Accessibility links

Кайнар хәбәр

Липка татарлары. Польша, Беларус һәм Литвага татарлар каян килеп урнашкан?


Литвадагы Немеж авылындагы мәчет
Литвадагы Немеж авылындагы мәчет

Польша һәм Литвада яшәүче татарларны "Липка татарлары" дип тә йөртәләр. Бу сүзнең килеп чыгышы әлегәчә сораулар тудыра. Шунысы билгеле: "Липка татарлары" дигәндә, өч дәүләттә яшәүче татарлар күз алдына тотыла — Беларус (монда 8.5 меңләп татар яши), Литва (2,5-3 мең) һәм Польша (2 мең тирәсе татар). Идел-Урал җирләреннән шушының кадәр ераклыкта татарлар ничек яши башлаган соң?

Белешмә: Липка татарлары

Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.

2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.

Татарларның әлеге этнографик төркеме хәзерге Беларус, Литва һәм Польша җирләрендә моннан 625 ел элек оеша

Беренчедән, шуны аңлау мәслихәт: Липка татарлары — Совет берлегендә коммунизм төзү чорында күченеп киткән татарларның нәсел дәвамчылары түгел. Аларны "бөек төзелешләр"гә башка милләтләр белән укмаштырып китертелгән татарлар белән бутарга ярамый. Татарларның әлеге этнографик төркеме хәзерге Беларус, Литва һәм Польша җирләрендә моннан 625 ел элек оеша.

ЯНӘ ТУКТАМЫШ ҺӘМ ИДЕГӘЙ

Бу этнографик төркемнең барлыкка килүен Алтын Урда ханы Туктамышның улы Җәләледдин белән бәйлиләр. XIV гасыр азагы, Литвада кенәз Витовт идарә иткән чор турында сүз бара. Эш шунда ки, Литва кенәзлеге Туктамышка Алтын Урдадагы хакимият өчен көрәшендә ярдәм итә. Туктамыш үзе дә гомеренең бер өлешен Литвада Витовт канаты астында үткәрә, аның шәхси резиденциясе исә хәзерге Херсон өлкәсенең Берислав шәһәре янында урнашкан була. Бәкләр бәге Идегәй белән көрәшне оттырганнан соң, Туктамыш уллары белән бергә Литвага кача.

Туктамыш уллары белән бергә Тракай шәһәре янында урнаша. Шуннан соң ул үзе кире Урдага кайтып китә, ә менә аның улы Җәләледдин үз кешеләре белән Литва кенәзлегендә кала. Нәкъ менә шушы төркем Литва татарлары булып оешачак төркемнең нигезен тәшкил итә дә инде.

Бәкләр бәге Идегәй белән көрәшне оттырганнан соң, Туктамыш уллары белән бергә Литвага кача

1410 елда Литва татарлары кенәзлеккә тугры булып калуларын исбатлый — сүз, әлбәттә, Грюнвальд сугышы турында бара. Атка атланып сугышкан татарлар аркасында Тевтон ордены тар-мар ителеп җиңелә. Әлеге җиңүдән соң Литва башлыклары татарларның кадерен, аларның ни дәрәҗәдә кирәк булуларын аңлый. Дөрес, соңыннан Җәләледдин Урдага кайтып китә, аның ханы булып ала һәм тәхет өчен көрәш барышында үтерелә — шунысы мөһим: Литва кенәзлегендә төпләнеп калган бер төркем татарлар шунда тамыр җәя.

Шунысын да онытырга ярамый: Бөек Литва кенәзлеге хәзерге Литва территориясен генә түгел, шулай ук, бөтен Беларусны, Украинаның зур өлешен, Русиянең кайбер төбәкләрен һәм көнчыгыш Польшаны да үз эченә алган. Аны урыс җирләрен җыю эшендә хәтта Мәскәүнең көндәше дисәң дә ярыйдыр. Хәзер өч дәүләт — Беларус, Польша һәм Литвада — яшәүче "липка татарлары" кайчандыр бер Литва кенәзлеге дәүләтендә яшәгән.

ТАТАРЛАР ХӘЗЕРГЕ БЕЛГОРОД ӨЛКӘСЕ ҖИРЛӘРЕНДӘ ДӘ ЯШӘГӘН

Тракайдан кала татарлар "Җагалдай ханлыгы"нда да төпләнгән. Урысча аны "Яголдаева тьма" диләр. "Җагалдай ханлыгы" хәзерге Русиянең Белгород һәм Курски өлкәләре, шулай ук, Украинаның Харьков өлкәсе җирләрендә урнашкан һәм Литвага бәйле ярыммөстәкыйль дәүләт берәмлеге саналган.

Хәзерге Белгород өлкәсендә татар атамалары әле дә сакланган

"Җагалдай ханлыгы" җирләрендә татарлар Литваның үзендә урнашканнан соң — XV гасырның беренче яртысында төпләнә. Тарихчылар фикеренчә, Җагалдай үзе Алтын Урадның соңгы ханы Олуг Мөхәммәднең төмән башы булган, ягъни 10 мең кешелек татар гаскәре белән идарә иткән. Исебезгә төшерик: нәкъ менә Олуг Мөхәммәд Казан ханлыгына нигез сала. Шул рәвешле Казан ханлыгы һәм "Җагалдай ханлыгы" татарлары арасында сәяси һәм милли элемтә ачыктан-ачык күренә.

Алтын Урда таркалганнан соң, Мәскәү белән Литва арасындагы сугышлар нәтиҗәсендә бу җирләр Мәскәү кенәзлегенә күчә, элекке "Җагалдай ханлыгы"на төньяктан башка милләт вәкилләре күченеп төпләнә башлый. Татарлар исә бу яклардан күченеп китә, ә монда калган өлеше ассимиляцияләшә. Хәзер бу җирләрдә кайчандыр татарларның яшәгәнен фәкать топонимикадан гына аңларга мөмкин — хәзерге Белгород өлкәсендә татар атамалары әле дә сакланган.

Литваның үзендә исә татарлар Новогрудок, Крево, Вильно, Лида, Тракай һәм Ковно шәһәрләрендә төпләнә. Татарларның барысы да хәрби булмаган. Литва кенәзлегендә дә, соңрак Ләхстан-Литвания Берлегендә дә (Речь Посполита) татар аристократиясенең хокуклары поляк-литва ләхләренекеннән ким булмый. Дини яктан да башта иреклек була.

Элекке Алтын Урданың төрле җирләреннән күченеп килгән татарлар территориясе гаять зур булган Бөек Литва кенәзлегенең төрле районнарында төпләнә

Татарлар Литвага төрле җирләрдән дулкынлап килә — Идел буеннан да, Кырымнан да, Кара диңгез буе далаларыннан да. Башта татарларның төрле төркемнәре аерым-аерым яшәсә дә, тора-бара укмаша, бер-берсенә кушыла.

Татарлар Алтын Урда җирләреннән Литва кенәзлегенә ни өчен күченгән соң? Сәяси сәбәпләрдән кала климаттагы үзгәрешләр дә, чума эпидемиясе дә үз ролен уйнаган — болар барысы да Алтын Урданы көчсезләндергән, аның җирләрендә ачлыкка китергән.

XV гасыр азагында Алтын Урда тәмам таркала — татарларның Литвага күченүнең икенче дулкыны да нәкъ шушы чорга туры килә.

Миграциянең өченче дулкыны исә XVI йөз уртасында күзәтелә — Казан һәм Әстерхан ханлыкларының җимерелү еллары бу.

Украин тарихчысы Ярослав Пилипчук фикеренчә, шушы өченче дулкын татарлары Подолье һәм Волынь якларында урнаша. Шул рәвешле элекке Алтын Урданың төрле җирләреннән күченеп килгән татарлар территориясе гаять зур булган Бөек Литва кенәзлегенең төрле районнарында төпләнә.

ТУГАН ТЕЛ ШАКТЫЙ ТИЗ ОНЫТЫЛГАН

Тел шактый тиз онытыла. Сәбәбе — күченеп килүчеләрнең күпчелеген яшь ирләр (хәрбиләр) тәшкил итә, алар гадәттә Литвада яшәгән христиан хатын-кызларына өйләнә торган була. Бала тәрбиясе әниләр җилкәсендә булгач, яңа буыннар нәкъ менә җирле телдә тәрбия алып үсә. Өстәвенә зур дәрәҗәләргә ирешкән һәм кенәзнең үзеннән җир алган татар аристократлары — үзләренең позицияләрен ныгытыр өчен — дворян нәселләре белән туганлашырга тырыша.

Икенче яктан, элекке Алтын Урда җирләрендә татар миграциясе даими процесс була, кешеләр бер җирдән икенче җиргә күченә — нәтиҗәдә Казан, Кырым, Касыйм, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасы арасында элемтәләр саклана. Ә менә гаять еракка барып урнашкан Литва татарлары шушы элемтәләрдән читтә кала. Бу да тел югалуга йогынты ясаган.

XVI гасыр азагында татарларның дини әдәбияты гарәп имласы белән беларус телендә бастырыла башлый

XVII гасырда яшәгән төрек сәяхәтчесе Әүләбия Чәләби поляк теленә якын телдә сөйләшкән һәм ислам динен тоткан "липка" милләте турында язып калдырган. Икенче чыганакларга ышансак, Польша-Литва дәүләтендә бу чорда 60лап татар торак пункты булган. Тел югалуның тагын бер дәлиле шул: инде XVI гасыр азагында ук татарларның дини әдәбияты гарәп имласы белән беларус телендә бастырыла башлый.

Кагыйдә буларак, мәчетләрне җирле осталар салган — бу да Литва татарлары белән башка татар дөньясы арасында "тимер пәрдә" булганын күрсәтә. Архитектура ягыннан Литвадагы мәчетләр чиркәүләрне хәтерләтә. Кружиняна, Мир, Клецки, Некрашунцы, Ляховичи, Рейжи, Мядель авылларындагы мәчетләр католик костелларына охшаган, ә менә Слоним, Студенцы, Кырык Татар, Новогрудок, Ивье, Немеж авылларындагылары православ чиркәүләрен хәтерләтә. Беларусның Осмолово авылындагы мәчет исә бөтенләй синагогага охшаган.

СИХЕРДӘ ГАЕПЛӘНГӘН ТАТАР ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

XVI гасыр Литва татарларының чәчәк аткан чоры булып санала. Нәкъ менә шушы вакытта татарлар Литваның эчке сәясәтендә зур роль уйный. Күрәсең, сәяси сәбәпләр аркасында һәм Европада көчәйгән христианлык радикализмы нәтиҗәсендә (сихерчеләрне аулау, дини сугышлар һ.б.)Литва татарларына да басым башлана.

Хөкүмәттән махсус рөхсәт булмаган очракта татарларны хәтта салынган йортларын да сатарга мәҗбүр итәләр

Мәсәлән, 1566 елда Бөек Литва кенәзлегенең Статутында мондый сүзләр языла: "Уставуем, ижъ отъ того часу мѣти хочемъ, абы ж(и)дъ, татаринъ и кождый бесурмянинъ на достоенство а ни на который врядъ отъ насъ Господаря а ни отъ пановъ радъ нашихъ преложонъ не былъ и хрестіянъ въ неволи не мѣлъ" ("Шушы вакыттан бирле шуны раслыйбыз һәм телибез: яһүдләр, татарлар һәм мөселманнарга бернинди югары вазифалар бирелмәсен, христианнар ирексезлектә тотылмасын"). Ягъни татар аристократиясенең хокуклары киселә, элекке өстенлекләр турында онытырга туры килә. Соңрак мәчетләрне төзекләндерү һәм яңаларын салу тыела, христианнарга христиан булмаганнар белән гаилә кору да рөхсәт ителми башлый.

1558 елда язылган "Risale-i-Tatar-i-Lecһ" (Поляк мөселманнары трактаты) дигән документта шулай язылган: "Бай мәчетләрне төзү зур авырлыклар белән бәйле, шуңа күрә хөкүмәтнең рөхсәтеннән башка яңа мәчетләрне төзү тыела... бездә хәерче һәм кечкенә мәчетләр дә бар, алар агачтан ясалган, манаралары да юк... шулай да һәрбер зур шәһәрдә мәчет бар..."

1606 елда татар хатын-кызларын сихердә гаепләүләр күренә башлый. Шуннан соң сәяси чикләүләр кертелә. Мәсәлән, 1614 елда татар ротмистрларына үз бүлекләрен хәрбиләр белән тәэмин итәр өчен акча бирелми башлый. Тагын ике елдан мөселманнарга командир вазифасына керешү тыела, ә татар бүлекләрендә командир булып христианнар билгеләнә башлый. Соңыннан татарларга — чит илдән күченеп килгән кешеләргә буларак — күчемсез милек сатып алу да рөхсәт ителми. Хөкүмәттән махсус рөхсәт булмаган очракта татарларны хәтта салынган йортларын да сатарга мәҗбүр итәләр.

ТАТАРЛАР САНЫ 10 ТАПКЫРГА КИМИ

Ни өчен вазгыять үзгәрә соң? Ни өчен моңарчы ислам диненә тыныч караган Речь Посполита мөселманнарга карата мөнәсәбәтен үзгәртә? Сәбәбе — бу дәүләтнең кризис чорына керүе: берничә сугышта җиңелү, Госманлы империясе белән каршылыкның артуы да үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә татарлар Литвадан күченеп китә башлый.

Башта илдән Ширин, Алчын, Баһа һәм башка данлыклы татар нәселләренең вәкилләре китә. Алар артыннан гади татар халкы да иярә. Бу дулкын мөһаҗирләре Добруджага барып урнаша (хәзерге Румыния), шулай ук, хәзерге Бурса шәһәре тирәсендә дә төпләнәләр. Бурсада әле XIX гасыр башында да 36 мең татарның яшәве теркәлгән, алар җирле халыктан шактый аерылган. Шул ук вакытта Речь Посполитаның үзендә калган татарларның шактые — басымга бирелеп — христианлыкка күчә һәм тора-бара полякларга әйләнә.

Шунысы фаҗигале: соңрак бу татарлар сугыш кырында Литвада калган милләттәшләре белән очраша һәм бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була

1670 елда эмиграциянең тагын бер дулкыны була: Кырыча һәм Хәйдәровичлар үз кешеләрен ияртеп Төркиягә китә. Шунысы фаҗигале: соңрак бу татарлар сугыш кырында Литвада калган милләттәшләре белән очраша һәм бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була. Тора-бара көчләп чукындыру сәясәте туктатыла, чөнки поляклар татарларның илдән күченеп китүнең тискәре якларын аңлый башлый. Шулай да, бу вакытта инде Речь Посполита татарларының шактые Госманлы дәүләтенә күченгән була.

Саннар китерик. 1569 елга Речь Посполитада яшәгән халык саны 7 млн тирәсе була. XVI гасырда яшәгән поляк тарихчысы, дипломат Матей Стрыковский Литвага Витовт чорында 40 мең татар күченеп килгән дип яза. Шунысын онытырга ярамый: ул вакытта корал тотарлык хәлдә булган ир-атларны гына санаганнар, шуңа күрә бу санны 5кә тапкырласак та була. Ягъни Литвада 200 мең тирәсе татар булган булып чыга. "Risalej tatari Lech" трактатының авторы XVI гасырда татарлар саны 200 мең дип бәяли — димәк, саннар туры килә.

Ә инде 1631 елда үткәрелгән ревизия илдә 20 меңләп татарның яшәгәнен күрсәтә — монда инде ике җенес кешеләре дә исәпкә алына. Көчләп чукындыру чорында татарлар саны 10 тапкырга кимегән булып чыга.

КӨЧЛӘП ЧУКЫНДЫРУ: ПОЛЬША ҺӘМ РУСИЯ

Урыс дәүләтенә кергән татарларны көчләп чукындыру белән аналогия кызык. Русия империясендә кебек үк, Польша-Литва дәүләтендә дә чукындыру сәясәтен туктату һәм татар-мөселманнарны реабилитацияләү берничә дулкында бара. Чукындыруны поляк патшасы Ян Собесский туктата — Вена бәрелешендә татарлар аның гомерен коткарып кала. Соңрак татар дворяннарына элекке хокуклары да кайтарыла.

Дини чикләүләр исә 1766 елда бетерелә — татарларга мәчетләрен торгызырга рөхсәт ителә. Тик бу инде Речь Посполитаның көчсезләнгән чагы, дәүләткә халыкның бердәм булуы кирәк була — шуңа күрә рөхсәт итәләр дә.

Речь Посполита җимерелгәннән соң, аның татарлар яшәгән җирләре Русия империясенә керә

Русия империясендә исә татар хокуклары Батырша күтәрелешеннән соң кайтарыла башлый — җимерелгән мәчетләрнең бер өлешен торгызырга беренче тапкыр XVIII гасырда рөхсәт бирелә. Ә инде татар дворяннарының хокуклары XVIII гасыр азагында гына кайтарыла. Польшада исә киресенчә: башта татар дворяннарының хокуклары кайтарыла, аннары гына дини ирекләр торгызыла.

Речь Посполита җимерелгәннән соң, аның татарлар яшәгән җирләре Русия империясенә керә.

XVIII гасырда Речь Посполита гаскәрендә берничә татар полкы булган. 1797 елда Русия империясендә Литва-Татар атлар полкы булдырыла — аңа казакъ хокуклары бирелә. 1812 елда Наполеон гвардиясендә дә Литва татарларыннан эскадрон оеша. Липка татарлары шулай ук Кутузов ягында да сугышкан.

Речь Посполитаны өченче тапкыр бүлгән вакытта (1795 елда) Беларус һәм Литва җирләрендә 23 мәчет һәм 65 мөселман гыйбадәт йорты булган.

Поляк-литва татарларының бердәнбер таш мәчете Минскида салына. Ул Русия империясенең төньяк-көнбатыш өлешендә бердәнбер таш мәчет була. 1890 елда Мински губерна идарәсенең төзелеш бүлеге XV гасырда салынган агач мәчет урынында җәмигъ мәчетен төзергә рөхсәт бирә. 10 елда төзелешкә җитәрлек акча җыела һәм 1901 елда яңа мәчет эшли дә башлый.

ХХ ГАСЫР ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ ЧОР

1917 елның 23 апрелендә Петроградта Польша, Литва, Беларус һәм Украина татарларының Берлеген оештыру максатларында Вакытлыча комитет оеша

XX гасыр башында Беларус территориясендә 20дән артык мәчет эшләгән. 1917 елның февраль инкыйлабыннан соң — 24 мартта — Литва татарлары җыенга җыела. Инде 23 апрельдә Петроградта Польша, Литва, Беларус һәм Украина татарларының Берлеген оештыру максатларында Вакытлыча комитет оеша. Аны М.Полторжицкий җитәкли.

1919 елда Юзеф Пилсудский поляк армиясендә Мостафа Әхмәтович исемендәге Татар ат полкы да була, беларус бүлекчәләре белән исә татар Хәсән Канапацкий идарә итә. Кайбер липка татарлары — мәсәлән, Матвей Сулькевич, Леон Крычинский — кырымтатар һәм азәрбәйҗан милли хәрәкәтләрендә катнаша. Литва татарларын Хәрби Шура һәм Башкорт гаскәрендә дә очратырга мөмкин.

Ике дөнья сугышы арасында Литва татарлары Литвада үз позицияләрен ныгытуга ирешә: оешмалары төзелә, газетлары нәшер ителә... Әмма 1940 елда Литва СССРга кушылганнан соң болар барысы да юкка чыгарыла.

Поляк-литва татарларының тормышында соңгы зур этник һәм миграцион процесс 1944-1951 елларда була: ул вакытта СССР белән Польша арасында "халык алмашу" үткәрелә, шуның нәтиҗәсендә СССРга 1939 елда кушылган көнбатыш Беларустан 3 меңләп татар Польшага күченә. Польшада ул вакытта ике татар авылы сакланган була: Боһоники һәм Кружиняна.

2010 елның 25 ноябрендә Польшадагы Гданьски шәһәренең Оруньски паркында "Речь Посполита татары" дигән һәйкәл ачыла. Ул поляк дәүләтенә хезмәт иткән барлык татар гаскәрләренә багышланган. Ә 2021 ел Литвада — сейм карары нигезендә — Литва татарлары елы буларак игълан ителгән иде.

Гданьскидагы һәйкәл
Гданьскидагы һәйкәл
Нәкъ менә ислам дине поляк-литва татарларының милли үзаңын саклап калган

Шулай итеп, поляк-литва татарларының тарихына кыскача күзәтү ясап шуны әйтергә мөмкин: татарларның әлеге этнографик төркеме туган телен шактый тиз югалткан. Ни өчен? Беренчедән, аларның башка татарлар белән тотрыклы элемтәләре булмаган. Икенчедән, араларында көчле белемле мөселман руханилары аз булган. Инде көчләп чукындыру эшләре башлангач, липка татарларының шактые Госманлы дәүләтенә күченеп киткән, калганнары исә әкренләп ассимиляцияләшкән.

Шул ук вакытта нәкъ менә ислам дине поляк-литва татарларының милли үзаңын саклап калган. Христианнар арасында (һәм католиклар, һәм православлар) яшәгән татарлар нәкъ менә мөселман булу аркасында башкалардан аерылып торган, аларда "без һәм чит кешеләр" дигән фәлсәфә беркайчан да югалмаган. Шуңа күрә соңгы йөз елда Литва татарларының саны әллә ни кимемәгән дә, артмаган да: алар Беларус, Польша һәм Литвада яшәүләрен дәвам иткән, үзләренең кечкенә, ләкин тотрыклы җәмәгатьләрен, төркемнәрен саклап кала алган.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG