Бүген, 6 апрель иртәсендә Казанда яшәүче активист Марк Серовка тентү белән куәт оешмалары вәкилләре килгән.
Тентүне сәяси максатлар белән вандаллык кылу маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2 өлеше) уздыралар, дип җиткерә Серовның танышына сылтама белән "7х7". У
Активист үзе танышы белән элемтәгә чыкмый.
"Республикасы" Telegram-каналы егетне тентүдән соң "Ямашев" полиция бүлекчәсенә алып китүләрен хәбәр итте.
Март ахырында Серов һәм тагын берничә кеше Казанда "Сивил инициатива" фиркасенең төбәк бүлекчәсен теркәде. Татарстандагы бүлекчәгә дүрт кеше керде: Дмитрий Румянцев, Марк Серов, Гөлия Мөхәмәтҗанова, Роман Джаметов.
22 февральдә оештыру җыены узды, Румянцевны рәис итеп сайладылар.
Шуннан соң куәт оешмалары белән бәйле дип фаразланган "Бабай позвонит" Telegram-каналында "Татарстанда каршылык хәрәкәтен торгызырга" тырышулары өчен фирка вәкилләренә янаган пост чыкты.
"Иң яхшы очракта – Русиядән читтә булачаксыз, әмма хәзерге чынбарлыкларны исәпкә алганда, моны ничек эшләячәксез – белмибез", диелә хәбәрдә.
- Марк Серов 2021 елдан башлап Казандагы протестларда актив катнашты.
- 2021 елның 31 гыйнварында Алексей Навальныйны һәм башка сәяси тоткыннарны хуплаган маршта аны полиция тоткарлады. Активист вакытлы тоту изоляторында 29 сәгать уздыруын, 10 мең сум штраф түләттерүләрен сөйләде. 2021 елның апрелендә шундый ук каршылык чарасында катнашуы өчен Серовны 15 тәүлеккә кулга алдылар.
- Былтыр 27 февральдә Русиянең Украинада сугыш алып баруына каршылык белдереп урам чарасына чыккан кешеләрне тоткарладылар. Урам җыены Казанның Бауман урамында узган иде. Анда тоткарлангач Марк Серовны өч тәүлеккә кулга алганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум