Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнни карашлар һәм чынбарлык: Мөхәммәтшин диссертациясендә Русияне "демократик федератив дәүләт" итү ничек күзалланган?


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Июнь ахырында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы булды. Республика парламенты башлыгы үзенең докторлык диссертациясен 2001 елда ук яклаган. Ул чакта Мөхәммәтшин үзенең фәнни эшендә Русиянең "чын демократик федератив, социаль дәүләт" булырга тиешлеген язган. Әгәр шулай булмаса, ул элеккечә "артык үзәкләштерелгән" һәм "унитар" булачак дип фикер йөрткән. Моннан тыш, диссертация яклаганда Мөхәммәтшин Казан һәм Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне аныклау турында килешү булырга тиешлеген, Татарстанның "суверенитеты чикләнгән"леген һәм республикада татар теле белән урыс теленең тигез хокуклы булуы турында әйткән.

Галим Фәрит Мөхәммәтшинның теоретик уйдырмалары Русиянең хәзерге чынбарлыгы белән ни дәрәҗәдә туры килә соң? Моңа күзәтү ясадык.

Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз.

Июнь ахырында Фәрит Мөхәммәтшинны Татарстан Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы итеп сайладылар. Дәүләт шурасы рәисе — сәяси фәннәр докторы. Әлеге гыйльми дәрәҗәне алу өчен диссертациясен ул 2001 елда яклаган. Хәзер Мөхәммәтшин 76 яшендә. Республика парламенты белән 1998 елдан бирле даими җитәкчелек итә. Киләсе елда вәкаләтләренең вакыты бетәчәк. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе булып яңа мөддәткә дә килерме — билгеле түгел.

13 июльдә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе 2024 елда узачак чакырылышта үз вазифасын калдырыла да алуын әйтте.

"Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Мин Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде ул.

Шул ук вакытта 11 июльдә Татарстан президентының бертуган абыйсы Рифкать Миңнехановны Фәннәр академиясе президенты итеп сайладылар.

Без әлеге фәнни хезмәтне анализладык. Диссертация үзе ачык чыганакларда табылмады.

Мөхәммәтшинның галим буларак узган юлы турында менә ниләр билгеле. 1972 елда ул Әлмәтнең газ сәнәгате техникумын тәмамлап, "техник — машиналарга техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү" белгечлеге алган, 1979 елда Уфа нефть институтын бетергән (инженер-механик). 1986 елда Сарытау югары фирка мәктәбен төгәлләгән (сәяси белем алган).

Мөхәммәтшин гыйльми дәрәҗәләрен республика җитәкчеләреннән берсе булган чакта алган. Әйтик, 1996 елның мартында Казан дәүләт университетында социология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклаган. Диссертациянең темасы — "Сәяси системны үзгәртеп кору чорында социаль процессларны тотрыклыландыручы фактор буларак, Татарстан республикасы хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма оешмалары" дип атала.

Ул чакта Мөхәммәтшин Татарстан премьер-министры иде һәм үзенең фәнни эшендә ул "социаль процесслар вазгыятендә радикаль реформалар уздыру чорында республика дәүләт хакимиятенең югары институтлары — хөкүмәт һәм парламентның эшчәнлеге"н анализлаган.

2001 елның июнендә Русия президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм федератив мөнәсәбәтләр кафедрасында Фәрит Мөхәммәтшин "Русия Федерациясе субъекты — республиканың социаль-сәяси үсеше факторы буларак федератив мөнәсәбәтләр" дигән докторлык диссертациясе яклаган. Бу вакытта ул инде Дәүләт Шурасы рәисе иде.

Без әлеге фәнни хезмәтне анализладык. Диссертация үзе ачык чыганакларда табылмады.

ВӘКАЛӘТЛӘРНЕ БҮЛЕШҮ ТУРЫНДАГЫ ШАРТНАМӘ

Мөхәммәтшинның тикшеренү эшендә Татарстан белән Русия арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәнең мәгънәсе турында күп сөйләнә. Мондый беренче килешүне 1994 елда Борис Ельцин белән Миңтимер Шәймиев имзалаган иде. "Шартнамә Русия үзәге һәм субъектларының мәнфәгатьләренә туры китереп, федератив мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә. Бу килешү нигезендә Федерациянең бөтенлеген ныгытучы хокукый киңлек формалаштырырга мөмкин", дип фикер йөрткән 2001 елда Фәрит Мөхәммәтшин.

Сергей Кириенко Мөхәммәтшинның докторлык диссертациясендәге төп фикерләрне кире какты дияргә була

Аның искәртүенчә, "бу шартнамә Татарстанга дәүләт хакимияте оешмалары системын формалаштыру белән бәйле мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү, тышкы икътисади эшчәнлек алып бару, халыкара оешмаларда катнашу хокукы биргән". Шулай ук "татарларның, республикада яшәүче башка милләтләрнең туган телләре һәм мәдәниятләрен торгызу өчен шартлар тудырган".

Мөхәммәтшин Русиядә "шартнамәләр төзү тәҗрибәсен" киңәйтергә кирәк дип санаган. Үзенең фәнни эшендә ул Русия президенты каршындагы килешүләр әзерләү комиссиясе эшен торгызырга тәкъдим иткән.

Чынлыкта исә Татарстан 2007 елда вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәне икенче тапкыр гына имзалаттыра алды, аны да 10 елга гына имзаладылар.

2017 елда Татарстан Дәүләт Шурасы Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне озайту турында сөйләшүләр алып барды.

Дәүләт шурасы утырышында Путинга шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул ителде. Анда бу документның мөһимлеге турында әйтелде. Шулай да Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде, Русия дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип белдерде һәм бу бәхәсләргә нокта куйды.

Ягъни ул Мөхәммәтшинның докторлык диссертациясендәге төп фикерләрне кире какты дияргә була.

ФЕДЕРАЦИЯ СУБЪЕКТЫНЫҢ СУВЕРЕНИТЕТЫ БУЛА АЛАМЫ?

Татарстан депутатлары дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте

Мөхәммәтшин үзенең диссертациясендә Татарстан суверенитеты турында да фикер йөрткән. Ул "федерация субъекты — республиканың чикләнгән суверенитеты" турында әйтә. Федерациянең "симметриясезлеге"н искәртә.

"Федерация — суверен һәм бу суверенитет дәүләтнең бөтен җирләренә тарала. Әмма Федерация субъектлары да үзләренә беркетелгән мәсьәләләрдә чикләнгән рәвештә суверен булырга тиеш", дип искәртә фәнни эшендә Мөхәммәтшин.

Шулай ук, ул "дәүләт суверенитеты тулаем алганда федератив дәүләт үзлеге булып тора, димәк ки, гомуми федераль һәм федерация субъектлары дәрәҗәсендә тормышка ашырыла" ди. Шул ук вакытта Мөхәммәтшин "суверенлаштыру күпчелек төбәкләрдә милләтара киеренкелеккә һәм низагларга китерде", алардан аермалы буларак Татарстанда Дәүләт суверенитеты турындагы декларация "демократик үзгәртүләрдә һәм милләтара килешүне саклауда нигез булды" дип искәртә.

Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзләре тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде

Әле 2001 елда гына да Татарстан үзенең Конституциясендә "суверен дәүләт" дип язылган иде. Әмма 2022 елда Татарстанның Төп канунына үзгәрешләр кертелде, аларга ярашлы Татарстан — демократик, хокукый дәүләт диелсә дә, республика анда Русия Федерациясе субъекты итеп билгеләнде. Татарстанның суверенлыгы төшенчәсе "Республика бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөстәкыйль" дигән рәвештә генә сакланды.

Быел 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзләре тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция — 6 февральдән үз көчендә.

БӨТЕН КЕРЕМНӘРНЕ МӘСКӘҮГӘ БИРЕРГӘМЕ?

Фәнни эшендә Мөхәммәтшин федерациядәге гадел бюджетара мөнәсәбәтләр турында күп фикер йөрткән.

Ул "федерация субъектларының тигезсезлеген санга сукмыйча, өстән "тигезсезләрне тигезләп" куярга тырышу — федератив мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тудырырдай әйберләрнең берсе" дип язган.

Яңартылган Конституция — 6 февральдән үз көчендә

Мөхәммәтшин ул чакта ук "Федерация субъектларын үзен үзе тәэмин итүче төбәкләргә (федераль бюджет донорлары) һәм икътисади яктан зәгыйфь — дотация алучы төбәкләргә бүлү барлыгын" искәртә.

"Бюджет алдындагы бурычларның төп авырлыгын үз өстенә алган субъектларның, икътисади өстенлекләрен сәяси йогынтыга күчерү өчен, институциональ каналлары юк. Алар Федерациянең икътисади сәясәтендә актив фактор ролен уйнау мөмкинлегеннән мәхрүм ителә", — дип зарланган Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт шурасы рәисе сүзләренчә, "еш кына төбәк сәясәте бары тик төбәкләр арасындагы аерымлыкларны трансфертлар белән тигезләү кебек кенә аңлашыла". "Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу очракта төбәкләрнең дәрәҗәсен якынча бер дәрәҗәгә китерү мәсьәләсе хәл ителми, ә төбәкләрнең үз керемнәрен арттыруга кызыксынуы кими".

20 елдан артык вакыт узса да, проблем шул килеш калган. 2022 елда республика керемнәренең 71 проценты Мәскәүгә юлланган. "Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә, элекке елларда безнең федераль үзәккә күчерелгән керемнәр 75 процентка кадәр җитә иде. Әмма Татарстан җитәкчелеге, Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутатлары көч куеп эшләве нәтиҗәсендә бу пропорцияне республика бюджеты файдасына яхшырта алдык", дип белдерде 8 июньдә парламент утырышында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 2000нче елларда бу якынча 50 процентка 50 процент иде.

ТАТАР ТЕЛЕ "ЧЫНЛАП ТА ЭШЛӘП ТОРУЧЫ" ТЕЛ БУЛА АЛДЫМЫ?

Үзенең фәнни хезмәтендә Фәрит Мөхәммәтшин "татар телен чынлап та эшләп торучы дәүләт теленә әйләндерергә" кирәклеген әйткән.

"Тел проблемына җәмәгатьчелекнең карашы төрле милләт вәкилләре арасында Татарстанда чын ике теллелек идеясе — милли-урыс ике теллелеге арасындагы популярлыкның һәм ярдәмнең артуын раслый, бу ике телнең дә югары компетентлы белемен күздә тота: туган һәм икенче телләр, милләтара аралашу чарасы ролен үти, интеграль һәм коммуникатив канал булып тора.

"Җәмәгатьчелекнең тел проблемына карашы Татарстанда төрле милләт вәкилләренең ике теллелекне хуплавын, моның популярлыгы артуын күрсәтә. Бу туган телне дә, халыкара аралашуда кулланыла торган икенче телне дә яхшы белүне күз уңында тота" диелә Фәрит Мөхәммәтшинның фәнни эшендә.

Ул чакта Русиянең күпчелек төбәкләрендә "татар мәктәпләре ачыла башлавы" әйтелә. 2000 ел башына булган мәгълүматка күрә, федерациянең 16 субъектында гына да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 700ләп татар оешмасы эшләгән, 900дән артык татар мәктәбе булган, ә 820 мәктәптә татар теле "гомуми белем бирү предметы" буларак өйрәнелгән.

2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту — ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Башта республика Дәүләт шурасы һәм аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моңа каршы чыгып карады, ләкин соңрак прокуратура таләбе белән ризалашырга мәҗбүр булды.

2018 елда Мәскәү Русиянең "Мәгариф турындагы" канунына үзгәрешләр кертеп, туган телләрне ихтыяри укытуга калдырды.

Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Мәгариф канунына милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды. Әмма соңрак депутатлар бу көрәшне калдырды.

Татарстанда федераль канун әле дә гамәлдә, ә татар телендә бирем бирелә торган мәктәпләрне саны кимүгә таба бара.

ОППОЗИЦИЯ ҮСЕШТӘ БУЛМАСА, КҮП ФИРКАЛЕЛЕК МӨМКИНМЕ?

Татарстанда күп фиркале систем чынлап та барып чыкмады. 2003 елда Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.

Мөхәммәтшин үзенең диссертациясендә күп фиркале систем турында да фикерләрен язган. Ләкин ул "республикада күп фиркале систем формалаштыру — тулаем алганда Русиядәге кебек үк, каршылыклар белән бара" дип искәрткән.

"Бер фирканең хакимият функцияләрен озак вакыт монополизацияләве — демократияне кысрыклауга, халыкның хакимияттән читләшүенә китерде, сәяси тормышта ярыша алу мөмкинлеге бетте", ди Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ул оппозициянең үсештә булмавын искәрткән.

Татарстанда күп фиркале систем чынлап та барып чыкмады. 2003 елда Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде. Һәм хәзер бу фирка республика парламентындагы урыннарның 90 процентын контрольдә тота.

Татарстан Дәүләт шурасындагы алты кешедән торган КПРФ фракциясен һәм башка фиркаләрдән берничә депутатны чын оппозиция дип санап булмый. Шул ук вакытта "Бердәм Русия"нең Русия думасындагы Татарстаннан депутатлары ешрак фирка тәртипләренә буйсынып тавыш бирә, республика мәнфәгатьләрен якламый.

Мәсәлән, республика президентының атамасын бетерүгә тавыш биргән чакта Татарстаннан күп депутатлар моны хуплады.

Әлеге материал "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG