Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары 64 меңгә кимегән. Татар оешмалары җитәкчеләре җанисәп нәтиҗәләрен "провокация" дип атый


Мәскәү татарлары "Без бердәм" чарасында, 2016 ел
Мәскәү татарлары "Без бердәм" чарасында, 2016 ел

Русиядә халык санын алуда татарларның саны күпләп кимегән төбәкләрнең берсе — Мәскәү шәһәре булды. Җанисәп нәтиҗәләренә караганда, хәзер Русия башкаласында 84 меңнән артык татар яши. Соңгы ун елда аларның саны 43 процентка кимегән. Мәскәү өлкәсендә исә татарлар 18 процентка азайган. Җирле татар оешмалары җитәкчеләре бу саннар дөреслеккә туры килми ди. Халыкның саны кимүендә алар төрле сәбәпләр күрә: моны йә провокация йә татарны махсус сынап карау диючеләр бар, шул ук вакытта бу җирле татар оешмаларының үзара тарткалашып яшәү нәтиҗәсе һәм Татарстанның сәяси көче кимүе дип санаучылар да юк түгел.

Ике җанисәп арасында Мәскәүдәге халык саны 13 процентка артып, 13 миллионнан артып киткән. Шул ук вакытта шәһәрдә яшәүче төп милләтләрнең саны азайган. Урыслар, процент нисбәтеннән караганда, башка халыклардан азрак кимегән (-8,52%) һәм хәзер 9,07 миллион кеше тәшкил иткән.

Иң күп кимү украиннар һәм татарларда теркәлгән. Ун елда украиннар 95 мең кешегә кимегән (-61,85%). Татарлар 149 043тән 84 373кә калган. Бу 2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда 43 процентка азрак, ягъни 64 670 татар "юкка чыккан". Моннан тыш, 49 кеше керәшен, 26 кеше мишәр, 2 кеше себертатар булып язылган. Әрмәннәр дә шактыйга - 38 мең кешегә (-36,11%) азайган.

Бәйсез демограф Алексей Ракша "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә иң начар җанисәп Мәскәүдә узды дип белдерде.

"Сәбәбе бер генә — халык исәбен алып йөрүчеләрнең хезмәт хакы. Мәскәү өчен бу бик түбән, ә шул ук Тыва кебек ярлы республика өчен — әйбәт кенә", диде ул.

"Левада үзәге" сораштыруларына караганда да, Мәскәүдә узган җанисәптә һәр дүртенче кеше генә катнашкан.

Мәскәүдә милләтен күрсәтмәүчеләрнең 341 процентка артуы да моны өлешчә раслый. 13 миллионлы шәһәрдә 3 миллионга якын кешенең милләте язылмаган, ә бу - халыкның 22 проценты.

Нәтиҗәдә, украиннарның саны нык кимү сәбәпле, татарлар Мәскәүдә урыслардан соң икенче халык булып санала. Шул ук вакытта процент нисбәтеннән караганда, югалтулар ике тапкырга арткан. Бүген Мәскәүдә татарларның күләме 0,65 процентка төшкән.

"Бу — провокация һәм профанация"

Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов җанисәп нәтиҗәләрен "провокация" дип атады.

"Без анализ ясадык. Мондый саннар була алмый. Моны ясаган кешеләр провокация эшләде. Татар халкы бу рәвештә кими алмый. Без моңа кадәр үткәрелгән җанисәп саннары белән дә килешми идек. Әмма үзебезне тыныч тотабыз, чөнки бу безнең эшкә, кардәш халыкларга мөнәсәбәткә берничек тә йогынты ясамый. Җанисәптә беларуслар да, башка халыклар да кимеде. Бу мәсьәлә халык исәбен алучыларга барып тоташа", диде ул Азатлыкка.

Җанисәп нәтиҗәләрен ул "техник хата" дип санамавын, киресенчә, "профанация", ягъни милләт санын махсус киметеп күрсәтү өчен эшләнә дип уйлый.

"Кем дә кем бу саннар белән нәрсә дә эшләргә теләгән булса, ул үз максатына ирешә, безне сындыра алмаячак. Без моның профанация, профессиональсезлек икәнен аңлыйбыз. Моңа вакыт та әрәм итәсе килми", диде ул.

Аның фикеренчә, моңа кадәр Мәскәүдә яшәүче татарларның саны 140 меңнән артык булуы да дөреслеккә туры килми. Ул Сабантуйга гына да күбрәк халык җыела ди.

"Лужковка (Юрий Лужков - Мәскәүнең элекке мэры) кадәр булган җитәкче Мәскәүдә 700 мең татар яши дип әйтә иде. Лужков үзе дә берничә тапкыр якынча 1 млн татар яши дип сөйләде. Бер мисал, сайлау вакытында башта урысларны, аннан татарларны мобилизациялиләр. Калган халыкларга соңыннан гына киләләр. Әгәр татарлар аз икән, нәрсәгә алар янына килеп торырга кирәк? Бу барысын да аңлата", диде ул һәм мохтариятнең тагын да ныграк эшләячәген әйтте.

"Йә безне сыныйлар, йә деструктив көчләр котырта"

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев бу саннардан "без нокаутка киткәндәй булдык" ди.

"Без җанисәп вакытында бик каты эшләдек. "Питрау"ларга бардык, себертатарларны җыйдык. Башкортстанга гына да үзем өч тапкыр бардым. 23 шәһәргә барып, китап эшләдек. Махсус YouTube канал алып бардык. Бу эмоциональ һәм финанс яктан бик чыгымлы булды. Мәскәүдә дә 40 мәктәптә булып, аңлату эшләре алып бардык. Мәскәүдә мондый нәтиҗә булыр дип уйламадык", ди ул Азатлыкка.

Ямалиев җанисәп нәтиҗәләре чыгуга берничә җыелыш үткәргән, шул исәптән "Росстатта хәзер һәм элек эшләгән белгечләр, президент идарәсе вәкилләре, генерал, сәясәтчеләр" катнашында утырыш оештыруын сөйли. Мәскәүдә татарларның кимүендә ул берничә сәбәп күрә.

"Безнең бер версиягә күрә, бу җанисәптә татар халкының ныклыгын сынарга теләгәннәр. Безне толерантлыкка, тынычлыкка, үзеңне ничек тотуга тикшерәләр. Бу фикерне Росстатта һәм президент идарәсендә эшләгән ветераннар әйтте. Икенче версия - безне деструктив көчләр котырта. Татарлар урамга чыгар, низаг тудырыр, петиция ясар дип көтә. Безнең берничә кеше бездә шундый кәеф булуын тикшерәләр дип уйлый. Өченчесе - татар конгрессы сәбәп итеп китергән пандемия. Ягъни Русиядә милләтен күрсәтмәгән 16 млн кешенең 600 меңе - татар", ди ул.

Ямалиев исәпләренә караганда, Мәскәүдә кимендә 300 мең татар яши. Ул быелдан 2030 елгы җанисәпкә әзерләнә башлауларын сөйләде. Алар моның өчен финанслар эзли башлаган. Яшьләргә даими төстә тренинг үткәрергә, Мәскәүнең һәр районында төбәкләрнең якташлык оешмаларын төзергә, YouTube канал ачарга, мәктәпләр белән ныклап эшләргә җыена.

"Мәскәүдә татарлар берләшеп эшли алмады"

Соңгы елларда Мәскәүдә татар оешмаларының эше гауга, низаг белән үрелеп барды. Бер ел элек Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды. Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев мохтарият рәисе Фәрит Фарисовны гаепләп чыкты. Ул аны прокуратурага Штаб өстеннән күпсанлы мөрәҗәгать итүен әйтте.

Аңа кадәр дә бәхәсләр күп булды. 2018 елда Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында өч татарны провокаторлыкта гаепләгән "кара игълан почмагы" булдырылды. Бу җирле татар активистларында ризасызлык уятты.

2019 елда "Умарта" татар телен өйрәнү клубы җитәкчесе Лилиана Сафина Мәскәүнең Әсәдуллаев йорты, татар милли-мәдәни мохтарияте белән элемтәләрен өзде. Талаш, мәхкәмәләр, кешегә басым булган урында эшләп булмый диде ул.

Шул ук елны Мәскәү православ татар берлеге оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарованың "Мәскәү татарларының зур күпчелеге православ динен тота, моны Фәрит Фарисов та таный" дигән сүзләре зур бәхәсләр уятты. Фарисов Бухарована яла ягуда гаепләде.

Мәскәүнең татар җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров Русия башкаласында татарның дәрәҗәсе төште, Татарстанның сәяси ихтыяри көче бетте дип саный. Барлык сәбәпләр дә җанисәп нәтиҗәләренә йогынты ясарга мөмкин дип исәпли ул.

"Безнең Татарстанда сәяси ихтыяр көче юк. Бу шуннан килә. Менә концепциясен (Татар халкы стратегиясе) карагыз, анда халыкны берләштерү өчен берни юк. Гыйлметдиновлар, татар мохтариятләре эшләми, Мәскәүдә дә шул ук хәл. Халыкны талыйлар, мәчетләрне җимерәләр, татар телен укытуны киметәләр. Тагын нәрсә кирәк? Татарның дәрәҗәсен төшерәләр. Үз фикерең булмагач, сине ашап бетерәләр.

Аннан статистикада да алдап язалар, чөнки алар да безгә каршы тора. Үзебез дә җыелмыйбыз, көчебезне күрсәтмибез. Чеченнар күренеп тора, ә татарлар юк. Чеченнарда сәяси ихтыяр көче бар. 90 елларда Шәймиев татарлар өчен тырыша иде, хәзер алар да үз сүзен әйтми.

Мәскәүдә шул Сабантуйлар уздыралар, мохтарият чаралар оештыра, шуның белән бетте. Гомумән, татарларны туплап эшләргә, үз фикерен җиткерергә мөмкинлек юк. Җырлагыз, биегез, ләкин фикерегезне әйтмәгез дигән кебек.

Бүген теләсә-кайсы мәктәптә татар телен уку хокукы бар. Әмма күбесендә гаризаны яздырттырмыйлар. Безгә хәтта читтән торып татар телен укытырга мөмкинлек бирелмәде. Мәскәүдә татарлар берләшеп эшли алмый. Әгәр мохтариятләр бергә җыелса, хөкүмәткә кадәр барып җитеп булыр иде. Мәскәүдә татарлар күп, бөтен җирдә утыралар", диде ул Азатлыкка.

Искәндәровның үзенә халык санын алучылар килмәгән. Ул үзе интернет аша сорауларга җавап язып җибәргән.

"Кемгәдер урысны күбәйтеп, башка халыкларны азайтып күрсәтү кирәк"

Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Мәскәү өлкәсендә дә татарлар саны шактыйга - 10 136 кешегә кимегән. Бу 2010 елгы халык исәбен алу вакыты белән чагыштырганда, 18 процентка азрак. Бүген өлкәдә 46 066 татар яши дип санала. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә халык саны 20 процентка үскән, шул исәптән, башка халыкларның исәбе арткан. Урыслар 671 мең кешегә (10 процентка) ишәеп 6,8 миллионга җиткән, әрмәннәр - 10 процентка артып 70 мең булган. Төп халыклар арасында татар белән украиннарның шактыйга кимүен күрергә була. Милләтен күрсәтмәүчеләр, Мәскәү белән чагыштырганда, азрак - 1,06 млн кеше.

Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров татарларның кимүендә ике сәбәп күрә.

"Бер яктан, җанисәпне уздыручылар намуссыз эшли. Икенче яктан, кемгәдер азсанлы халыкларның санын киметү һәм урыс халкын күбрәк итеп күрсәтү кирәк. Мин моны да кире какмыйм. Монда төрле сәбәпләр бар.

Шуңа да мин җанисәп нәтиҗәләренә ышанмыйм. Күпчелек акыллы кешеләр аңа тәнкыйди карый. Пандемия вакытында халык санын алуда бик күп кеше катнашмады. Кешеләрдә курку хисе бар иде. Минем үземә халык санын алучылар килсә дә, танышлардан сорый башласаң, кемгәдер телефоннан шалтратып кына сорашканнар, кемгәдер килеп тә тормаганнар", ди ул.

Ул үзе Дубна шәһәрендә яши. Биредә якынча 400-500 татар көн күрә ди. Аның исәпләвенчә, аларның саны соңгы елларда артык үзгәрмәгән. Ул татарларның санына ассимиляция дә, демография дә шулай йогынты ясый алмый дип саный.

"Мәскәү өлкәсендә татар саны аз гына кимергә мөмкин. Пандемия вакытында күп кеше чирләде, үлүчеләр дә хәтсез булды. Әмма бу барлык милләтләргә дә кагыла. Шуңа да бу саннар чынбарлыкка туры килми. Мин без кимибез, эрибез дигән пессимистик кәефкә бирелергә теләмим", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG