәтиҗәләр ясаган: республиканың Борай районы - халык саны кимү ягыннан алдынгылыкка чыккан. Биредә 1000 кешегә 12,2 үлем теркәлгән, бу Башкортстандагы иң зур күрсәткеч дип искәртелә. Бу хакта MKset хәбәр итә.

Икенче урында – Федоровка районы (10,7), өченчедә – Шаран районы (9,9), дүртенчедә – Стәрлебаш (9,4), бишенчедә – Бакалы (9) диелә.

Халык саны арткан җирләр дә бар, әйтик Уфа районында былтыр 11 ай эчендә арту күрсәткече 1000 кешегә 3 кеше булган. Икенче урында – Бөрҗән районы (2,7), өченчедә – Әбҗәлил (0,7).

Бу күрсәткечкә башкортстаннарның Украинага каршы сугышта һәлак булуы да йогынты ясаганмы, язмада монысы әйтелми. Шулай да Азатлык исәпләп чыгарганча, һәр көн сугышта Башкортстаннан кимендә бер ир-егет һәлак була. Азатлыкның ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып алып барган исемлегендә сугышта үлгән 347 Башкортстан ир-егетенең исеме бар. Иң күп үлүчеләр Уфадан, аннан соң Стәрлетамак, Учалы, Белорет, Ишембай, Салават, Әбҗәлил районнары килә. Аларның кимендә 17 се – мобилизацияләнгән.

Былтыр июль ахырында Росстат 2022 елның гыйнварыннан маена кадәр Русиядә халык саны 430 мең кешегә кимегән дип тә исәпләп чыгарган иде. Халык саны 145,1 млн кешегә калган, бу санга аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләр дә керә. Кырымны исәпкә алмаганда Русиядә яшәүчеләрнең саны 142,7 миллионлап. Халык саны кимүгә мөһаҗирләрнең китүе йогынты ясаган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG